Елизавета Гурьянова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елизавета Гурьянова latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 31 август 1905(1905-08-31)
Туу урыны Сухоногово[d]
Үлем датасы 1 март 1988(1988-03-01) (82 яшь)
Үлем урыны Петрилово[d], Кострома районы[d], Кострома өлкәсе, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Петрилово[d]
Һөнәр төре савучы
Бүләкләр
Социалистик Хезмәт Каһарманы Ленин ордены Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены медаль «За трудовую доблесть»

Елизавета Ивановна Гурьянова (1905 елның 31 август1 март 1988 ел) — совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Кострома өлкәсенең «Пятилетка» колхозы сыер савучысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1949).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елизавета Ивановна Гурьянова 1905 елда Кострома өлкәсенең Кострома районы Сухоногово авылында крестьян гаиләсендә туа.

Башлангыч мәктәптә укып бетереп, бик иртә эшли башлый. 1930 елда "Пятилетка" колхозына керә һәм фермада сыер савучы булып эшли башлый. 1939 елда тугыз сыердан 3100әр килограмм сөт савып ала. 1940 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.

1948 елда аңа беркетелгән сигез сыерның һәрберсеннән 5705 килограмм сөт, 196 килограмм сөт савып ала.[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1949 елның 4 июлендәге Указына ярашлы авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм терлекчелектәге рекорд күрсәткечләре өчен Елизавета Ивановна Гурьяновага Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, шулай ук Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.

Моннан соң да авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә. Аның сыеры "Пилотка" бер ел эчендә 10447 килограмм сөт биргән, ә уртача күрсәткечләр 7000 килограммнан да югарырак булган. 1960 елда лаеклы ялга китә.[1].

1988 елның 1 мартында Елизавета Гурьянова вафат була. Кострома районының Петрилово авылында җирләнгән.[2].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәттәге уңышлары өчен Елизавета Гурьянова лаек булды:

башка медальләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литература[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Социалистического Труда Костромского района: 1948 - 1974 гг. - Кострома, 2014.
  • Костромское созвездие. Ярославль, 1975

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]