Елена Сорокина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Сорокина latin yazuında])
Елена Сорокина
Туган 16 гыйнвар 1970(1970-01-16) (54 яшь)
Рязань, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Рязанский государственный университет имени С.А. Есенина[d]
Һөнәре педагог, укытучы, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Елена Борисовна Сорокина (1970 елның 16 гыйнвары, Рязань, Рязань өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2019 елның 10 сентябреннән Рязань шәһәре мэры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Сорокина 1970 елның 16 гыйнварында Рязань шәһәрендә туа. 1992 елда С. А. Есенин исемендәге Рязань дәүләт педагогика институтын тәмамлый, белгечлеге буенча — урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы[1]. 2007 елда кандидатлык диссертациясен яклый, гыйльми дәрәҗәсе — педагогика фәннәре кандидаты.

1992 елда Рязань шәһәренең 52 нче мәктәп-лицеена эшкә урнаша һәм унбиш ел дәвамында төрле вазыйфаларда эшли. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, соңрак уку эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә[2].

2007 елда Рязань шәһәре администрациясенең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте идарәсенә эшкә күчә. 2013 елда идарә башлыгы урынбасары вазыйфасында эшли[3].

2013 елда Рязань өлкәсенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт министры урынбасары итеп билгеләнә. Вазыйфаны 2017 елга кадәр башкарган.

2017 елның 19 сентябрендә Мәгариф һәм яшьләр сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә, бер үк вакытта Рязань шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын да башкара. 2017 елның ноябрендә Рязань администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасында раслана. 2019 елның 30 маеннан Рязань шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасын башкара.

2019 елның 10 сентябрендә Рязань шәһәр Думасы депутатлары тарафыннан Елена Борисовна Сорокина Рязань шәһәре мэры итеп сайлана. Җыелышта катнашкан 37 депутатның 31е аның кандидатурасын яклыйлар[4]. Шәһәрнең 9 нчы мэры шәһәр башлыгы вазыйфаларына керештекән[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Депутаты — члены фракции «Единая Россия» поддержали кандидатуру Елены Сорокиной. ryazan.er.ru (2019-09-10). 2020-04-22 тикшерелгән.
  2. Сорокина Елена Борисовна. Администрация города Рязани. әлеге чыганактан 2020-08-08 архивланды. 2020-04-22 тикшерелгән.
  3. СОРОКИНА Елена Борисовна - биография, новости, фото, дата рождения, пресс-досье. Персоналии ГлобалРязань.ру.. global-ryazan.ru. 2020-04-22 тикшерелгән.
  4. Сорокина и ее гуси | Вид сбоку. vidsboku.com. 2020-04-22 тикшерелгән.
  5. Я — Елена Сорокина и ею останусь. Первое интервью нового мэра Рязани. RZN.info. 2020-04-22 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]