Елена Гуро
Елена Гуро | |
---|---|
Туган телдә исем | Элеоно́ра Ге́нриховна Гуро́ |
Әйтелеш | |
Туган | 30 май 1877 РИ, Санкт-Петербург |
Үлгән | 6 май 1913 (35 яшь) РИ, Выборг губернасы, Уусикиркко |
Үлем сәбәбе | ликуз |
Күмү урыны | Выборг районы |
Милләт | алман-рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Һөнәре | рәссам, шагыйрә, язучи. |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Гуро, Екатерина Генриховна[d] |
Еле́на (Элеоно́ра) Ге́нрих кызы Гуро́ никахында - Матюшина (18 (30) май 1877, Санкт-Петербург - 23 апрель (6 май) 1913, Уусикиркко, Выборг губернасы) — рус шагыйрәсе, рәссам һәм язучы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элеонора Гуро 1877 елда Петербургта туган.
Элеонораның әтисе Генрих Гельмут (Генрих Степанович) Гуро югары дәрәҗәле хәрби — генерал-лейтенант булган. Gouraud нәселе алманлашкан һугенотлардан килеп чыккан. Әнисе Анна Михаил кызы (тумыштан Чистякова) үзешчән рәссам булган.
1890 елдан 1893 елга кадәр Е. Гуро сәнгатьне Санкт-Петербургтагы Сәнгатькә ярдәм итү җәмгыятендә өйрәнә. 1903 елдан алып 1905 елга кадәр ул Ян Ционглинскийның шәхси остаханәсендә шөгыльләнгән, анда ул булачак ире Михаил Матюшин белән танышкан[1] (алар 1906 елда өйләнешкән). 1905 елда рус телендә чыккан Жорж Сандның әкиятләр басмасын иллюстрацияләгән. 1906 елда Матюшин белән бергә Елизавета Званцева мәктәбенә күчә, анда Мстислав Добужинский, Леон Бакст һәм Кузьма Петрова-Водкин җитәкчелегендә эшли. 1908 елда мәктәпне калдыра һәм үз студиясен оештыра.
1908 елга Матюшин һәм Гуро йорты сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим очрашу урынына әйләнә. Монда Давид Бурлюк, Василий Каменский, Велимир Хлебников очраша. Алар бергәләп «Будетляне» футурист төркемен оештыра.
1909 елда Елена Гуро үзенең хикәя, шигырь һәм пьесалары кергән беренче китабын — «Шарманка»ны чыгара. 1910 елда Гуро да катнашкан "Хакимнәр читлеге" (рус. «Садок судей») футуристлар җыентыгы чыга. Җыентык Елена Гуро акчасына чыгарылган.[2] 1910—1913 елларда ул рәссам буларак «Яшьләр берлеге» күргәзмәләрендә актив чыгыш ясый. 1912 елда Елена Гуро пьеса, кайбер фрагментлар һәм авторның иллюстрацияләрен үз эченә алган «Көзге төш» (рус. «Осенний сон») дигән икенче җыентыгын чыгара.
Елена Гуро 1913 елда лейкемиядән Карел муентыгында Уусикиркко авылында (хәзерге Ленинград өлкәсенең Выборг районы Поляны бистәсе) үз дачасында вафат була. Аны фин зиратында җирләгәннәр, кабере сакланмаган. Аның истәлегенә футуристлар «Өчәү» (рус. «Трое») җыентыгын (1913) багышлаган. Китапка В. Хлебников һәм Алексей Кручённарның шигырьләре, шулай ук Гуроның үзенең язмалары кергән.
Аның «Күкнең дөя балалары» (рус. «Небесные верблюжата») дигән өченче китабы 1914 елда басылып чыга.
Елена Гуроның беренче шәхси күргәзмәсе 1994 елда гына Санкт-Петербург дәүләт тарих музеенда була.[3]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Государственный Русский музей. Краткий путеводитель. Л., 1928;
- Харджиев Н. Маяковский и Елена Гуро // Харджиев Н., Тренин В. Поэтическая культура Маяковского. — М., 1970. — С. 193—195.
- Б. Капелюш. Архивы М.В.Матюшина и Е.Г.Гуро // Ежегодник Рукописного отдела Пушкинского дома. 1974. Л., 1976;
- Е. Ф. Ковтун. Елена Гуро. Поэт и художник // Памятники культуры. Новые открытия. 1976. М., 1977; Источник: Энциклопедия русского авангарда http://rusavangard.ru/online/biographies/guro-elena-genrikhovna/
- Елена Гуро. Поэт и художник. 1877–1913. Живопись, графика, рукописи, книги. Каталог. СПб. ГМИ СПб. 1994; 113 с. ISBN 5-86457-007-9.
- Е. Биневич. Елена Гуро и её «Бедный рыцарь» // Елена Гуро. «Жил на свете рыцарь бедный». СПб., 1999.
- Бобринская Е. А. Слово и изображение у Е. Гуро и А. Кручёных // Поэзия и живопись: Сборник трудов памяти Н. И. Харджиева / Составление и общая редакция М. Б. Мейлаха и Д. В. Сарабьянова. — М.: Языки русской культуры, 2000. — С. 309—322. — ISBN 5-7859-0074-2.
- Иньшакова Е. Ю. «До конца я тоже избегаю быть женщиной…» Неизвестные материалы о творчестве Елены Гуро // «Амазонки авангарда» / Отв. ред. Г. Ф. Коваленко; — М.: Наука, 2004. — С. 98—104. — ISBN 5-02-010251-2
- Вострецова Л. Н. ГУРО Елена Генриховна// Энциклопедия русского авангарда.
- Филиппова О. Н. Елена Гуро - поэт и художник // Искусство Евразии. 2017. №2 (5). URL: https://cyberleninka.ru/article/n/elena-guro-poet-i-hudozhnik (дата обращения: 10.04.2020).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Dictionary of Women Artists, Volume 1. Fitzroy Dearborn Publishers. 1997. pp. 623–624. ISBN 1-884964-21-4.(ингл.)
- ↑ Вострецова Л. Н. ГУРО Елена Генриховна//Рус авангарды энциклопедиясе. (рус.)
- ↑ Филиппова Ольга Николаевна. Елена Гуро - поэт и художник // Искусство Евразии. 2017. №2 (5). URL: https://cyberleninka.ru/article/n/elena-guro-poet-i-hudozhnik (дата обращения: 10.04.2020).(рус.)