Ефимия Кривошеева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ефимия Кривошеева latin yazuında])
Ефимия Кривошеева
Krivosheeva Efimia Petrovna.jpg
Туган 1 (13) июнь 1867[1]
Тарасовка[d], Питрау өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 24 июнь 1936(1936-06-24) (69 яшь)
Саран, Урта Идел крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
Flag of the USSR (1936-1955).svg СССР
Һөнәре язучы

Commons-logo.svg Ефимия Кривошеева Викиҗыентыкта

Ефимия Кривошеева (1 июнь, 1867 ел — 24 июнь, 1936 ел) — халык бәетчесе, мордва чәчәнлек сәнгатенә нигез салучыларның берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ефимия Петровна Кривошеева 1867 елның 1 июнендә хәзерге Пенза өлкәсенең Камешкир районы составына кергән Тарасовка авылында, крестьян Адамов Петр Федоровичның күп балалы гаиләсендә туган. Милләте — эрзә.

Белем ала алмый. Ялланып эшли, теләсә нинди авыр эшне башкара. Күп балалы Кривошеевлар гаиләсе ярлы яши. Ничек булса да күңелне юатыр өчен, Ефимия Петровна җырлар чыгара һәм аларны туганнары һәм дуслары даирәсендә җырлый. Ефимия Петровна кыз чагында иң яхшы җырчы булып дан ала, балигъ булгач, йола һәм йолага карамаган фольклор белгече һәм оста башкаручы репутациясенә ия була[2].

Ефимия Петровнаның иҗади сәләтләрен ачучы булып улы Илья Петрович Кривошеев тора, ул 1922 елдан алып анасы башкарган бөтен әсәрләрне яздыра. Кривошееваның исеме 1936 елда «Правда» газетасында «Лайшема Кировдо» (эрз. «Плач о Кирове») әсәре басылып чыкканнан соң киң танылу ала[3]. Аның халыкчан «Одов чачсь, миресь — масторось» һәм «Эсь эрямодон» риваять — поэмалары киң билгеле.

Җиде баласын җирләгән хатын-кыз буларак, Ефимия Петровнаның кайгы-хәсрәте җырларында чагыла:

«…Как весны краса-цветы яркие,

Как в саду плоды — плоды сладкие,

Вас одиннадцать народила я,

К свету радости всех растила я,

Где одиннадцать моих деточек?

Вас осталось мне только четверо…

Как я выскажу, как напомню я,

Каким голосом горе выведу?

Пять лебедушек — дочерей моих,

Два орла-сынка похоронены…

Не вместить мне скорбь в песню скорбную,

Мне не вылить гнев в слово гневное,

Мое сердце жжет горе-озеро,

Клонит спинушку гора тяжкая…».

1936 елның 24 июнендә Саранск шәһәрендә вафат була.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Е. П. Кривошееваның илледән артык бәете бар. Аның тәүге әсәрләр җыентыгы «Лайшемат ды морот» (эрз. «Плачи и песни») 1937 елда нәшер ителгән. Моннан тыш, аның әсәрләре «Авань вайгель» (эрз. «Ана тавышы», 1950),«Тынь кунсолодо, тиринь тякам монь», , (эрз. «Сез тыңлагыз мине, балаларым», 1968) һәм башка җыентыкларда басылып чыккан. Аның иҗаты тулырак «Сайланма әсәрләр» җыентыгында басылып чыккан (1968).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Петр Василий улы Кривошеев — крестьян, тимерче.

Балалары:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илья Петрович Кривошеев — язучы, Мордовиянең атказанган укытучысы.
  • Кривошеев Никифор Петрович
  • Кривошеев Иван Петрович
  • Одерова (Кривошеева) Александра Петровна

Оныклары:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Одеров Константин Антонович
    • Одеров Михаил Антонович — Бөек Ватан сугышында катнашучы, РСФСР авыл хужалыгының атказанган механизаторы
    • Одеров Анатолий Антонович
    • Одеров Юрий Антонович

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2014 елда Саранск шәһәрендә Мокша урамындагы 16 нчы йортта мемориаль тактаташ ачыла. Бу йортта Е. П. Кривошееваның гомеренең соңгы еллары үтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]