Елизавета Литвинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елизавета Литвинова latin yazuında])
Елизавета Литвинова
Туган 21 сентябрь 1845(1845-09-21)[1]
Тула, Россия империясе[2]
Үлгән 1919[3][4]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Эсвичрә федераль технология институты һәм Берн университеты[5]
Һөнәре математик, педагог, учитель средней школы, гимназии, биюграф

 Елизавета Литвинова Викиҗыентыкта

Елизавета Федоровна Литвинова (кыз фамилиясе Ивашкина[6]; 21 сентябрь 1845, Тула1919) — рус математигы, педагог һәм фәнне популярлаштыручы[7] .

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литвинова Екатерина Федоровна 1845 елның 21 сентябрендә Тула губернасында дворян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Санкт-Петербург хатын-кыз урта мәктәбендә ала. 1866 елда Елизавета Виктор Литвиновка кияүгә чыга, ул Софья Ковалевскаяның ире В. О. Ковалевскийнан аермалы рәвештә аңа Европага шундагы университетларда уку өчен барырга рөхсәт итми. Математик белемне Петербургта А.Н.Страннолюбский җитәкчелеге астында ала, ул София Ковалевскаяның остазы булган[8].

1872 елда, ире үлгәннән соң, Литвинова Цюрихка китә, анда политехник институтка укырга керә[9]. 1873 елда император Александр II указ чыгара, анда Россия империясеннән Цюрихта белем алган барлык хатын-кызлар да туган ягына кайтырга тиеш, югыйсә аларга нәтиҗәләр белән очрашырга туры киләчәк, диелә. Литвинова Указга каршы килүчеләрнең берсе иде. Ул укуын дәвам итә, 1876 елда Цюрихта бакалавр дәрәҗәсен ала, ә 1878 елда Берн университетында доктор дәрәҗәсен алып, Людвиг Шлефли җитәкчелеге астында «Решение проблемы отображения» темасына докторлык диссертациясе яклый[10]. 1897 елда Брюссельдә халыкара хатын-кыз конгресында катнашкан дүрт Россия делегатының берсе була[9].

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиягә кайтып, Литвинова 1873 елдагы указны санга сукмаган өчен университетта эш таба алмый. Хатын-кызлар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, С.В.Ковалевская, борынгы грек философы Аристотель, сәясмән һәм җәмәгать эшмәкәре Фрэнсис Бэкон һ.б. кебек билгеле кешеләр турындагы биографик мәкаләләр язу белән килемен тулыландыра. 35 ел уку эчендә фәлсәфә һәм математика укыту практикасы буенча 70 артык мәкаләләр яза.

Пенсиягә китә, һәм, башка ихтималлыклар буенча, Февраль һәм 1917 елгы Октябрь революциясен апасы белән Россиядә каршылый. Е.Ф. Литвинованың вафат датасы ачык билгеле түгел: бәлки, 1919 елда Петроградта ачлык вакытында вафат була, башка фаразлар буенча, 1921 яки 1922 елда вафат була.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.livelib.ru/author/462584-elizaveta-litvinova
  2. 2,0 2,1 https://books.google.cat/books?id=FlxsBgAAQBAJ
  3. https://www.agnesscott.edu/lriddle/women/litvin.htm
  4. NUKAT — 2002.
  5. математика гаиләбелеме — 1997.
  6. Елизавета Литвинова - биография, список книг, отзывы читателей - Readly.ru.m.readly.ru.Дата обращения: 23 апреля 2021.
  7. Математическое образование.Литвинова Елизавета Федоровна / Авторы, персоны / Указатели // Библиотека Mathedu.Ru.Библиотека Mathedu.Ru.Дата обращения: 23 апреля 2021.
  8. Lib.ru/Классика: Литвинова Елизавета Федоровна. Е. Ф. Литвинова: биобиблиографическая справка.az.lib.ru.Дата обращения: 23 апреля 2021.
  9. 9,0 9,1 Коблиц, 2005
  10. Литвинова Елизавета Федоровна.www.directmedia.ru.Дата обращения: 23 апреля 2021.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]