Есүгән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Есүгән latin yazuında])
Есүгән
Үлгән XIII гасыр
Милләт татар
Ватандашлыгы Монгол империясе
Һөнәре хан хатыны
Җефет Çıñğız xan
Балалар Җүчи, Чагатай, Үгәдәй, Толуй
Ата-ана
  • Церен-эке (әти)
Кардәшләр Есуй[d]

Есүгән, Есүгән хатын — Чыңгызханның хатыны, татар.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Есүгән — татар юлбашчысы Церен-эке кызы булган. Чыңгызхан аны 1202 елда татарларны җиңгәннән соң, табыш итеп ала.

Есүгән холкы буенча көнләшми торган һәм аның гаилә (туганлык) хисе нык үскән була. Зөфаф төнендә, Чыңгызханның үзенә яхшы каравына ышангач, ул иренә «Есуй(ингл.) исемле чибәр өлкән апасы булуын һәм аның ханның хатыны булырга лаеклы икәнен» хәбәр итә. Эзләү нәтиҗәсендә, Есуйны урманнан табып, яшь иреннән аерып алып, хан янына алып киләләр, һәм Есуй ханның чираттагы (яшь) хатынына әйләнә. Өлкән апасын күргәч тә, Есүгән үз теләге белән хан хатыны буларак биләгән мактаулы урыныннан түбәнрәк дәрәҗәдәге урынга күчә. Бу акыллы адым Чыңгызханга бик ошаган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]