Елена Поптодорова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Поптодорова latin yazuında])
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Болгария
 Болгария Халык Җөмһүрияте[d]
Туу датасы 31 август 1951(1951-08-31) (72 яшь)
Туу урыны София, Болгария[3][4]
Һөнәр төре дипломат, сәясәтче
Башкарган вазыйфа представитель в Парламентской ассамблее Совета Европы[d][5], депутат Народного собрания Болгарии[d], депутат Народного собрания Болгарии[d], депутат Народного собрания Болгарии[d] һәм депутат Народного собрания Болгарии[d]
Әлма-матер София университеты[d], Assumption University[d], Университет национального и мирового хозяйства[d] һәм София университеты[d]
 Елена Поптодорова Викиҗыентыкта

Елена Поптодорова(болг. Елена Поптодорова, тулы исеме Елена Борисова Поптодорова-Петрова; 31 август 1951 ел) — Болгария дипломаты, сәясәтче һәм җәмәгать эшмәкәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Поптодорова 1951 елның 31 авгусында Софияда туа.

Софияда 1969 елда Беренче инглиз теле мәктәбен тәмамлый. Соңыннан София университетының (1974 ел) филология факультетында инглиз һәм итальян телләрен өйрәнә, Лидс Университеты (1974 ел) һәм Сиен университеты (1976-1978 еллар) курсларына йөри, аннары Милли һәм дөнья хуҗалыгы университетында (1979 ел) халыкара мөнәсәбәтләр һәм дипломатия буенча ике еллык курс үтә.

Елена Поптодорова Ричард Никсон белән Варна шәһәрендә, 1982 ел
Елена Поптодорова , 2007 ел

1975-1990 елларда Чит ил эшләре министрлыгында 3-нче секретарьдан башлап эшли; аннары Римда Болгария Халык Республикасының тулы хокуклы вәкиле, Сан-Маринода БРның Генераль консулы була (1987-1990 еллар).

2001 елның июненнән 2002 елның гыйнварына кадәр Болгария Чит ил эшләре министрлыгының халыкара оешмалар белән идарә итү һәм кеше хокуклары буенча идарә директоры вазифасын били.

2008 елның 30 гыйнварыннан 2002 елның 21 августына кадәр — Кушма Штатларда Болгариянең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе.

2008-2009 елларда Кара диңгез төбәгендә Махсус илчесе булып эшли.

2009-2010 елларда — Болгария Чит ил эшләре министрлыгының Хәвефсезлек сәясәте директоры.

2010-2016 елларда кабаттан АКШ илчесе була.

2016 елның сентябрендә Елена Поптодорова Америка яһүд комитетының Үзәк Аурупа бүлекчәсе башлыгы итеп билгеләнә, киләсе елның 1 мартында шәхси сәбәп буенча отставкага китергә гариза бирә[6].

Әлеге вакытта Атлантик килешү Ассоциациясе[7] һәм Евро-атлантик эшчәнлек буенча Болгар Атлантик клубы директоры[8].

Дипломатик эшмәкәрлеге белән беррәттән Елена Поптодорова дәүләт һәм җәмәгать эшмәкәрлеге белән дә шөгыльләнә:

  • 1990 елның июненнән 2001 елның апреленә кадәр Болгар социалистик фиркасе исемлеге буенча Бөек Милли Җыен һәм Болгария Республикасының Халык җыелышына сайлана. Парламент әгъзасы буларак, чит буенча, милли хәвефсезлек, радио һәм телевидение, авыл хуҗалыгы һәм кеше хокуклары комитетларында эшли.
  • Болгария Атлантик клубына нигез салучы һәм директорлар советы әгъзасы (1991 ел).
  • Болгариядагы Америка университетының Попечительләр советы әгъзасы (1995 ел).
  • Гаилә кору ассоциациясе идарәсе әгъзасы (1996 елдан алып).
  • Төбәк һәм геосәяси тикшеренүләр үзәге идарәсе әгъзасы (1997 ел).
  • Дипломатия буенча Башкарма советы әгъзасы, Вашингтон, АКШ (2003 ел).

Берничә ведомство һәм юбилей бүләкләренә ия.

Кияүдә, бер улы бар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • АКШта чит ил дәүләтләре илчеләре исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]