Жан Малуэль
Жан Малуэль, Ян Мальваель, Йохан Малвал (француз телендә: Jean Malouel, нидерланд телендә: Jan Maelwael; Johan Maelwael; 1370, Неймеген — март 1415, Дижон) — XIV—XV гасыр бургунд мәктәбе Төньяк Яңарыш живописецы. Ул бургунд герцогы Филипп II Кыю һәм аның варисы Жан Куркусызның сарай яны рәссамы булган [1]. Халыкара готика стилендә эшләгән.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Жан Малуэль, живописец һәм художник-декоратор Гелдерланд провинциясендә, Нидерландларның көнчыгыш өлешендә, Неймегенда, элек Нимвеген (немец телендә: Nimwegen) һөнәр нәселдән күчүче рәссамнар гаиләсендә туган. Һолланд шивәсендә Мальваель «маһир рәссам» дигәнне аңлата. Аның әтисе, Виллем, һәм аның абыйсы, Герман Мальваель, икесе дә Неймегенда Гельдер герцогларында хезмәттә булган. Тарихчылар фараз иткәнчә гаилә якындагы Клеве немец шәһәреннән килеп чыгышлы. Герман абый Неймегенда 1373 елда тора башлаган. Жан Малуэль, мөгаен, 1370 һәм 1375 еллар арасында туган. Ул чукынганда исемен шул вакытта Сент-Этьен чиркәвендә каһин булган башка абыйсы Йоханнестан алган. Бик яшь чагында ул живописьне әтисе һәм абыйсы остаханәсендә өйрәнгән[2]. 1832 елда Жан Малуэль туган шәһәрендә живописец сыйфатында теркәлгән булган. Өйләнеп, ул гаиләсе белән Парижга күчкән булган. 1396 елның сентябрендә француз Хеннекен де Маллвей исеме астында рәссам Франция регенты Карл VI хатыны Изабелла Баварияле (1370—1435) тарафыннан ялланган булган. Ул һәртөрле заказлар башкарган, хосусан, алтын һәм геральдик девизлар белән ефәк тукымаларга язган. 1396 елда герцог Филипп II Кыюга хезмәткә кергән, ә 1397 елның җәендә Дижонга аның сарай яны рәссамы һәм камердинер сыйфатында чакырылган булган. 1398 елның язында Малуэль рәсми рәвештә «живописец һәм камергер» (valet de chambre) итеп билгеләнгән булган. Бу вакыттан бирле Малуэль соңгы көннәренә кадәр бургунд герцоглары сарай янында эшләгән. Ул зур микъдар эш белән идарә иткән, хосусан, Дижон янында Шанмоль (Charterhouse du Champmol) картезиан монастыре бизәү өчен булганы белән. Шулай да бу эшләрнең күпчелек өлеше сакланып калмаган. Малуэль шулай ук Франциядә энеләре, ир туган живописецлар Лимбурглар җайлашып урнашуына ярдәм иткән[3]. 1405 елда герцог Филиппның үлеменнән соң Малуэль Неймегенга кайткан, өйләнгән һәм янә Дижонга киткән. Документлар буенча ул күпсанлы декоратив заказлар башкарган, герцог Филипп II Кыюның сынчы Клаус Слютерның (1410) эше табут өсте сыннарын буяган. Филиппның улы, Иоанн Куркусыз заказы буенча ул Шанмоль монастыре өчен (1398 елдан бирле) биш алтарь картинасы ясаган, Иоанның үзенең (1412) портретын ясаган. Әмма бу әсәрләрнең берсе дә сакланып калмаган. 1415 елда ул хатынын һәм дүрт баласы калып Дижонда үлгән. Хатыны Неймегенга кайткан, анда ул герцогтан пенсиия алуын дәвам иткән.
Атрибуцияләр һәм әсәрләренең стиль үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рәссамның сакланып калган әсәрләре имзаланмаган, шуңа күрә белгечләргә чагыштырма анализга таянырга туры иклә. Шулай да, сәнгать тарихчылары арткы ягында Филипп Кыюның тугърасы белән «Гайсәне елау» зур тондосы, мөгаен, Малуэль тарафыннан башкарылган булган. Бу атрибуциясе бәхәссез булган бердәнбер картина. Шулай да бу атрибуция документларда түгел, ә стиль анализында нигезләнгән. Картина 1400 – 1410 ел периодында нигезләнгән булган[4]. Бу тондода рәссам кабул ителгән иконографияне бозып ике теманы берләштергән: «Елау» һәм «Өчлек»не: вместе с Мария һәм Гайсә белән Ходай ата һәм Изге рух сурәтләнгән. Оста тондо, фигуралар урнашуы өчен шактый катлаулы формат белән шәп башкарган. Мөгаен, Төньяк Европа илләре сәнгате мөнәсәбәтендә картина-тондо – Малуэль уйлап чыгаруы: соңрак барлыкка килгән тондоларда аның стиле йогынтысы сизелә. Башка картиналар атрибуцияләре каршылыклы: рәссамга изге Иоанн тарафыннан тотылган «Мәрхәмәтлек Гайсәсе» (le Christ de pitié) алтарь образы һәм “Күбәләкләр белән Кыз Мария” (la Vierge aux papillons) карый дип фараз ителә; дүрт башка зур булмаган дини картина аның остаханәсе эше дип санала. Шулай да “Изге Дионисий азабы белән распятие” алтаре (1416, хәзерге вакытта Луврда саклана) тарихчылар фаразы буенча Малуэльгә түгел, ә Дижоннан яшьрәк рәссам Анри Бельшозга карый дип фаразлыйлар яки, кимендә бу ике останың кайсысы бу әсәрне ясаган икәнен билгели алмыйлар. Мөгаен, ул Малуэль белән башланган булган, ә аның үлеменнән соң Бельшоз тарафыннан тәмамланган булган[5]. Шуңа өстәп, сәнгать тарихчылары Дж. Снайдер һәм А. Шатле фараз иткәнчә, гадәттә Малуэльга карый дип фараз ителгән Лувр тондолары аңа 1398 елда заказ бирелгән биш алтарь образларының икесе булып тора. Шул ук вакытта Бельшоз Малуэль ярдәмчесе булып эшләгән вакытта тондоны башкарганын ихтимал дип фаразлыйлар, шулай итеп бу эшләрнең традицион атрибуциясеннән баш тарталар [6]. Жан Малуэль шулай ук портрет живописе, китап иллюминациясе, агач һәм таш сыннарны буяу өлкәсендә эшләгән; иң мәшһүрләре аның тарафыннан буялган Клаус Слютерның «Муса коесы» сыннары.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Мәрхәмәтлек Гайсәсе (Иоанн Инҗилче һәм ике фәрештә белән пьета). 1405—1410. Агач, май. Лувр, Париж
-
Зур Пьета-тондо (Гайсәне елау). Як. 1400. Агач, май, алтын. Лувр, Париж
-
Зур Пьета. Деталь
-
Бәби, фәрештәләр һәм күбәләкләре белән Кыз Мария. 1410. Җитен, темпера, май. Берлин картина галереясе
-
Герцог Иоанн Куркусыз портреты. 1404—1405. Агач, май. Лувр, Париж
-
Бәби белән Mадонна. Як. 1410. Агач, темпера. Лувр, Париж
-
Кече Пьета-тондо (шуңа карый дип фараз ителә). Як. 1390. Агач, май. Лувр, Париж
-
Табутка салу (остаханә). Агач, май, алтын. Лувр, Париж
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Roelofs Р. Maelwael: Johan Maelwael. Nijmegen-Paris-Dijon. Аrt around 1400. — Amsterdam: Rijksmuseum, 2017. — Рр. 13, 36, 40 (ISBN 978-94-6208-379-0)
- ↑ Казель Р., Ратхофер, И. Роскошный часослов герцога Беррийского. — М.: Белый город, 2002. — С. 218—219. — ISBN 5-7793-0495-5
- ↑ Дзуффи С. Большой атлас живописи. Изобразительное искусство. 1000 лет(рус.) / пер. с итал. С.И. Козловой и др. — 1-е изд. — М.: ОЛМА-Пресс, 2002. — С. 44. — 431 с. — 7000 экз. — ISBN 5-224-03922-3.
- ↑ Петрусевич Н. Б. Искусство Франции XV—XVI веков. — Л.: Искусство, 1973. — С. 36
- ↑ Châtelet A. Early Dutch Painting. Painting in the northern Netherlands in the fifteenth century. — Montreux, Lausanne, 1980. —ISBN 2-88260-009-7
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Малуэль эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мадонна с младенцем
- Мадонна с младенцем и ангелами
- Большая круглая Пьета (под влиянием Малуэля была также написана *
- Малая круглая Пьета)