Жаир Болсонару
Жаир Болсонару | |
---|---|
![]() | |
Бразилия президенты | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 1 гыйнвары | |
Рио-де-Жанейродан федераль депутат | |
Вазыйфада 1989 елның 1 гыйнвары – 1991 елның 1 феврале | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 21 март 1955 (65 яшь)![]() |
Сәяси фирка | Бразилия социаль-либераль фиркасе |
Җефет | Мишель Болсонару[d][1] |
Белем | Агульяс-Неграс хәрби академиясе |
Жаир Болсонару, Жаи́р Месси́ас Болсона́ру (порт. Jair Messias Bolsonaro, 1955 елның 21 марты, Бразилия, Сан-Паулу, Глисериу) — Бразилия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2018 елның 28 октябрендә узган гомуми сайлауларда Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайланган.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1955 елның 21 мартында Бразилиянең Сан-Паулу штаты Глисериу муниципалитетында туган. Әтисе ягыннан әби-бабасы Италиядән Бразилиягә күчкән мөһаҗирләр. Агульяс-Неграс хәрби академиясен тәмамлаган (1977). Хәрби диктатура (1964—1985) чорында армиядә десантчы һәм тупчы булып 17 ел хезмәт итә, капитан дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән китеп, сәясәткә кушыла. 1988 елда беренче мәртәбә Рио-де-Жанейро шәһәр шурасы депутаты булып сайлана. Җиде мәртәбә Рио-де-Жанейродан федераль депутат булып үтә. 2014 елгы гомуми сайлауларда аның өчен Рио-де-Жанейро штатыннан 464 мең сайлаучы тавыш бирә.
Күп фиркаләрне алмаштыра: Христиан-демократлар, Прогрессчылар, Реформачы-прогрессчылар, Трабальчылар, Либераль фронт. 2016 елда Социал-христиан фиркасендә. 2017 елда «Патриот» фиркасендә. 2018 елда Социаль-либераль фиркагә керә.
2018 елгы президент сайлауларында үз кандидатурасын куя. 2018 елның 6 сентябрендә Жуис-ди-Фора шәһәрендә чыгыш ясаганда, пычак белән яралыйлар, ике операция кичерә.
2018 елның 7 октябрендә узган президент сайлауларында 46,06 % тавыш җыеп, икенче турга үтә. 2018 елның 28 октябрендә узган икенче турда 55,13 % тавыш җыеп, Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайлана. Консерватив карашлы сәясәтче буларак танылган. Уң популист лозунглар ярдәмендә АКШ президенты булып сайланган Дональд Трампны үзенә үрнәк итеп саный[2].
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Жаир Болсонару | |||||||||
|
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Жаир Болсонару. Рәсми сайт
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Silas Malafaia celebra casamento do deputado Bolsonaro na Mansão Rosa // Último Segundo — 2013.
- ↑ Инна Семенова. Латиноамериканский Трамп. Новым президентом Бразилии стал политик-расист и женоненавистник. Новое время, 29.10.2018