Жан-Марк Натье
Жан-Марк Натье́, Наттье (француз телендә: Jean-Marc Nattier; 1685 елның 17 марты, Париж — 1766 елның 7 ноябре , Париж) — француз живописецы, XVIII гасыр уртасы рококо чоры иң мәшһүр портретистларының берсе. Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясе академигы. XVII—XVIII гасыр нәсел француз рәссамнары зур гаиләсенең вәкиле. Рус патшасы Пётр I-нең рыцарь латаларында һәм аның хатыны Екатерина Алексеевнаның мәшһүр портретларының авторы[17].
Натье гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу художество гаиләсенең беренче вәкилләренең берсе — живописец Марк Натье (1642—1705), аның хатыны Мари Куртуа (1655—1703) миниатюралар ясаган. Аның улы Жан-Батист Натье (1678—1726) — академик юнәлешле живописец. Аның ир туганы — гаиләнең иң мәшһүр вәкиле, аның улы Жан-Марк Натье Кечесеннән (1734—1754) аермалы буларак кайвакыт Олысы дип аталган, портретист Жан-Марк Натье (1685—1766). 1724 елның 26 январенда Сен-Рошта Жан-Марк Натье Мария Мадлен де ла Рошка өйләнгән, аннан аның улы Жан-Марк Натье Кечесе (1734—1754) һәм өч кызы туган: 1747 елда рәссам Луи Токкега кияүгә чыккан Мария Полина Катрин Наттье (1725—1775). Илчелек сәркатибе, ә аннан соң консул Франсуа Филипп Брошьега чыккан икенче кызы Шарлотта Клодин Наттье (1730—1779). Өченчесе Мадлен Софи Наттье, в 1763 елда рәссам Шарль-Мишель-Анжа Шалльга (1718—1778) кияүгә чыккан Мадлен Софи Наттье.
Жан-Марк Натье Олысы тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче живопись сабакларын Жан-Марк Натье әтисеннән алган, аннан соң Король живопись һәм сынчылык академиясендә рәсем курсларына йөргән һәм художество сәләтен иртә күрсәткән. Унбиш яшендә Натье Король академиясенең беренче премиясенә лаек булган. Аның крёстный атасы Жувене аның өчен Римда Француз академиясендә вакант урын сораган, әмма яшь лауреат Парижда калырга, Людовик XIV короленнән алынган рөхсәт белән кулланырга һәм Люксембург сарае галереясендә рәсем ясарга һәм Рубенсның «Мария Медичи тарихы» сериясе картиналары буенча гравирларга сайлаган. 1713 елда ул Академиянең расланган әгъзасы булган. Ике елдан соң Парижда рус патшасы Пётр I-нең вәкиле өндәвенә бирелеп ул Голландиягә, Амстердамга барырга ризалашкан, аннан ул патша артыннан Россиягә барырга тиеш булган. 1717 елда Натье Амстердамда Пётр I-нең рыцарь латаларында портретын ясаган (хәзер Мюнхенда Резиденция музеенда; озак вакыт подлинник дип саналган югары сыйфатлы күчермә Эрмитажда Санкт-Петербургта бар) һәм аңа пар итеп аның серле хатыны киләчәк императрица Екатерина Алексеевнаның портреты (хәзер Санкт-Петербург Эрмитажында).
Пётр I Натьега Россиядә сарай яны рәссамы вазыйфасын тәкъдим иткән, әмма ул Ватанына бирелгәнлегенә сылтама ясап тәкъдимнән баш тарткан. Жан-Марк Натье бөтен тормышын диярлек Парижда уздырган. Патша Пётр заказы буенча Натье шулай ук «Лесная янында бәрелеш» баталь картинасын ясаган (хәзер Мәскәүдә А.С. Пушкин исемендәге дәүләт нәфис сәнгать музеенда; искергән атрибуция буенча Полтавская бәрелеше белән ассоциирланган булган), ул Төньяк сугышның әһәмиятле эпизодын чагылдырган. Император ул картиналарны үзе күрмәгән, алар Россиягә аның үлеменнән соң инде китерелгән булган[18]. Парижга кайтканнан соң рәссам мифологик сюжетка “Медуза башыннан таш итеп каткан Финей һәм аның юлдашлары” картинасын ясаган (Турның нәфис сәнгатьләр музее), аның өчен 1718 елның 29 октябрендә ул Академия әгъзасы итеп сайланган булган. 1746 елның 26 мартында ул академия профессоры итеп билгеләнгән булган. XVIII гасырның 30-ынчы елларыннан бирле Натье Орлеан йортының гаилә рәссамы булган, ә киләсе унъеллыкта ул Людовик XV-нең беренче портретисты итеп билгеләнгән булган. Гомере ахырында Жан-Марк Натье пенсия ала алмаганнан соң фәкыйрьлеккә якын халәткә килеп төшкән: ул аны гомеренең соңгы дүрт елында ятагында тоткан авыруның беренче өянәкләрен сизеп 1754 елның 27 июнендә сораган. Карт, фәкыйрь һәм авыру Наттьены үзенә кызының ире Шалль алган. Авырудан һәм җанатарлары һәм элекке яклаучылары онытудан сагышка тагын да зуррак авырту өстәлгән. Натье зур өметләр биргән улын Италиягә живописькә өйрәнүне тәмамлау өчен җибәргән. Римга килгәннән соң алты айдан соң яшүсмер Тибрда коену вакытында баткан. Жан-Марк Натье тарихи һәм мифологик портретың (француз телендә: portrait historié) жанр төренең төп вәкилләренең берсе булып тора: ул модельләрен еш мифик һәм тарихи персонажлар киемнәренә киенгән итеп һәм шулай ук “антик күк торучылары Геба, Церера, Диана кыяфәтендә затлы Париж дамаларын, әмма башкалар эшләгәнчә түгел, ә ялангач тәннең бераз гына капланган өлешләреннән ачык рәвештә ләззәтләнеп” сурәтләгән. Монда рәссам рококо стиленең эстетикасына тугъры булып калган. Рәссам исеме белән тирән зәңгәр төснең махсус төсмере аталган булган: “зәңгәр наттье” (bleu nattier), ул “король зәңгәре” һәм “диңгез зәңгәре” белән арасында арадаш булып тора. Жан-Марк Натье картиналары Париж Луврында, Версальдә, Мәскәүдә А. С. Пушкин исемендәге Дәүләт нәфис сәнгать музеенда, Дрезден иске осталар картина Галереясендә һәм дөньяның башка художество музейларында саклана. Рәссамның күп картиналары шәхси тупламаларда. Санкт-Петербург Эрмитажында Жан-Марк Натьеның алты картинасы бар[19].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Лесная янында бәрелеш. 1717. Киндер тукыма, май. А. С. Пушкин исемендә дәүләт нәфис сәнгать музее, Мәскәү
-
Екатерина I. 1717. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Патша Пётр I. 1717. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Кенәз Александр Борисович Куракин портреты. 1728. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Княгиня Екатерина Дмитриевна Голицына портреты. 1757. Киндер тукыма, май. А. С. Пушкин исемендәге дәүләт нәфис сәнгать музее, Мәскәү
-
Диана-сунарчы образында Жанна-Антуанетта Пуассон, маркиза де Помпадур. 1746. Киндер тукыма, май. Версаль
-
Мария Лещинская, Франция королевасы Тәүрат уку артында. 1748. Киндер тукыма, май. Версаль
-
Графиня де Тильер. 1750. Киндер тукыма, май. Уоллес тупламасы, Лондон
-
Төеннәр бәйләүче Мадам Аделаида Францияле. 1756. Киндер тукыма, май. Версаль
-
Мари-Анн де Нель. 1740. Киндер тукыма, май. Версаль
-
Мадам Виктория Францияле. 1748. Киндер тукыма, май. Версаль
-
Принцесса де Роган. 1741. Киндер тукыма, май. Толидо сәнгать музее, Огайо, АКШ
-
Элеонора Луиза Ле Жандр де Бервиль портреты. 1751. Киндер тукыма, май. Шәхси туплама
-
Шарль Дюкло портреты. Картон, пастель. Муниципаль музей, Динан
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ KulturNav — 2016.
- ↑ 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 3,0 3,1 Jean-Marc Nattier
- ↑ 4,0 4,1 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 5,0 5,1 Union List of Artist Names
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 RKDartists
- ↑ Union List of Artist Names — 2021.
- ↑ https://galerieheim.com/oeuvres/portraits-de-lepouse-et-des-enfants-de-lartiste/
- ↑ 9,0 9,1 9,2 Encyclopædia Britannica
- ↑ DACS register
- ↑ http://pba-opacweb.lille.fr/fr/search-notice?type=list&filters%5Bfacets.id%5D%5B%5D=5cc2aee05c0284355b8b500b
- ↑ https://collections.frick.org/people/220/jeanmarc-nattier/objects
- ↑ Метрополитен-музей — 1870.
- ↑ https://www.bellasartes.gob.ar/
- ↑ Smithsonian American Art Museum person/institution ID
- ↑ https://library.si.edu/art-and-artist-files
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Shafranovskij K. I. Les salles de l’Académie des sciences de Saint-Pétersbourg en 1741 [Histoire d’un livre condamné] // Cahiers du Monde Russe, vol. 8, № 4, 1967. — Рр. 604—615 (DOI 10.3406/cmr.1967.1726, lire en ligne [archive], consulté le 8 janvier 2021) [1]
- ↑ Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 1. — Л.: Аврора, 1976. — С. 214—215
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тормышы һәм иҗады тасвирламалары
- Золотов Ю. К. Французский портрет XVIII века / Ю. К. Золотов. — М. : Искусство, 1968. — 275 с. : ил.. — (Из истории мирового искусства). — Калып:OCLC.
- Немилова И. С. О портретах Петра I и Екатерины I работы Жана-Марка Наттье // Загадки старых картин / И. С. Немилова; [Предисловие Ю. К. Золотова]. — 3-е издание, исправленное и дополненное. — М. : Изобразительное искусство, 1989. — 349, [2] с. : ил., цв. ил.. — ISBN 5-85200-017-5. — Калып:OCLC.
- Nolhac P. de. Nattier, peintre de la Cour de Louis XV / Pierre de Nolhac. — Paris : Henri Floury, 1925. — 290 p. — Калып:OCLC.
- Renard P. Jean-Marc Nattier (1685–1766) : un artiste parisien à la cour de Louis XV / par Philippe Renard. — Saint-Rémy-en-l'Eau : Hayot, 1999. — 240 p. : ill. en noir et en couleur, facs., portr.. — ISBN 2-903824-26-6. — Калып:OCLC.
- Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
- Власов В. Г. Наттье // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1997. — Т. 3 : Словарь имён : М—Я. — С. 98. — 655 с. : ил.. — ISBN 5-88737-010-6. — Калып:OCLC.
- Золотова Н. Ю. Наттье, Жан Марк / Н. Золотова // Европейское искусство : Живопись. Скульптура. Графика : энциклопедия : в 3 т. / автор проекта А. Ю. Астахов; ред. коллегия: М. А. Бусев, В. В. Ванслов, И. А. Смирнова, Е. Д. Федотова (отв. ред.). — М. : Белый город, 2006. — Т. II : К–О. — С. 394–395. — 415 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0920-5. — ISBN 5-7793-0923-X (т. II).
- Кудрикова С. Ф. Франция. XV–XVIII века : биографический словарь / С. Ф. Кудрикова; автор статьи о Пуссене С. М. Даниэль. — СПб. : Азбука-Классика, 2010. — С. 153, 226, 339, 340, 444, 474–479, 516, 522. — 588, [2] с. : ил., цв. ил., портр.. — (Художники Западной Европы). — ISBN 978-5-9985-0610-9.
- Наттье, Жан-Марк // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Bénézit E. Nattier (Jean-Marc) // Dictionnaire critique et documentaire des peintres, sculpteurs, dessinateurs et graveurs de tous les temps et de tous les pays, par un groupe d'écrivains spécialistes français et étrangers : Калып:Lg : in 10 vol. / entièrement refondue, revue et corrigée sous la direction des héritiers de E. Bénézit. — Nouvelle edition. — Paris : Gründ, 1976. — T. 7 : Loyet-Lorski — Okasaki. — P. 660–662. — 792 p. — ISBN 2-7000-0155-9. — Калып:OCLC.
- Klingsöhr-Le Roy C. Nattier / Cathrin Klingsöhr-Le Roy // The Dictionary of Art : Калып:Lg : in 34 vols. / edited by Jane Turner. — New York : Grove's Dictionaries, 1996. — Vol. 22 : Montald to Neufforge. — P. 684–685. — XIII, 928 p. : ill.. — Reprinted ed. with minor corrections, 1998. — ISBN 1-884446-00-0. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.
- Ressos X. Nattier, Jean-Marc (Jean Marie; Nattier le Jeune) / X. Ressos // Allgemeines Künstlerlexikon : die Bildenden Künstler aller Zeiten und Völker : Калып:Lg / De Gruyter; hrsg. von Andreas Beyer [et al.]. — Berlin; Boston : De Gruyter, 2016. — Bd. 92 : Naselli — Nordgren. — S. 34–36. — LI, 540 S. — ISBN 3-598-22740-X. — ISBN 978-3-11-023258-5 (Bd. 92). — Калып:OCLC.
- Vollmer H. Nattier / H. V. // Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart, begründet von Ulrich Thieme und Felix Becker : unter Mitwirkung von etwa 400 Fachgelehrten bearbeitet und redigiert von H. Vollmer, B. C. Kreplin, L. Scheewe, H. Wolff, O. Kellner : Калып:Lg : in 37 Bd. / herausgegeben von Hans Vollmer. — Leipzig : E. A. Seemann, 1930. — Bd. 25 : Moehring — Olivié. — S. 356–357. — 608 S. — Калып:OCLC.
- Белешмә күрсәткечләре
- Freitag W. M. Art Books : A Basic Bibliography of Monographs on Artists / Wolfgang M. Freitag, ed.. — 2nd ed.. — New York, London : Garland Publishing, 1997. — P. 290. — XXVI, 542 p. — (Garland Reference Library of the Humanities ; vol. 1264). — No. 8983. — ISBN 0-8240-3326-4. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.