Эчтәлеккә күчү

Ерактагы якын туганнар (китап)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ерактагы якын туганнар (китап) latin yazuında])
Ерактагы якын туганнар
Автор:

Вахит Шәих улы Имамов

Жанр:

Сәяхәтнамәләр

Оригинал теле:

татар

Нәшер итүче:

Татмедиа
Идел-пресс

Чыгарылыш:

2024 ел

Битләр:

367 бит

«Ерактагы якын туганнар» ― Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның 2024 елда «Идел-пресс» нәшриятында басылган, сәфәрләрдән язмалар тупланган китабы[1]. Җыентыктагы язмаларның төп өлеше автор газета-журналларда мөхәррир булып эшләгәндә хезмәт вазыйфалары буенча яки шәхси теләге белән катнашкан сәяхәтләргә нисбәтле. Китап фотоиллюстрацияләргә бай. Әлеге китап Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән басылган [2]

2020-еллардагы сәяхәтләрен «Казан утлары» һәм «Безнең мирас» журналларының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин һәм Ләбиб Лерон белән бергә башкарган.

  • Кереш мәкалә. Җыентык тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевның «Милләттәшләр учагы» исемле кереш мәкаләсе (ике битлек) белән ачыла. Кереш мәкаләдә В. Имамовның тарихи әсәрләренә, публицистикасына югары бәя бирелә.
  • «Европага сәяхәт» юлъязмасы. Беренче мәртәбә «Мәйдан» журналының 2006 елгы август санында басылган. Мәскәүдән Европа илләренә (Беларусия, Польша, Германия, Бельгия, Франция) 15 көнлек сәфәр турында сөйләнә.
  • Төркиянең Кастамону шәһәрендә 2018 елның язында үткәрелгән төрки каләм әһелләре корылтаенда алган тәэсирләре махсус сәяхәтнамә рәвешен алган.
  • Авторның берничә язмасы Кырымга багышланган. Аерым бүлекчә Чистай керәшене генерал-майор Петр Георгиевич Новиковка багышланган. Автор Кырым музейларында Асаф Габдерахманов, Петр Новиков кебек бөек татар каһарманнары турында белмәү, аларның портретлары да булмавына гаҗәпләнә[3].
  • 2021 елда язылган сәяхәтнамәсе «Әремнәрдәй әче Әстерхан» дип атала. Автор элек ханлык башкаласы булган, төрле сәбәпләр аркасында татарлыгын җуя баручы шәһәр язмышы турында уйлана.
  • Җыентыктагы сәяхәтнамәләрнең зур өлешен Башкортстанга ясалган сәяхәт юлъязмалары тәшкил итә. Автор, нигездә, татарлар яшәгән Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Илеш, Чакмагыш, Эстәрлебаш, Чишмә, Туймазы, Авыргазы, Кырмыскалы, Нуриман, Мишкә, Ишембай, Мәчетле һ.б. районнарда булып, күренекле татар шәхесләрен барлаган. Китапта Башкортстанда җанисәптән җанисәпкә татарларның санын ясалма киметү мәсьәләсе тәнкыйди рухта яктыртылган[4].
  • Язмаларында автор Троицк, Ырынбур, Екатеринбург, Чиләбе, Магнитогорск шәһәр һәм өлкәләрендә яшәүче татарларның күп кенә проблемаларын (милли мәгариф булмау, туган телне куллану сферасының гаять тараюы, милли аң түбән булу) үзәккә куя.
  • Мари Иленә, Петербургка, Мәскәүгә һ.б. өлкәләргә сәяхәтләрен яктырткан юлъязмалары бар.
  • «Җәлил кызы Люция» язмасы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова белән Мостафа авылына сәяхәтен тасвирлый.


« Язучы Вахит Имамов ― тарих темасы буенча фән докторлары белән бәхәс алып бара алырлык сирәк әдипләрнең берсе, ә әлеге китаптагы сәяхәтнамәләр татар халкының тормышы белән кызыксынучы һәр татар кешесе өчен кызыклы[2]
Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе
»
« Читтә яшәгән татарлар һәм, гомумән, татарлар турында белергә теләгән кешеләр өчен әлеге китап изге итеп санала[3]
Индус Таһиров, академик
»
Мәкаләләр