Жан Локман
Жан Локман | |
---|---|
Туган телдә исем | Жан Локман улы Локманов |
Туган | 28 декабрь 1912 Коншак, Чиләбе өязе, Пермь губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 1959 (47 яшь) Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | тәнкыйтьче, әдәбият галиме |
Бүләк һәм премияләре |
Жан Локман (тәхәллүсе, тулы исеме Жан Локман улы Локманов, баш. Жан Лоҡман) – тәнкыйтьче, әдәбият галиме, фронтовик.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1912 елда Пермь губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Коншак районы) Коншак авылында туган. 1959 елда вафат.
Коншак урта мәктәбен (1929 ел), Башкортстан дәүләт педагогия институтын (1933 ел), Казан дәүләт педагогия институтында аспирантураны (1936 ел) тәмамлый.
1936-1939, 1945-1952 елларда Уфада Башкортстан дәүләт педагогия институты доценты, фольклор белән шөгыльләнә, мәктәпләр өчен дәреслекләр төзүдә катнаша.
Сугыш еллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнаша, башта рота, соңыннан һөҗүм итү батальоны командиры булып, Украина, Беларус җирләрендә хезмәт итә. Праһа, Берлин калалары өчен сугышларда ике тапкыр авыр яралана.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1959 елда сугышта алган авыр яралары көчәеп, вафат була.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Фәнни хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 еллар ахырында әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнә башлый. Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә күп көч сала. Хезмәтләре татар һәм башкорт телләрендә басыла.
- «Әдәби җанрлар турында».
- «Сугышчан политик поэзия өчен».
- «Әдәбияттагы вульгарлаштыруга каршы».
- «Башкорт әдәбиятында Ватанга мәхәббәт темасы».
- «Халык шагыйре Мәҗит Гафури иҗаты».
- «Габдулла Тукай сатирасы».
- «Габдулла Тукай поэзиясенең халыкчанлыгы».
- «Яңа дәвер шагыйре».
- «Рәшит Нигъмәтинең Бөек Ватан сугышы чорындагы иҗаты».
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988 ел, 225 бит.
2. Живые родники (История, литература и культура Башкортостана). Уфа, 2006 ел. ISBN 5-295-03683-9