Жан Клуэ
Жан Клуэ́ (француз телендә: Jean Clouet; як. 1485, Брюссель — як. 1540, Париж) — Француз Ренессансының күренекле рәссамы, рәсем ясаучысы, миниатюрист һәм живописец-портретист. Франция короле Франциск I-нең милли портрет традициясенең нигезләрен салган сарай яны рәссамы. Фонтенбло мәктәбе вәкиле. Рәссам-портретист Франсуа Клуэның әтисе, шуңа күрә кайвакыт Клуэ Олысы дип атала[8].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Жан Клуэ тумышы белән Көньяк (Бургунд) Нидерландларыннан. Родился в Брюссельдә Валансьеннан (төньяк Франциядә, Нидерландлар белән чиктә) герцог де Клуэ хезмәтендә торган фламанд живописецы Мишель Клове (? — як. 1490) гаиләсендә туган. Тарихчылар Жан Клуэның төгәл шәхесе турында шөбһәләр әйтә, чөнки Клуэ исеме шул чорның документларында шулай ук мәгълүм берничә француз рәссамына карый, беренче икесе: Жан, яки Жане (Janet) һәм Поле (Polet), ике туган, Мишель уллары; һәм өченчесе, Франсуа Клуэ, Жаннарның (Jean) берсенең улы. Юрамаларның берсе аны аноним «Мулен остасы» белән тәңгәлләштерә[9]. Жан Клуэның гомер буе нидерландлы булып калуы, бер кайчан да “француз буларак натуральләшмәгәне” игътибарга лаек һәм аның чын исеме, мөгаен, Клоэт (Cloet) булган[10].

Жан Клуэның исеме беренче мәртәбә 1509 елда Лемер Бельгияле поэмасында искә алына. 1516 елда Клуэ король Франциск I-нең хөкеменең икенче елында сарай яны рәссамы булган. 1516 елдан 1525 елга кадәр Жан Клуэ Турда булган. Бу шәһәрдә ул мондагы зәркән остасының кызы Жанна Букога өйләнгән булган (1529 елда икесе дә Парижда тора башлаганнар)[11] һәм 1540 елда (Жан Бурдишон һәм Жан Перреальдән соң) сарай яны живописецы титулын алган. Аннан соң корольнең махсус камердинеры (valet de chambre extraordinaire du roi) итеп билгеләнгән булган һәм корольнең портретын ясарга привилегиясен алган, аны ул улына тапшырган[12]. Рәссамның Клуэ де Наварралы буларак мәгълүм ир туганы Франциск I-нең кыз туганы Маргарита Наварралы (Ангулемлы) хезмәтендә булган, һәм Маргарита тарафыннан якынча 1529 елда язылган хатта искә алына. Жан Клуэның ике баласы булган, Франсуа һәм Катрин, соңгысы Абель Фулонга кияүгә чыккан, һәм бары тик бер угыл – Франсуа – Жан Клуэның үлеменнән соң живописец һөнәрен дәвам иткән.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Жан Клуэ Франциск I хөкеменең күп өлеше дәверендә француз сарай янында портретист буларак эшләгән. Нәкъ менә Клуэ король Франциск I –нең иң яхшы (барлык критерийлар буенча) һәм мәшһүр портретын барлыкка китергән. Ул шулай ук король гаиләсе һәм сарай яны аристократиясе әгъзаларының күп портретын ясаган. Аның портретлары агачта ясалган, гадәттә зур булмаган форматта; портретланучылар күкрәктән өстән ясалган, йөзләр, гадәттә өч чирек борылышта, йомшак таралган яктылык белән яктыртылган, куллар кушылып куелган. Жан Клуэның имзаланган әсәрләре сакланмаган, әмма аңа зур ихтималлылык белән «Галл сугышы турында язмалар» манускриптыннан җиде миниатюра карый дип фараз ителә, аларга Дж. Пирпон Морган әфәнде тупланмасыннан Шарль де Коссены сурәтләүче сигезенчесе һәм Шантийи кальгасында Конде Музеенда сакланучы йөз утыз портрет эскизыннан туплама өстәлә. Бу эскизлар арасында Милан рәссамы Андреа Солари стилендә Тәүрат сюжетларына картина караламалары бар (хәзер Лувр тупланмасында). Модель куллары төрле манерада ясалган, бу эштә берничә ярдәмченең катнашуы ихтимал булуы турында шәһадәт булып тора. Күпсанлы рәсемнәр белән чагыштырып караганда, Жан Клуэга караган якынча ун гына картина сакланган, мәсәлән, король Франциск I-нең ике портреты һәм Луврда аның остаханәсендә ике кечерәк портрет, Хэмптон-Корт тупланмасында мәгълүм булмаган кешенең портреты, Антверпенда Франциск I-нең улы дофин Францискның портреты. Тулаем алганда Клуэның Париж остаханәсе портретлары сыендырылган, әмма үтә күренмәле тоннарда бик нәзек лессировкалар белән тәфсилле башкару белән аерылып тора. Клуэның карандаш, бур һәм сангина белән растушёвка белән башкарылган рәсемнәре шул ук сыйфатлар белән аерылып тора: нечкә моделировкалар тон “сузылышлары” белән табигый бәйле ачык, төгәл контур сызык белән бергә бара. Бу алым безгә Ганс Гольбейн Кечесенең искиткеч портрет рәсемнәреннән билгеле. Моннан Жан Клуэның Ганс Гольбейн белән һәм хәтта 1516 елдан бирле Франциядә торган Леонардо да Винчи белән ихтимал шәхси очрашуы турында гипотеза туган[13]. Бер рәсемнәр альбомында портретлар корольнең үзе һәм аның шаян сентенцияләре белән аннотацияләнгән. Чәнечкеле мыскыллап көлүләр яки “сатира”лар күбесенчә шул вакыт тормышының һәм француз король сарае янының дөрес аңлавына ярдәм итә. Әмма әлегә кадәр бу рәсемнәрнең иң яхшыларының һәм кайбер май белән картиналарының авторылыгы Жан Клуэга каравын билгеләргә ярдәм иткән төгәл исбатлаулар юк[14]. Клуэ Олысы табышмаклы фигурасына берникадәр яктылыкны гуманист Гийом Бюде портретын чистарту түккән. Бу портрет турында Бюде үзе искә ала һәм Шантийи кальгасы тупланмасы эскизлары арасыннан бу картинаның караламасы сакланып калган. Башка Брюссель рәссамнары әсәрләре белән охшашлыкка карамастан, Клуэ эшләре ышанычлы пластика, оста рәсем һәм образларның психологик эчтәлеге белән аерылып тора [15].
Шантийида Конде Музее тупланмасыннан Жан Клуэның һәм аның остаханәсенең рәсемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Жак де Рикар. Як. 1515
-
Клод де Бурбон-Бюссе
-
Шарль де Коссе. 1550
-
Антуан де Круссоль. Як. 1560
-
Шарль де Коссе, граф Бриссак. Як. 1537
-
Жан VIII де Креги
-
Диана де Пуатье
-
Леонора де Сапата
-
Рене де Монжан. Як. 1538
-
Анн де Монморанси. Як. 1530
Живопись портретлары галереясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Maдам де Канапль (Мари де Ассиньи). Як. 1525. Агач, май. Шотландиянең милли галереясе, Эдинбург
-
Петрарка томигы белән кеше портреты. 1530 һәм 1535 арасында. Агач, май. Король тупланмасы, Бөекбритания
-
Шарлотта Францияле (Шарлотта де Валуа, Франциск I-нең кызы). Як. 1522. Агач, май. Сәнгать институты, Миннеаполис, Миннесота, АКШ
-
Франциск III, Франция дофины. 1520-енче еллар. Агач, май. Король нәфис сәнгатьләр музее, Антверпен
-
Гийом Бюде. Як. 1536. Агач, май. Метрополитен-музей, Нью-Йорк
-
Маргарита Наварралы (Ангулемлы). Як. 1527. Агач, май. Уокер сәнгать галереясе, Ливерпуль
-
Беатрикс Пачеко. 1550. Агач, темпера, май. Штедель художество институты, Майнадагы-Франкфурт
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online / Hrsg.: A. Beyer, B. Savoy — B: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088 — doi:10.1515/AKL
- ↑ 2,0 2,1 http://kmska.be/collection/work/data/cmyyf8
- ↑ 3,0 3,1 RKDartists
- ↑ Jean Clouet — 2009.
- ↑ Athenaeum
- ↑ Union List of Artist Names — 2018.
- ↑ Метрополитен-музей — 1870.
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Eckhart K. Clouet // Grove Art Online. Oxford Art Online. — Oxford University Press. Web. 29 November 2016
- ↑ Williamson G. Ch. Clouet, Jean // Chisholm, Hugh (ed.). Encyclopædia Britannica. Vol. 6 (11th ed.). — Cambridge University Press. — Р. 560 [1]
- ↑ Jean-Marie LE GALL. François Ier, roi de France // Histoire par l’image [en ligne], consulté le 15 novembre 2017. — URL: [2](үле сылтама)
- ↑ Dictionnaire Le Robert et Robert Maillard: Dictionnaire universel de la peinture, vol. 2. — Paris: Smeets Offset B.V. Weert (Pays-Bas), octobre 1975. — ISBN 2-85036-002-3. — Рр. 42—43
- ↑ Власов В. Г. Клуэ, Жан // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 424. — ISBN 5-88737-005-X
- ↑ Encyclopædia Britannica/Clouet, Jean
- ↑ Мальцева Н. Л. Французский карандашный портрет XVI века. — М.: Искусство, 1978
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сайт, посвящённый портретной живописи эпохи Ренессанса 2010 елның 13 сентябрь көнендә архивланган.