Елена Майорова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Майорова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Елена Майорова
Е.В.Майорова.jpg
Туган телдә исем рус. Елена Владимировна Майорова
Туган 30 май 1958(1958-05-30)
ССРБ, РСФСР, Сахалин өлкәсе, Южно-Сахалинск
Үлгән 23 август 1997(1997-08-23) (39 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актриса
Бүләк һәм мөкәфәтләре РСФСР атказанган артисты (1989)
Сайт http://www.elenamayorova.narod.ru/

Елена Майорова, Елена Владимир кызы Майорова (рус. Еле́на Влади́мировна Майо́рова, 1958 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, Көньяк Сахалин1997 елның 23 августы, РФ, Мәскәү) — совет һәм РФ кино һәм театр актрисасы, РСФСР атказанган артисты (1989). Кырыктан артык фильмда уйнаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 30 маенда РСФСРның Сахалин өлкәсе Көньяк Сахалин (19051946 елларда Тоёхара) шәһәрендә эшче гаиләдә туган. Өченче сыйныфтан шәһәр Пионерлар сарае каршындагы театр студиясендә шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү театр институтларына укырга керергә килә, ләкин берсендә дә конкурстан уза алмый. Бер ел Мәскәүдә төзелеш укуханәсендә укый. 1976 елда ГИТИСка укырга керә (Олег Табаков остаханәсе), 1980 елда әлеге югары уку йортын тәмамлый.

19821983 елларда «Современник» театрында эшли. 1983 елдан Максим Горький исемендәге МХАТта, 1987 елдан, театр икегә аерылгач, Антон Чехов исемендәге МХАТта хезмәт итә. Театрда төп репертуардагы баш рольләрдә уйный: Елена («Дни Турбиных», 1983), Констанция («Амадей», 1984), Нина Заречная («Чайка», 1985), Флипота («Тартюф», 1988), Анна Петровна («Иванов», 1990), Елена Андреевна («Дядя Ваня», 1990) һ. б.[1].

Кино экраннарында «Сезнең төшкә дә кермәде» (рус. Вам и не снилось, режиссер Илья Фрэз) фильмындагы Зоя роле белән күренә. Режиссер Андрей Малюковның «Тиз йөрешле 34нче поезд» (рус. 34-й скорый) картинасы аша танылу килә. Режиссер Владимир Хотиненконың «Макаров» (1993) фильмындагы Наташа роле, Александр Миттаның «Себердә адашкан» (рус. Затерянный в Сибири, 1991) картинасындагы табибә Анна Ильинична роле дә бик уңышлы килеп чыга. Кыска гына иҗади гомерендә кырыклап фильмда уйнарга өлгерә.

Актрисаның гомере 1997 елның 23 августында фаҗигале рәвештә өзелә — керосин түгелеп, күлмәгенә ут каба, тән өслегенең 80 % ы утта пешә. «Үз-үзенә ут төрткә»н, — дип фаразлаучылар да бар[2].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1980}— Незваный друг — Глушенкованың хезмәттәше
  • 1981 — Вам и не снилось…— Зоя, Катяның күршесе
  • 1981 — 34-й скорый — Серафима Стешкова («Сима»), проводник хатын
  • 1981 — Дядюшкин сон (телеспектакль) — Зинаида Афанасьевна
  • 1981 — Наше призвание — Кастуська Фиалковская
  • 1981 — Ожидаются похолодание и снег (кыска метражлы) — Таня
  • 1982 — Вы чьё, старичьё? (кыска метражлы) — Валентина
  • 1982 — Родителей не выбирают — Әни
  • 1983 — Полнолуние (телеспектакль)
  • 1983 — Привет с фронта
  • 1983 — Одиноким предоставляется общежитие — Ира Санько
  • 1983 — Последний довод королей — Шу
  • 1984 — Парад планет — Слоновның дус кызы
  • 1984 — Один и без оружия — Дарья Ивановна Латышева
  • 1985 — Вот моя деревня…
  • 1985 — Друзей не выбирают
  • 1985 — Не имеющий чина
  • 1985 — Странная история доктора Джекила и мистера Хайда
  • 1986 — Зина-Зинуля — Нина
  • 1986 — Лётное происшествие
  • 1986 — Я — вожатый форпоста]— Кастуська Фиалковская
  • 1987 — Забытая мелодия для флейты — Люся
  • 1987 — Везучая — Татьяна Большакова
  • 1988 — Двое и одна — Валентина Корякина
  • 1988 — Скорый поезд — Ольга Корнеева, вагон-ресторан официанткасы — «Созвездие-89» кинофестивале призы
  • 1988 — Корабль
  • 1989 — А был ли Каротин? — Антонина Барс
  • 1989 — Закон — Татьяна Самарина
  • 1990 — Неустановленное лицо — журналист Ольга Троепольская/ Шу-Шу кушаматлы фахишә Саша
  • 1990 — Шаги императора
  • 1991 — Затерянный в Сибири — Анна Ильинична, табибә
  • 1991 — Хмель
  • 1993 — Макаров — Наталья, Макаровның хатыны
  • 1993 — Плащ Казановы — Валя, чәчтараш
  • 1993 — Бездна, круг седьмой
  • 1994 — Белый праздник
  • 1995 — Мелкий бес — Вершина
  • 1996 — Возвращение «Броненосца»— Верка
  • 1996 — Карьера Артуро Уи. Яңа версия — Бетти
  • 1997 — Странное время — Алла
  • 1998 — На ножах (телесериал) — Глафира
  • 1998 — Чехов һәм Ко (телесериал)
  • 1999 — Послушай, не идёт ли дождь… — Үлем


Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире (1980 елның өч аенда) — Владимир Чаплыгин, 1976 - 1980 елларда ГИТИСта бергә укыганнар. 1992 елдан Мәскәүнең «Поиск Предмета» театр-төркеменең сәнгать җитәкчесе[3].
II ире (1997 елга кадәр) — рәссам Сергей Шерстюк (19511998).
Елена Майорованың балалары булмаган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Майда кабынган йолдызлар. Елена Майорова. «Сөембикә», 2018 ел, май, 63нче бит.
  2. Сергей Марков. Освобождение Елены Майоровой. Журналист һәм язучы Сергей Марковның рәсми сайты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Елена Владимировна Майорова. Антон Чехов исемендәге МХАТ сайты
  2. Игорь BIN. Майорова Елена Владимировна. RUSactors.ru
  3. Педагоглар. Владимир Чаплыгин. «Поиск Предмета» театр-төркеменең сайты