Жанна Моро

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жанна Моро latin yazuında])
Жанна Моро
Jeanne Moreau
Туган телдә исем Жанна Моро
Туган 23 гыйнвар 1928(1928-01-23)
Франция, Париж
Үлгән 31 июль 2017(2017-07-31) (89 яшь)
Франция, Париж
Күмү урыны Монмартр зираты[d]
Яшәгән урын Париж
Милләт француз
Ватандашлыгы Франция Франция
Әлма-матер Югары милли драматик сәнгать консерваториясе[d]
Һөнәре актриса, кинорежиссёр, җырчы
Җефет Жан-Луи Ришар[d] һәм Вильям Фридкин[d]
Бүләк һәм премияләре Почетлы легион ордены офицеры «Хезмәтләре өчен» орденының бөек офицеры Сәнгатьләр һәм әдәбият орденының командоры
Сайт http://www.jeannemoreau.com/

 Жанна Моро
Jeanne Moreau
Викиҗыентыкта

Жа́нна Моро́ (фр. Jeanne Moreau, 1928 елның 23 гыйнвары, Франция, Париж —– 2017 елның 31 июле, шунда ук) — Франция кино актрисасы, җырчы һәм кинорежиссёр. Үз гомерендә 142 фильмда уйнаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марчелло Мастроянни белән. 1991
Жанна Моро. 2015

1928 елның 23 гыйнварында Франциянең башкаласы Парижда туган. Сыра рестораны хуҗасы Анатоль-Дезир Мороның һәм биюче Кәтрин Баклинның кызы. Парижда Югары милли драматик сәнгать консерваториясен (фр. CNSAD) тәмамлаган.

1947 елда зур сәхнәгә чыга — Авиньон театр фестивалендә катнаша. Фестивальдә уңыш казангач, Франциянең бердәнбер репертуарлы театры — «Комеди Франсез» труппасына чакыру ала. Дүрт елдан труппадан китә.

1957 елда режиссер Луи Маль (1932-1995) үзе төшергән «Эшафотка күтәрмә» (фр. Ascenseur pour l'échafaud, 1958), «Гашыйклар» (фр. Les Amants, 1958) фильмнарында уйнарга чакыра.

1960 елда күренекле режиссерлар Микеланҗело Антониониның(ингл.)тат. (1912-2007) «Төн» (итал. La Notte, 1961) һәм Луис Бунюэльның(ингл.)тат. (1900-1983) «Асрау кыз көндәлеге» (фр. Le Journal D'Une Femme De Chambre, 1964) фильмнарында уйнап, уңыш казана.

Питер Брукның(ингл.)тат. «Җиде көн, җиде төн» (фр. Moderato cantabile, 1960) фильмында башкарган роле өчен Каннар кинофестиваленың «Алтын пальма ботагы» премиясенә лаек була.

Кинорежиссерлар Франсуа Трюффо («Жүл һәм Джи»м, 1962), Бертран Блие («Вальс биючеләр», 1971), Райнер Вернер Фасбиндер («Керель», 1982), Люк Бессон («Никита», 1990), Вилһелм Эрнст «Вим» Вендерс («Кайчан дөнья бетәчәк», 1991), Рөстәм Хәмдәмов («Анна Карамазофф», 1991) белән хезмәттәшлек итә.

1991 елда «кино үсешенә керткән өлеше өчен» Венеция кинофестиваленың «Алтын арыслан» призына ия була.

2005 елда Берлин кинофестиваленың «Алтын аю» призы тапшырыла.

2005 елда XXVII Мәскәү кинофестиваленың Станиславский премиясе тапшырыла.

1975, 1995 елларда Канн фестиваленың жюри рәисе.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире (1949-1951 елларда) — актер, язучы һәм режиссер Жан Луи Ришар (Jean-Louis Richard). Уллары Жером Ришар, рәссам.
II ире (1951 елдан) — Теодоро Рубанис.
III ире (1977-1980 елларда) — продюсер, язучы һәм режиссер Уильям Фридкин[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Безнең кавем. Гыйнварда кабынган йолдызлар. Жанна Моро. «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]