Елена Слепцова
Елена Слепцова | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Елена Васильевна Слепцова |
Псевдонимнар: | Куорсуннаах |
Туу датасы: | 14 июнь 1964 (60 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, Якутия АССР, Татта улусы[d], Черкөх[d] |
Ватандашлык: | СССР РФ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, тәрҗемәче |
Иҗат итү еллары: | 1997—х. в. |
Юнәлеш: | шигърият, проза |
Жанр: | шигырь, поэма, новелла |
Иҗат итү теле: | саха теле |
Дебют: | «Оо, олох» (2000) |
Премияләр: | Платон Ойунский исемендәге Саха Дәүләт премиясе |
Елена Слепцова, Елена Васильевна Слепцова (1964 елның 14 июне, СССР, РСФСР, Якутия АССР, Татта улусы, Черкөх), шулай ук Куорсуннаах (сах. Куорсуннаах) буларак билгеле ― шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, 2004 елдан Россия һәм Саха (Якутия) Язучылар берлекләре әгъзасы. Саха (Якутия) Республикасының Платон Ойунский исемендәге Дәүләт (2014), Амма Аччыгыйа исемендәге (2015) премияләр лауреаты. Саха (Якутия) Республикасының атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1964 елның 14 июнендә Татта улусы Черкөх авылында туган. 1983 елда Якутск мәдәни-агарту училищесын (ЯРКПУ) тәмамлаган. 1983 елдан Якутия дәүләт филармониясендә эшли. 1985 елда Свердловск эстрада һәм цирк сәнгате иҗат остаханәсен (СТМЭИ) тәмамлаган.
1985 елдан Саха дәүләт циркында эшли. Елена Слепцова 25 елдан артык сәхнәдә һәм цирк манежында артистка булып эшләгән. Бүген Якутия циркы тарихында Елена Слепцова Якутиядә профессиональ дрессурага нигез салучы булып санала.
2002 елда М. К. Аммосов исемендәге Якутск дәүләт университетының (2009 елдан федераль университет) филология факультетын тәмамлаган.
1995 елдан 2007 елга кадәр Ю. Е. Платонов исемендәге дәүләт эстрада театрында[1] режиссер булып эшләгән.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шагыйрь һәм прозаик буларак, 1997 елдан, «Түүл» (Төш күрү) поэмасыннан башлап билгеле. Аның буенча әдәби-шигъри фильм төшерелгән.
«Оо, олох» (Тормыш) исемле беренче шигырьләр җыентыгы 2000 елда дөнья күргән.
Шигырьләре республика, Россия һәм чит ил газеталарында, журналларында, җыентыкларында, альманахларында, антологияләрендә басылып чыккан.
2009 елда шагыйрь Н. В. Переяслов[d] тәрҗемәсендә рус телендә «Оставлен наш след среди камня и мха» җыентыгы басылып чыккан. Җыентыкта шулай ук А. Е. Шапошникова һәм М. Е. Алексеева тәрҗемәләре дә бар. 2015 елда А. А. Борисова аның яңа шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.
Егермеләп хикәяләр һәм шигырьләр китабы авторы. Аның әсәрләре саха кешесенең рухи дөньясын ача.
Язучының иң мөһим хезмәтләреннән берсе ― Платон Ойунскийның «Дьулуруйар Ньургун Боотур» (Нюргун Боотур Стремительный) халык эпосы-олонхоны прозага күчерү.
2008 елда балалар өчен «Муус ырай» (Бозлы җәннәт) әсәре дөнья күрә. Әсәрдә климатның глобаль җылынуы темасы күтәрелә.
Тәрҗемәче сыйфатында шулай ук берничә шигырь җыентыгы чыгуга ярдәм итә. Рус һәм поляк шагыйрьләренең шигырьләрен якут теленә тәрҗемә итә, алар өч җыентыкта басылып чыга.
2011 елда репрессияләнгән В. Д. Давыдов һәм П. И. Оросин-Хайыкының мәкаләләре, хикәяләре һәм шигырьләреннән «Биэрэ Дабыыдап, Бүөтүр Оруоһун» дигән китап төзегән һәм бастырып чыгарган.
2013 елда үзгәртеп кору елларында шәһәр гореф-гадәтләре турында «Түҥкэтэх ырай» (Саңгырау җәннәт) исемле новеллалар җыентыгы басылып чыккан.
2013 елда П. А. Ойунскийга багышланган «Внук шамана Нойохи Вороны Платон» мәкаләсе Республика фәнни мәкаләләр конкурсында беренче урынны яулый.
2014 елда Софоклның «Антигона» пьесасын тәрҗемә иткән ― ул П. Ойунский исемендәге театрда куела.
2014 елда «Аан Талҕа» (Күкләр давылы) тарихи романы басылып чыккан. Әсәр язучының XIX―XX гасырлар чигендә якут интеллигенциясенең фаҗигале тарихына багышланган күпьеллык тикшеренү хезмәтен тәмамлый. Бу романы өчен ул Платон Ойунский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган.
2015 елда А.-С.Экзюпериның «Нәни принц»ын тәрҗемә итә. 2019 елда ул аерым китап булып басыла. Әлеге китап өчен Амма Аччыгыйа (Н. Е. Мордвинов) исемендәге премия лауреаты була [2].
Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналында 2024 елның август санында Елена Слепцова – Куорсуннаахның «Гөлҗимеш чәчәге» повесте басылган (татар теленә Гөлфия Солтанова тәрҗемәсе).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2014 ― Саха (Якутия) Республикасының Платон Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе
- 2019 ― Амма Аччыгыйа исемендәге премия
- Намжил Нимбуев исемендәге халыкара шигъри турнирның (Бурятия) Гран-при иясе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ю. Е. Платонов исемендәге дәүләт эстрада театры сайты
- ↑ Лауреат Государственной премии Республики Саха (Якутия) им. П.А. Ойунского Слепцова Елена Васильевна.(үле сылтама) Официальный информационный Портал Республики Саха (Якутия)(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Слепцова Елена Васильевна — Куорсуннаах. Якутский государственный литературный музей имени П. А. Ойунского(рус.)
- 14 июнь көнне туганнар
- 1964 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Якутиядә туганнар
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Якут язучылары
- Якут шагыйрьләре
- Якутия язучылары
- Хайваннарны өйрәтүчеләр
- Якутск дәүләт университетын тәмамлаучылар
- П. А. Ойунский исемендәге премия лауреатлары
- Саха Республикасының атказанган артистлары