Жемайт аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жемайт аты latin yazuında])
Жемайт аты
Жемайт аты узыш арбасында

Жемайт аты (литв. žemaitukai) — Литвада үрчетә торган җирле җигем атлар токымы. Токым җирле урман аты һәм гарәп айгырлары, олау атлары, юртаклар, асыл һәм ярым токымлы менге атлар белән кушылдыру аркылы китереп чыгарылган. Төсе соры, коба, кара, туры, җирән һ.б. Җилкә биеклеге 144, гәүдә кыек озынлыгы 145, күкрәк колачы 173, уч колачы 19 см. Литваның көнчыгыш төбәкләрендә жемайт атының эреләндерелгән төре китереп чыгарылган (җилкә биеклеге 152 см һәм биегрәк). Талымсыз, чыдам һәм күп эшли ала торган атлар. Иң зур тарту көче 700 кг. Сынауларда йөкләр белән (тарту көче 50 кг) 2 км ераклыгын 4 мин 42,6 с эчендә юртып узды. Токым литва олау атын китереп чыгарылу вакытында кулланылган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.