Елизавета Зарубина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елизавета Зарубина latin yazuında])
Елизавета Зарубина
Туган 1 гыйнвар 1900(1900-01-01)
Ржавинцы[d], Хотинский уезд[d], Бесарабия гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 14 май 1987(1987-05-14) (87 яшь)
Мәскәү, СССР
Үлем сәбәбе транспорт чарасына тапталу[d]
Күмү урыны Калитниковское кладбище[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Черновцы милли университеты[d]
Һөнәре шпион
Эш бирүче ОГПУ при СНК СССР[d]
Җефет Зарубин, Василий Михайлович[d]
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

Зарубина Елизавета Юльевна (Горская Елизавета Юльевна буларак та билгеле, тумыштан Эстер Иоэльевна  Розенцвейг; 31 декабрь 1900(19001231), Ржавец, Хотинский өязе, Бессарабия губернасы — 14 май 1987, Мәскәү) — совет разведчигы, иминлек хезмәте подполковнигы (1943).

Шартлы исеме «Эрна» һәм «Вардо», Германияда Гутшнекер фамилиясе астында, Франциядә һәм ДаниядаКочек, АКШ -та — Зубилина фамилиясе астында эшли, Австрияда фирка псевдонимы — «Анна Дейч» була.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангычы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстер Йойлевна (Иовлева) Розенцвейг 1900 елда төньяк Бессарабия авылы Ржавецта туган (хәзер — Украинаның Черновцы өлкәсе Заславский районы)[1], монда аның әтисе Розенцвейг Иойл Хаскелевич (1872, Хот — ?) алпавыт Гаевский имениесында урман хуҗалыгы идарәчесе булып эшли. Әнисе, Ита Гершковна Розенцвейг (кыз фамилиясе Якер; 1873, Хотин — ?), хуҗабикә була[2]. Тиздән гаилә өяз шәһәре Хостинга кайта, анда кыз гимназияга укырга керә һәм анда аның энесе Мордхе — соңыннан зур совет телче Виктор Розенцвейг Юльевич туа. Бессарабия Румынияга кушылганнан соң тагын күченә, бу юлы Черновцыга, анда румын гимназиясен тәмамлый һәм 1920 елда Черновцы университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Ары укуын Прага (1921) һәм Вена (1922—1924) университетларында дәвам итә, 1924 елда соңгысында филология факультетын тымамлый, (университет документларында исеме әле Эстер Розенцвейг дип языла). Идиш һәм рус теленнән тыш, румын, немец, француз, инглиз һәм испан телләрен белә.

1919 елда Елизавета Розенцвейг Бессарабиянең яшерен комсомол оешмасына керә, ә 1923 елда — Австриянең коммунистлар фиркасе сафына керә (фирка псевдонимы — «Анна Дейч»). Венада (1923) ИНО агенты Юлиус Гутшенкерга кияүгә чыга (шартлы исеме Василий Львович Спиру, 1898-1969) — бу никах 1925 елда таркала. 1924—1925 елларда Венада ССРБ-ның вәкаләтле вәкиллеге һәм сәүдә вәкиллегенең тәрҗемәчесе булып эшли, совет гражданлыгы ала. Шушында ук ОГПУ-ның чит ил бүлегенә эшкә җәлеп ителә һәм 1925—1928 елларда Вена резидентурасын тәрҗемәче һәм бәйләнешче сыйфатында эшли (шартлы исеме — «Эра»), соңыннан Францияга юнәлтелә.

Разведкада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның февралендә Мәскәүдә әзерлек үтә, анда Елизавета Юльевна Горская исеменә документлар ала һәм күзәтүче Василий Михайлович Зарубинга (азак генерал-майор) кияүгә чыга. 1929 елның июлендә ОГПУ чит бүлегенең чит өлеше вәкиле була. 1929 елда Зарубинлар Чехословакия коммерсантлары Кочекларның ирле-хатынлы рәвешендә Данияга, аннан Парижга җибәрелә; шул ук елда Истанбулда Горская Якын Көнчыгыш резидентурасын оештырырга җибәрелгән Яков Блюмин өстеннән күзәтүләр алып бара. Аның ССРБдан сөрелгән һәм Бююкадеда яшәгән Л.Д. Троцкий белән бәйләнеше турында Горская НКВД га хәбәр итә.

1933 елга кадәр Зарубинлар Дания һәм Франция (шартлы исем — «Вардо») эш итә, аннары 1933 елның декабреннән 1936 елга кадәр — нацист Алманиясында. Биредә алар гестапо хезмәткәре Вилли Леманны («Байтах») яллыйлар һәм агентураның тармакланган агентура челтәре әзерләнә, аерым агентлары аларның хәтта сугыштан соңда эшен дәвам итә (мәсәлән, «Винтель»)[3]. 1937 елда Зарубина АКШ-ка бара, 1938 елдаТаллин, Париж һәм Лондонга. 1939 елның 1 мартында Зарубина Елизавета күзәтчелек эшләреннән чыгарыла, ә инде 1940 елның 19 апрелендә ССРБ НКВД-ның 5-се оперуполномоченный сыйфатында торгызыла, 1941 елда Берлинга җибәрелә, аннан 29 июньдә Төркия аша кире ССРБга кайтарыла.

1941 елның декабреннән ирле-хатынлы яңа Зубилиннар фамилиясе астында АКШ-та эшли, анда Василий Зарубин ССРБ илчелегенең беренче секретаре һәм илдә берничә урында НКВД-ның төп резиденты булып тора. Елизавета Юльевна сәяси күзәтчелек тармагы өчен җаваплы була, анда атом коралын әзерләү буенча мәгълүматлар җыю белән бәйле легаль булмаган эш белән шөгыльләнә, бының өчен ул «Манхэттен» проектын җитәкләгән Роберт Оппенгеймер, шулай ук хезмәткәрләрнең берсе Лео Силард белән элемтә булдыра. Зарубина белән бәйләнештә барча 22 агент була, алар арасында күзәтче Яков Голос та була. Зарубинга физик Георгий Гамовның, шулай ук скульптор С.К. Коненконың хатыны Маргарита Воронцованы да вербовкалый[4].

Атом коралы эшләү турында мәгълүмат җыюда катнашуы өчен 1944 елның 22 октябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1944—1946 елларда подполковник дәрәҗәсендә Мәскәүдә тышкы разведканың үзәк аппаратында — башта Дәүләт хәвефсезлегенең халык комиссариатында тышкы күзәтчелек башлыгы һәм 1945 елда 8нче бүлекнең 1нче отделениесе начальнигы була. 1946 елдан — Дәүләт хәвефсезлеге комитетының беренче төп идаралыгында 8 нче бүлекнең 1нче отделениесе начальнигы (Америка юнәлештәге хезмәт мәглүмәтләре буенча).1946 елның 14 сентябреннән запаста.

Май аенан 1953 елның августына кадәр Елизавета Зарубина яңадан Павел Судоплатов җитәкчелегендә Эчке Эшләр министрлыгының 9 нчы бүлегендә (күзәтчелек һәм диверсия) эшли. Л.П. Берия, ә аннан соң П. Судоплатов кулга алынганнан соң, аны органнардан бөтенләй чыгаралар.

1987 елның 14 маенда юл-транспорт вакигасы сөземтәсендә һәлак була (автобус бәреп китә). Калитников зиратында җирләнә[5].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы — Зарубин Петр Василий улы (1932, Париж — 2017, Мәскәү), лазер техникасы өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор, ССРБ-ның дәүләт премиясе лауреаты.

Нәфис әдәбияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирле-хатынлы Зарубиннарның Германиядә һәм Франциядә эшләре турында Вартес Тевекелян «Рекламное бюро господина Кочека» (1966) дигән романын яза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. По другим данным, в Хотине Бессарабской губернии.
  2. Владимир Шляхтерман, Афанасий Мамедов «Щит, меч и корона советской разведки»
  3. Из воспоминаний П. А. Судоплатова: «Лиза Зарубина … была выдающейся личностью. Обаятельная и общительная, она легко устанавливала дружеские связи в самых широких кругах. Элегантная женщина с чертами классической красоты, натура утончённая, она как магнит притягивала к себе людей. Лиза была одним из самых высококвалифицированных вербовщиков агентуры. Она привлекла к работе беженцев из Польши и одного из помощников Силарда. Она нашла выход на Силарда через одного его родственника в Москве, работавшего в специальной лаборатории НКВД по авиационной технике. Лиза прекрасно владела английским, немецким, французским и румынским языками».
  4. Воронцова стала агентом НКВД с оперативным псевдонимом «Лукас».
  5. Могила Е. Ю. Зарубиной

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]