Елена Ионова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Ионова latin yazuında])
Елена Ионова
Туган 3 апрель 1958(1958-04-03) (66 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Гнесиннар ис. дәүләт музыка укуханәсе[d] һәм Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре опера җырчысы, operetta singer
Эш бирүче Мәскәү опереттасы дәүләт академия театры[d] һәм Геликон-опера[d]

 Елена Ионова Викиҗыентыкта

Ионова Елена Евгеньевна (3 апрель 1958 ел) — СССР һәм Россиянең опера һәм оперетта җырчысы (меццо-сопрано), Россия Федерациясенең халык артисты (2014)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Евгеньевна Ионова 1958 елның 3 апрелендә Мәскәүдә туган[2]. Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыка училищесының музыкаль комедия факультетын, аннары Театр сәнгатенең дәүләт институтының музыкаль театр факультетын, профессор Г. П. Анисимов курсын тәмамлый.

ГИТИС-ны тәмамлаганнан соң, 1985 елда «Мәскәү оперетта» Дәүләт академик театрына эшкә керә, Имре Кальман оперетталарында төп партияләрне башкара («Королева чардаша» Сильва, «Фиалка Монмартра» Мадлен, «Марица» Марица, Франц Легарарның «Веселая вдова» әсәрендә Валентина һ. б.)

1998 елдан — Мәскәү Геликон-Опера театры солисты. Партияләре арасында — Жорж Бизеның «Кармен» операсында төп партия, «Аида» да Амнерис һәм Джузеппе Вердиның «Травиата»сында Флора һәм башкалар.

Елена Ионова шулай ук оперетта артистлары конкурсы дипломанты, Марк Горенштейн җитәкчелегендәге Светланов исемендәге Дәүләт симфоник оркестры белән хезмәттәшлек итә. Kammeroper Wiener (Австрия) сәхнәсендә җырлый, Сполетола (Италия) композитор Джанкарло Менотти фестивалендә катнаша. Гастрольләргә актив йөри. Япония, Кытай, Австралия, Франция һәм Америкада концерт программалары белән даими чыгыш ясый.

Елена Ионова ике театрда һәм ике жанрда: опера һәм опереттада уңышлы эшли.

Башкарылган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К. Листовның совет «Севастопольский вальс» опереттасында Нина;
  • А. Кремерның «Джулия Ламберт» опереттасында Эвис;
  • Ж. Оффенбахның «Примадонна» опереттасында Силли;
  • И. Кальманның «Королева Чардаша» опереттасында Сильва;
  • Анжел Дидье һәм Жюльетта Ф.Легарның «Граф Люксембург» опереттасында;
  • М. Равелнең «Испанский час» операсында соло;
  • Д. Шостаковичның «Клоп» опереттасында сатучы;
  • Ю. Взоровның «Сибирские янки» опереттасында Марго;
  • И. Кальманның «Мистер Икс» опереттасында Теодора;
  • Ж. Оффенбахның «Сказки Гофмана» операсыннан Джульетта;
  • Х. Бизеның «Кармен» операсында Кармен;
  • Дж. Вердиның «Аида» операсында Амнерис;
  • Ф. Легарның «Веселая вдова» опереттасында Валентина;
  • И. Кальманның «Матрица» опереттасында Марицв;
  • И. Кальманның «Фиалка Монмартра» опереттасында Мадлен;
  • Дж. Вердиның «Травиата» операсында Флора;
  • П. И. Чайковскийның «Мазепа» операсында Любовь Кочубей;
  • С. С. Прокофьевның «Война и мир» операсында Элен Безухова;
  • Д. Д. Шостаковичның «Леди Макбет Мценского уезда» операсында Сонетка;
  • Н. А. Римский-Корсаковның «Кащей Бессмертный» операсында Кащеевна;
  • С. С. Прокофьевның «Упавший с неба» операсында Клавдия (медсестра);
  • А.Маркеловның «Рикошет» мюзиклында Луиза;
  • «Мистер Икс» опереттасында Теодора Вердье;
  • М. Мусоргскийның «Борис Годунов» операсында Марина Мнишек;
  • У.Джорданоның «Сибирь» операсында Стефания ;
  • Дж. Россининың «Севильский цирюльник» операсында Берта;
  • Д.Ризның «Распутин» операсында Ирина Юсупова;
  • Тухмановның «Царица» операсында Екатерина II ;
  • Дж. Германның «Хелло, Долли!» мюзиклында Долли;
  • С. С. Прокофьевның «Любовь к трем апельсинам» операсында Принцесса Клариче;
  • П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ларина ханым;
  • И.Кальманның «Графиня Матрица» опереттасында Божена;
  • Ж.Оффенбахның «Орфей в аду» опереттасында Амада;
  • И. Кальманның "Сильва"опереттасында Цецилия

Бүгенге репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Ионова

Бүген оперетта театры репертуарында:

Бүген Дмитрий Бертман җитәкчелегендә Геликон-опера театры репертуарында:

  • Джульетта «Сказки Гофмана» Ж. Оффенбаха;
  • Любовь Кочубей «Мазепа» П. И. Чайковского;
  • Сонетка «Леди Макбет Мценского уезда» Д. Д. Шостакович;
  • Кащеевна «Кащей Бессмертный» Н. А. Римского-Корсакова;
  • Клавдия, медсестра / Варя, сноха деда Михайло «Упавший с неба» С. С. Прокофьева;
  • Марина Мнишек «Борис Годунов» М. Мусоргского;
  • Екатерина II «Царица» Д. Ф. Тухманова;
  • Принцесса Клариче «Любовь к трем апельсинам» С. Прокофьева

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Указ Президента Российской Федерации от 31.03.2014 № 187 «О присвоении почетного звания „Народный артист Российской Федерации“», Archived from the original on 2014-04-07, retrieved 2021-05-06 
  2. См. в публикации от 04.04.2008: «3 апреля в „Геликон-Опере“ состоялся творческий вечер <…> Елены Ионовой, посвящённый юбилею певицы» — Творческий вечер Елены Ионовой // «Геликон-Опера».

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]