Елизавета Миронова (1923)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елизавета Миронова (1923) latin yazuında])
Елизавета Миронова
Туган телдә исем Миронова Елизавета Платон кызы
Туган 1923(1923)
ТАССР Апас районы Соравыл
Үлгән 20 ноябрь 1997(1997-11-20)
Милләт керәшен татары
Балалар Виталий, Юрий, Геннадий, Роза, Анатолий, Володя, Марина, Римма
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Миронова (Морякова) Елизавета Платоновна (1923-1997) - татар халкының күренекле шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган шәхес

Туган урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  ТАССР ның Апас районы  Соравыл (Ян-Суринск) авылы. (Хәзерге Татарстан республикасы  Кайбыч районы Соравыл (Янсуринское) авылы).

Милләте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТАТАР (керәшен татары)

Фронтка чакырылу урыны һәм вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тат.АССР , Олы Кайбыч районы хәрби комиссариаты, 1942

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тормыш һәм сугышчан юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миронова (Морякова) Елизавета Платоновна 1923 елның  10 сентябрендә ТАССР ның Апас районы Соравыл (Ян-Суринск) авылында татар гаиләсендә туган.

Урта   мәктәпне тәмамлый.  Мәктәптә уку чорында спорт белән шыгыльләнә, төрле спорт ярышларында катнашып, җиңүләр яулый.

1942 елның августында Олы Кайбыч районы хәрби комиссариаты   бүлекчәсеннән Эшче Крестьян Кызыл Армия сафларына алына.  Маршал Рокоссовский К.К. җитәкчелек иткән II Белорус фронтында  202 зенит артиллерия дивизия составында ефрейтор  булып хезмәт итә.  Белоруссия, Польша, Көнбатыш Пруссияне азат итүдә, Белостокс операциясендә  катнаша.

Сугышта күрсәткән  батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бөек Җиңү көнен  Көнбатыш  Пруссиянең  Кенигсберг шәһәрендә   госпитальдә каршылый.

Сугыштан соң  туган авылы Соравылга  кайта. 1946 елның   августында сугыштан кайткан  үзе кебек үк керәшен татары егете Миронов Николай Павлович  белән гаилә корып яши башлыйлар.  Елизавета Платоновна Мәлки һәм Соравыл авылларында кибетче,  Николай Павлович  Иске Тәрбит урта мәктәбендә озак еллар  военрук булып эшли. Аларның бер-бер артлы  8 бала  туа: Виталий, Юрий, Геннадий, Роза, Анатолий, Володя, Марина, Римма. Кызганычка каршы, Геннадий бик яшьләй үлә, 5 яшьлек Роза белән   2 яшьлек Анатолий  янгында һәлак була. Елизавета Пдатоновна һәм Николай Павлович балаларын, укучыларны милли рухта тәрбияли, татар теленә мәхәббәт тәрбиялиләр.

1976 елда Мироновлар гаиләсе  Сведловск  өлкәсендәге Волчанск шәһәренә күчеп китә. Елизавета Платоновна сәүдә өлкәсендә хезмәт куя.

1997 елның 20 ноябрендә  үлә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://pamyat-naroda.su/awards/anniversaries/1512282467(үле сылтама)
  2. https://pomni.is74.ru/person/36574/Мироновы+Николай+и+Елизавета 2016 елның 6 август көнендә архивланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Тәрбит авыл җирлеге