Иске Баграж
| Иске Баграж | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Елховой авыл җирлеге[d] |
| Халык саны | 838 (2017)[1] |
| Почта индексы | 423415 |
Иске Баграж, ш.ук. Елховой — Татарстан Республикасының Әлмәт районындагы татар авылы.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Иске Баграж Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 188 чакрым, ә район үзәге Әлмәттән көньяк-көнбатышка таба 43 чакрым ераклыкта урнашкан[2].
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]17-18 йөзләр арасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Елховый Ключ, Елхово, Мәхмүт, Елхово Озеро, Баграж исемнәре белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балта эше белән шөгыльләнә. 1841 дә Иске Багражда мәчет, тимерчелек, су тегермәне эшли. 20 йөз башында вулыс идарәсе урнаша. 2 мәчет, 2 мәдрәсә, тимерчелек, 2 ашлык саклау-сату кибете, 6 мануфактура һәм 6 бакалея кибете була; чәршәмбе саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2698,6 дисәтинә тәшкил итә. 1918 гә кадәр - Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай вулысы үзәге, 1918 дән Иске Баграж вулысында. 1920 дән ТАССРның - Минзәлә, 1922 дән - Чаллы, 1924 тән Чистай кантоннарында. 1930 ның 10 августыннан - Беренче Май, 1963 нең 1 февраленнән Әлмәт районында.
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 804 кеше яши[3], шул исәптән: татарлар — 96,14%, башка халыклар — 2,86%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1%[3].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11 °C | -10.8 °C | -5.7 °C | 4.8 °C | 13.9 °C | 19 °C | 20.7 °C | 18.2 °C | 12.6 °C | 4.6 °C | -4.6 °C | -10.2 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[5]
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1931-12-06 | Рөстәм Ибәтуллин | Уфа дәүләт нефть-техника университеты | Honoured Worker of the Oil and Gas Industry of the Russian Federation | 2016-03-23 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- ↑ 3,0 3,1 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татар энциклопедиясе, Казан, 2010.(үле сылтама)
