Эчтәлеккә күчү

Жозеф-Мари Вьен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жозеф-Мари Вьен latin yazuında])
фр. Joseph-Marie Vien
Сурәт
Ватандашлык  Франция
Титул граф[d]
Туу датасы 18 июнь 1716(1716-06-18)[1][2][3][…]
Туу урыны Монпелье
Үлем датасы 27 март 1809(1809-03-27)[1][2][3][…] (92 яшь)
Үлем урыны Париж
Күмелү урыны Пантеон[d]
Кабер сурәте
Ире яки хатыны Ребуль, Мария-Тереза[d][4]
Балалар Joseph-Marie Vien the younger[d][4]
Туган тел француз теле
Һөнәр төре рәссам, сәясәтче, дизайнер
Башкарган вазыйфа Первый живописец короля[d], член Охранительного сената[d] һәм директор[d]
Әлма-матер Академия живописи и скульптуры[d]
Шәкертләр Жак Луи Давид[d], Louis-Ami Arlaud-Jurine[d] һәм Jean-Jacques Forty[d]
Укытучылары Натуар, Шарль-Жозеф[d] һәм Giral[d]
Әсәрләр исемлеге list of paintings by Joseph-Marie Vien[d]
Әгъзалык Академия живописи и скульптуры[d] һәм Академия изящных искусств[d]
Жанр портрет[d]
Бүләкләр
Сурәтләнә Joseph-Marie Vien[d]
Әсәрләр җыентыгы Миннеаполис сәнгать музее[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Национальная галерея Канады[d], Дворец изящных искусств[d][7], Musée de Cahors Henri-Martin[d], Югары милли сынлы сәнгать мәктәбе[d], Художественный музей Кливленда[d], Музей Августинцев[d], Эрмитаж музее[d], Brest’s Museum of Fine Arts[d], Колумбусский музей искусств[d], Museo de Arte de Ponce[d], Музей изобразительного искусства[d], Musée des Beaux-Arts de Morlaix[d], Musée des Beaux-Arts de la ville de Paris[d], Museum of Grenoble[d], Карнавале[d], Musée départemental Georges de La Tour[d], Музей Фабра[d], Musée des Beaux-Arts d'Arras[d], Musée national du Château de Fontainebleau[d], Goya Museum[d], Музей изящных искусств (Реймс)[d], Музей истории Франции[d], Художественный музей Пикардии[d], Glynn Vivian Art Gallery[d], Королевский дворец в Варшаве[d], Музей изящных искусств[d], Musée des Beaux-Arts d'Angers[d], Musée des Beaux-Arts de Bordeaux[d], Музей изящных искусств Ренна[d], Wellcome Collection[d], Centre d'art Jacques-Henri-Lartigue - Musée d’art et d’histoire Louis-Senlecq[d], Burton Constable Hall[d], Musée Lambinet[d] һәм Музей изящных искусств (Труа)[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Joseph-Marie Vien
 Жозеф-Мари Вьен Викиҗыентыкта

Жозе́ф-Мари́ Вьен (француз телендә: Joseph-Marie Vien; 1716 елның 18 июне, Монпелье1809 елның 27 марты, Париж) — француз живописецы һәм педагог, тарихи картина остасы һәм портретист, неоклассицист мәктәбенең алдан килүчесе дип саналган инкыйлабка кадәр соңгы унъеллыкларның Париж академизмының соңгы эре вәкиле; ученик Шарль-Жозеф Натуар өйрәнчеге, Жак-Луи Давид остазы. Король живопись һәм сынчылык академиясе академигы (1754 елдан бирле; 1750 елдан бирле ассоциацияләнгән әгъзасы) һәм соңгы мөдире (1789-1793), Римда Француз академиясе мөдире (1775–1781), соңгы корольнең беренче живописецы (1789–1791).

Тормышы һәм иҗаты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Рәсем һәм живописьне Король живопись һәм сынчылык академиясендә Парижда Шарль-Жозеф Натуар җитәкчелеге астында өйрәнгән; аның яклавында Париж салоннары күргәзмәләрендә катнашкан. 1743 елда Италиягә сәфәр өчен стипендиягә хакны бирүче престижлы Рим премиясен откан. 1744 ел башында Римга килгән һәм Римда Француз академиясенә кергән. Италиядә Вьен барокко сәнгате йогынтысы кичергән, әмма Геркуланум һәм Помпеига барганнан соң, анда борынгы римлыларның дивар росписьсларын өйрәнеп классицизм тарафдары булган. Парижга кайтканнан соң ирекле рәссам буларак торган һәм яшәгән. 1750-нче елда үз живопись мәктәбен ачкан. 1750-нче елларда аның яклаучысы күренекле сәнгать тарихчысы, живопись җыючысы һәм сөючесе граф де Келюс булган. Шулай ук Дени Дидро аны яклаган, ул аның картиналарын дусларына һәм танышларына киңәш иткән, аның иҗаты турында уңай бәяләмәләр язган. Үзенең «Салоннар»ында (рәсми француз сәнгать күргәзмәләренең тәнкыйди тасвирламаларында) Дидро Ж.-М. Вьенны Париж академик мәктәбенең Карл Ван Лоодан соң “иң яхшы живописецы” дип атаган һәм: “Бу осталыкка кагыла. Фикер асылы һәм шигърилек – башка нәрсә. Ул буяулар белән ясый, сак итеп, бәлки артыгы сак итеп, әмма аның бөтен картиналарында да сокландыргыч осталык һәм гармониклык ачык күренә. Sapit antiquum», - дип өстәгән[8]. 1770-енче елларда Вьен король гобеленнар мануфактурасы өчен эшләгән. 1775 елда Римда Француз академиясенең мөдире булган. 1781 елда Франциягә кайткан һәм 1789 елда король Людовик XVI-ның беренче живописецы (Premier peintre du Roi) булган. француз инкыйлабының башлангыч чорында әз күренгән булган, әмма Наполеон Бонапартның күтәрелүе белән беренче консулның игътибар үзәгендә булган, ул Вьенны Саклау сенаты составына сайлаган (1799 елда); 1808 елда Беренче империя игълан ителүеннән соң Наполеон Вьенга Шәрәфле легион ордены командоры званиесен һәм граф дәрәҗәсен биргән [9].

Жозеф-Мари Вьен 1809 елда үлгән. Париж Пантеонында күмелгән. Аның хатыны (1757 елдан бирле) Мари-Тереза Вьен, туганда исеме Ребуль (1738-1806) – живописец-миниатюрист, акварелист һәм “кошлар, күбәләкләр һәм чәчәкләр” натюрморты жанрында гравёр. 1757 елдан бирле академик. Дидро мадам Вьенның “Чебиләр белән бүрекле кош” картинасында турында берникадәр татлы итеп (ирония белән сыман): “Искиткеч зур булмаган картина, кош матур, бик матур! Бүреге сокландыргыч...”, - дип язган. Әмма башка картина турында Дидро зәһәр итеп “Кыекбашларны, мадам Вьен, мөгаен, үзегез ясагансыз, ә тавыкны Сезгә ирегез ясарга ярдәм иткән!”, - дип әйткән[10]. Мадам Вьенның кайбер эшләрен Россия императрицасы Екатерина II сатып алган. Аларның улы – Жозеф-Мари Вьен Кечесе (1762—1848) – живописец-портретист һәм миниатюрист. Вьенның иҗаты француз живописе тарихында рококодан иртә классицизмга күчешне чагылдыра. Аның күпсанлы өйрәнчекләре арасында Жак-Луи Давид һәм Жан-Батист Лепренс[11].

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Joseph Marie (I) Vien
  3. 3,0 3,1 Benezit Dictionary of ArtistsOUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  4. 4,0 4,1 Union List of Artist Names — 2018.
  5. Guiffrey J. Liste des pensionnaires de l'Academie de France a Rome: donnant les noms de tous les artistes récompensés dans les concours du Prix de Rome de 1663 à 1907 — 1908.
  6. https://www.villamedici.it/fr/directeurs/vien-joseph/
  7. http://pba-opacweb.lille.fr/fr/search-notice?type=list&filters%5Bfacets.id%5D%5B%5D=5cc2aedf5c0284355b8b46c5
  8. Дени Дидро. Салоны: В двух томах. — М.: Искусство, 1989. — Том второй. — С. 191. Sapit antiquum (лат.): «Ощущается аромат античности»
  9. Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
  10. Дени Дидро. Салоны. — Том второй. — С. 93
  11. 1911 Encyclopædia Britannica/Vien, Joseph Marie - Wikisource