Елена Зарецкая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Зарецкая latin yazuında])
Елена Зарецкая
Туган 14 апрель 1952(1952-04-14) (71 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Елена Зарецкая (1952 елның 14 апрелендә туган, Мәскәү, СССР) - профессор, филология фәннәре докторы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә социаль һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире. [1]

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Наумовна Зарецкая 1952 елның 14 апрелендә Мәскәүдә туган.

1973 елда ул М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1978 елда ул Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый. Профессор Ю.С.Маслов җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1998 елда ул Мәскәү дәүләт университетында «Теория речевой коммуникации» темасы буенча филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1999 елдан ул Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә профессор була.

2003-нче елда Америка биографик институты Елена Зарецкаяның биографиясен күренекле кешеләр белешмәсенә ( Great Mind of the 21st Century), .2009-нчы елда Marquis Who’s Who нәшриятына, 2009-нчы елда Who’s Who in the World энциклопедиясенә [2] кертә.

Ул "Маяк" радиосында даими чыгыш ясый [3] .

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Яковлевич Клаперга кияүгә чыккан. Аларның ике баласы - Ольга һәм Дмитрий.


Хәзерге вакытта ул рәссам Анатолий Дмитриевич Чащинскида кияүдә [4] .

Фәнни эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

70 тән артык китап һәм мәкалә авторы. [5] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мастерство публичного выступления от Елены Зарецкой

Ловушка для родителей a la Russe