Елена Фраёнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Фраёнова latin yazuında])


Елена Фраёнова
Туган 7 апрель 1929(1929-04-07)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР
Үлгән 25 сентябрь 2013(2013-09-25) (84 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Миусское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыка белгече
Җефет Фраёнов, Виктор Павлович[d]
Ата-ана

Елена Михайловна Фраёнова (1929 елның 7 апреле, Ташкәнт2013 елның 25 сентябре, Мәскәү) — Россия музыка белгече һәм педагог, ССРБ халыкларының Бөтенроссия музыкаль фольклоры курсын оештыручы (урта уку йортлары өчен).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Фраёнова 1929 елның 7 апрелендә Ташкәнтта туа. Аның әтисе — гидравлик-гидротехник Михаил Вызго. Әнисе — музыка белгече Тамара Вызго.

Мәскәүдә 1948 елдан бирле яши, 1951 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесын, 1956 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлый. 1956 елдан Виктор Фраёновның хатыны. 50 елдан артык (1956—2008 елларда) консерватория каршындагы музыка училищесында (көллияттә) эшли, халык иҗаты һәм башка дисциплиналар укыта. 1970 еллар азагы—1990 еллар башында үзе уйлап тапкан халык иҗаты курсын алып бара. Курс рус фольклоры белән беррәттән, ССРБның башка халыклары фольклорын да үз эченә ала, һәм шуның аркасында Мәскәү музыка училищелары арасында уникаль булган.

Аның күп санлы укучылары арасында дирижёр Владимир Юровский, композитор Антон Сафронов, Андрей Семёнов, музыка белгечләре Ирина Лозовая, И. Степанова, фольклорчылар — «Виртуальная авыл» ансамблендә катнашучы О. Величкина (Париж), С. Концедалова (Кропивницкий, Украина), О. Гневшева (Подольск), шулай ук К. Корзун (Музыка көллиятендә рус фольклоры буенча әйдәп баручы укытучы).

Миус зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Фраёнова музыка фольклорын гомуми музыка тарихы контекстында караган, бу аның курсын башкалардан аерып торган. Фәнни мәнфәгатьләр үзәгендә рус фольклоры булган, ул аны русларның якын күршеләре фольклоры белән берлектә дә өйрәнгән.

Музыка фольклорыннан тыш, инструмент белеме белән дә актив шөгыльләнә, көнчыгыш музыка коралларында махсуслаша (танбур, Шумер арфлары һәм лирары, борынгы Мисыр арфлары һәм лютнялары, бактрий лютнялары).

ССРБ һәм Россиянең авторитетлы белешмә басмаларында — Музыкаль энциклопедия (Трепак, Усуль, Хора, Хоровод), «Музыкаль инструментлар» заманча энциклопедиясе (2008) һәм Зур Россия энциклопедиясендәге (2004—2018 елларда нәшер ителә) телдән гореф-гадәтләр музыкасы турында (фольклор һәм инструментлар) кайбер мәкаләләр авторы.

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Статьи по вопросам традиционной музыки в изд.: Музыкальный энциклопедический словарь. М., 1990.
  • Музыкальный фольклор: региональные особенности // Большая Российская энциклопедия. Вводный том «Россия». М., 2004
  • Статьи по вопросам традиционной музыки и музыкальной археологии в изд.: Большая Российская энциклопедия. Т. 1—21. М., 2005—13.
  • Национальные свойства ритмики М. И. Глинки // О Глинке. Сборник статей к 200-летию со дня рождения. М., 2005 ( ISBN 5-901951-18-2).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Семёнов А. Практические рекомендации по работе в фольклорной экспедиции. Москва, 2010;
  • Фраёнова О., Иванова-Дятлова А., Игнатова М. К 85-летию со дня рождения Е.М. Фраёновой // Музыка и время. 2014. №4.
  • Фраёнова О.В. Ташкентский аспект // Ода Мерзляковке. 125 лет Академическому музыкальному училищу при Московской государственной консерватории имени П.И. Чайковского. М., 2016. ISBN 978-5-88697-268-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]