Жакан Сыздыков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жакан Сыздыков latin yazuında])
Жакан Сыздыков

Туу датасы: 10 май 1901(1901-05-10)
Туу урыны: РИ, Акмола өлкәсе, Күкчәтау өязе, Карлыгаш
Үлем датасы: 23 октябрь 1977(1977-10-23) (76 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, Казакъ ССР, Алматы
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1924-1977
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: казакъ теле
Дебют: 1924 ел

Жакан Сыздыков (каз. Жақан Сыздықов, 1901 елның 10 мае, РИ, Акмола өлкәсе, Күкчәтау өязе, Карлыгаш җәйләве — 1977 елның 23 октябре, ССРБ, Казакъ ССР, Алматы) — казакъ шагыйре, журналист, Габдулла Тукай әсәрләрен казакъчага тәрҗемә итүче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1901 елның 10 маенда Акмола өлкәсе Күкчәтау өязе Карлыгаш җәйләвендә (хәзерге Казакъстанның Төньяк Казакъстан өлкәсе Тайынша районы Караагаш авылы) ярлы терлек асраучы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбен, Күкчәтауда татар мәдрәсәсен, дүртьеллык рус-казакъ уку йортын тәмамлый. Инкыйлабтан соң, 19201921 елларда кызыл укытучылар курсларында белем алып, Күкчәтау өязендә укытучы булып эшли. 19221926 елларда — Күкчәтау һәм Атбасар өязләрендә азык-төлек комиссары. 19261929 елларда «Бостандық туы» гәҗитенең («Азатлык байрагы», Петропавловск) җаваплы сәркатибе һәм мөхәррир урынбасары, «Қызыл Түркістан», «Оңтүстік Қазақстан», «Сталин жолы» (хәзерге «Жетісу») гәҗитләренең җаваплы сәркатибе. Казакъ мәдәният эшлеклеләренең җирле фирка хакиме Голощекин(рус.) башбаштаклыгына каршы язылган «Егерме сигезнең хаты»на кул куюы аркасында, эзәрлекләүгә дучар була, Төркистан шәһәренә сөрелә. Анда «Қызыл Түркістан» гәҗитендә эшли. 1931 елда, дүрт яшьлек Арыстан исемле улын калдырып, хатыны үлә. Бераздан шагыйрь башкалага кайтырга рөхсәт ала. Унбиш шигырь китабы бастырып өлгерә. Сталин репрессияләре чорында, кулга алынып, төрмәгә ябыла. Каты авыруы һәм катлаулы операция кичерүе сәбәпле, алты айдан азат ителә. Сугыш елларында 300 шигырь һәм биш (берсе — «Ике лачын» дигәне — Советлар Берлеге Каһарманнары Александр Матросов һәм Солтан Балмагамбетов батырлыгына багышланган) поэма иҗат итә. 19361960 елларда Казакъ ССР матур әдәбият дәүләт нәшриятында, Казакъ ССР язучылар берлегендә, Казакъ ССР министрлар шурасы каршындагы мәдәният эшләре буенча комитетта һәм дәүләт телерадиокомитетында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Син Җаекта канат кактың»

Бала чактан сөйдем сине,
Сөйде сине казакъ иле;
Иркәләде тал-тирәге,
Үзең сөйгән казакъ җире.
Сөйде сине якты Җаек,
Йөзде анда синең каек.
Дулкыннары чайкалдылар
«Апушым»,— дип, кочак җәеп.
Җырлап үттең Җаек буйлап,
Җаек ярларында уйнап.
Бүген синең туган көнне
Җаек каршы ала туйлап.
«Без — күктә өч йолдыз»,— дидең,
Яңгырады җырың синең;
«Пар ат»ыңны, «Туган тел»не
Сөйде илең, сөенде илең.
Казакъ җирен, бөдрә талын,
Казакъ халкын син мактадың.
«Киң күңелле, риясыз», — дип,
Үз иттең син казакъ җанын.
Син Уралда чәчәк аттың,
Казакъ ризыгы тәмен татыдың:
Җанга шифа, тәнгә дәва —
Сары кымыз, ак каймакның…
Мин өйрәндем синнән җырга,
Синнән илһам аламын мин.
Бар җырчылар арасында
Сине остаз санадым мин.
Йөрәкләрдә синең ялкын!
Син Җаекта канат кактың.
Җырларыңнан биек күктә
Син мәңгелек йолдыз яктың.
Нури Арсланов тәрҗемәсе

Казакъ, татар, башкорт, рус, үзбәк, уйгыр, каракалпак, таҗик, төрекмән һ. б. телләрдә басылган шигырь-поэмалар, кырыклап китап авторы. Беренче шигырь һәм мәкаләләре 1924 елда «Бостандық туы» («Азатлык туы» (байрагы)) гәҗитендә дөнья күрә. 1929 елда казакъ язучыларының «Беренче карлыгач» әлманахында «Әлі қарттың әңгімесі» («Әли картның әңгәмәсе», 1927), «Майкөл тамы» («Майкөл кабере», 1927) поэмалары басыла. «Еңбек жемістері» («Хезмәт җимешләре», 1929), «Табыс» («Табыш», 1932), «Найзағай» («Яшен», 1932), «Қызғалдақ» («Тюльпан», 1932), «Толқын» («Дулкын», 1934), «Биік шыңда» (1935), «Таңдамалы шығармалар» («Сайланма әсәрләр», 1961, 1971, 1978), «Өмір лебі» (1964), «Асулар» (1968) һ. б. шигырь җыентыклары басылган. «Қос қыран» («Ике лачын», 1948) поэмасы авторы. Халык аваз иҗатына нигезләнеп язылган дастаннары бар. Шулай ук җырлар да язган.

Тәрҗемә өлкәсендә хезмәтләре игътибарга лаек. Л. Н. Толстойның «Яңадан туу» («Воскресенье», 1965), Демьян Бедныйның «Шайтан арбасы» поэмасын, Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» (1960), «Алмачуар» (1961) повестен, Габдулла Тукайның, Һади Такташның, Муса Җәлилнең, Сәйфи Кудашның шигырьләрен, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын, таҗик шагыйре Әбелкасыйм Лахути шигырьләрен, грузин халык дастаннарын, уйгыр шагыйрьләрен, «Күругълы» дастанын казакъчага тәрҗемә иткән[1].

Тукай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ж. Сыздыков үзе казакъчага тәрҗемә иткән Габдулла Тукай шигырьләрен берничә мәртәбә Алматының «Казакъстан» нәшриятында аерым китап итеп бастырып чыгара. Тукайга («Габдулла Тукайга», «Тукай-Карабалыкта», «Син Җаекта канат кактың», «Тукай зиратында» һ. б.), Казанга, татарларга ихтирам-хөрмәт хисе белән шигырьләр язган. Тукай турында уйлануларын аерым мәкаләләрендә дә бәян иткән. Мәсәлән, «Минем остазым» мәкаләсендә («Совет әдәбияты», 1961 ел, апрель, 46-48нче бит) Тукай шигырьләренең элек-электән казакълар арасында киң таралуын, думбраларда уйнап җырлануын искә төшерә. Тукай әсәрләрен тәрҗемә иткән өчен Татарстан АССР Югары шурасының Мактау кәгазе белән бүләкләнә (1963).

Шәкертлек елларында Абай үләңнәре белән беррәттән, без Тукай шигырьләрен дә ятлый, комарланып укый идек. Барлык шагыйрьләр арасында Г. Тукай — минем үрнәк алган зур остазым иде. Тукайның шигырьләрен, мәкалә, фельетоннарын бирелеп укыйм, күбесен яттан беләм. Г. Тукайның әсәрләре һәрбер казакъ өенең, һәрбер казакъ кешесенең түрендә нурланып балкып тора.

« Жакан Сыздыков — татар әдәбиятының гашыйгы
Жобан Мулдагалиев, казакъ шагыйре
»

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1992 елда казакъ галиме Аманжол Идрис улы Есмагулов «Жакан Сыздыковның тормышы һәм иҗаты» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган [2].
  • 2003 елда Алматы шәһәренең Әвәзов районындагы элекке Новая урамы атамасы Жакан Сыздыков урамы(казакъ) итеп үзгәртелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тукайга чәчәкләр. К: ТКН, 1975, 131нче бит.
  2. Ыскаков Б. Казакъ-татар әдеби байланысы. Алматы: Гылым, 1976, 141-147нче бит.(казакъ)
  3. Слово о Тукае: Писатели и ученые о татарском народном поэте. К.: ТКН, 1986, 431нче бит.(рус.)
  4. Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 241-243нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жакан Сыздыков 2019 елның 23 февраль көнендә архивланган.. Архив поискового отряда школы №34 г. Костанай(рус.)
  2. Жакан Сыздыковның тормышы һәм иҗаты(рус.)