Жогорку Кеңеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жогорку Кеңеш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Жогорку Кеңеш

Герб или эмблема.

Тип
Тип

бер палаталы парламент

Җитәкчелек
Структура
Сайт

Жогорку Кеңеш, Кыргызстанның Жогорку Кеңеше (кырг. Кыргыз Республикасынын Жогорку Кеңеши, тат. Кыргызстанның Югары Шурасы (советы, киңәше) — Кыргызстанның 120 депутаттан торган бер палаталы парламенты, дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органы.

Жогорку Кеңеш пропорциональ система буенча 5 елга сайлана. Сайлау нәтиҗәләре буенча бер сәяси партиягә парламентта 65 мандат кына бирелергә мөмкин.

Кыргызстан Республикасының гамәлдәге Конституциясендә ил идарәсенең формасы күрсәтелмәгән. Ил Конституциясе нигезендә, Кыргызстан Республикасы суверен, демократик, хокукый, дөньяви, унитар, социаль дәүләт булып тора. Рәсми чыганакларда идарәнең парламент формасы турында хәбәр ителә, де-факто илдә парламент-президент идарәсе гамәлдә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бишкәктә Жогорку Кеңеш бинасы

Беренче Жогорку Кеңеш булып, рәсми рәвештә, «легендар парламент» исемен йөртә торган 12нче чакырылыш Кыргызстан ССР Югары Советы санала[1].

4 июнь — парламентаризм көне итеп билгеләнгән.

Формалаштыру процессы һәм төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елдан 2000 елга кадәр Жогорку Кеңешка депутатлар мажоритар система буенча сайланган. Ул ике палатадан — закон чыгару җыелышыннан һәм халык вәкилләре җыелышыннан тора.

1998 елгы реформа буенча Закон чыгару җыелышы 60 депутаттан тора (элек 35 депутат булган) , шуларның 15е партия исемлекләре буенча сайланган. Халык вәкилләре җыелышы 45 депутаттан тора (элек 70 урын булган). Барлыгы 105 депутат.

2005 елдан башлап мажоритар система буенча сайланган 75 депутаттан торган бер палаталы парламент гамәлгә кергән.

2010 елның 27 июнендә референдумда кабул ителгән Кыргызстан Республикасы Конституциясенең 70нче статьясы нигезендә, парламент составы партия исемлекләре буенча биш еллык срокка сайланучы 120 депутатка (элек — 90) кадәр зурайтыла.

Чакырылышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жогорку Кеңеш үз тарихын 1939 елданКыргыз Совет Социалистик Республикасы Югары Советыннан алып бара. Гамәлдәге чакырылыш 2015 елда узган парламент сайлауларында сайланган.

Жогорку Кеңеш чакырылышлары:

  • 1995 — «беренче чакырылыш»
  • 2000 — «икенче чакырылыш»
  • 2005 — «өченче чакырылыш»[2]
  • 2007 — «дүртенче чакырылыш» (соңгы сайлауларда 71 мандатны Курманбек Бакиев яклы «Ак Жол» партиясе ала) [3]. 2010 елның язында, дәүләт түнтәрелеше белән бәйле рәвештә, Жогорку Кеңеш Вакытлы хөкүмәт тарафыннан таратыла. Алга таба 2010 елның 6 июлендә КР Үзәк сайлау комиссиясе Жогорку Кеңешның 4нче чакырылыш эшчәнлеген туктату турында карар чыгара [1].
  • 2010 — «бишенче чакырылыш» — сайлаулар 2010 елның 10 октябрендә үткәрелә. Парламентка 5 сәяси партия уза[4].
  • 2015 — «алтынчы чакырылыш» — сайлаулар 2015 елның 4 октябрендә уза. Яңа сайлау кануны буенча, сәяси партияләргә парламентка узу өчен, тавыш бирүчеләр саныннан 7 % һәм һәр өлкәдә 0,7% тавыш җыярга кирәк була[5]. Рәсми нәтиҗәләр буенча, яңа парламентка 6 партия узган[6].

Алтынчы чакырылыш парламент составы:

Фракция Җитәкчесе Депутатлар саны
КСДП Иса Өмүркулов 38
«Республика-Ата Журт» Жыргалбек Турускулов 28
«Кыргызстан» Алмазбек Баатырбеков 18
«Өнүгүү-прогресс» Бакыт Төрөбаев 13
«Бир Бол» Алтынбек Сулайманов 12
«Ата Мекен» Алмамбет Шыкмаматов 11

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]