Corc Bize

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Corc Bize latin yazuında])
(Жорж Бизе битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Georges Bizet

Corc Bize (fr. Alexandre-César-Léopold Bizet, yäisä Georges Bizet [jorj biZÉ]) – Romantik erağa qarağan Fransuz kompozitorı häm pianist. Karmen äsäre belän tanılğan.

Tormış[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Georges Bizet 1838 yılnıñ 25 oktäberendä tua. Kompozitornıñ atası cır uqıtuçısı bula häm ulınıñ cır talantı buluın irtä sizep ala. Bizet un yäşendä Konsevatoriägä uqırğa alına. Konservatoriädä Bizetnıñ uqıtuçısı P.J.G. Zimmermann bula, soñınnan ulı Charles Gounod uqıtuçı hönären atasınnan miras itep ala. Gounod üsmer çağında berençe töple äsärlären icat itüçe yäş Bizetğa iñ zur yoğıntı yasıy. 1857 yılda Bizenıñ ber aqtlı Le Docteur Miracle (Serle Doktor) äsäre Jacques Offenbach tarafınnan oyıştırılğan konkursta berençe büläkne ala. Büläk Offenbachnıñ teatrında äsär quyılışın üz eçenä ala torğan bula. Şul uq yılnı Bizet Prize de Romeda ciñep, öç yıl İtaliädä uqu mömkinçelegen ala. Uqu tämäläp Parijqa qaytqaç, Bizetğa öç aqtlı libretto birelä. Häm şul librettodan Bizet 1863 yılda Théâtre-Lyrique teatrında Les Pêcheurs de perles (Ence ezläwçelär) äsären quya. Läkin ul tänqitçelär häm kiñ publika arasında qatnaş xislär tudıra. Kiläse berniçä yılda Bizet şäxsi pianino däresläre birep kön kürergä mäcbür bula. Kiläse biş yıl eçendä unğa yaqın opera proektın başlap cibärsä dä, Bizetğa 1872 yılnıñ mayına xätle säxnäläşterü bäxete tätemi. Ul opera, Djamileh, artıq uñış qazanmıy, läkin Bizet säxnäläşterü belän qänäğät qala, häm şul uq yılnı Opéra-Comique öçen öç aqtnı tämamlawın iğlan itä. Bu öç aqt soñınnan dönyaqüläm tanılğan Carmen operasın täşkil itä.

Georges Bizet 1875 yılnıñ 3 iyünenä dönya quya.

Äsärlär[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • La prêtresse, operetta (1854)
  • Le docteur Miracle, opéra bouffe (1857)
  • Don Procopio, opéra bouffe (1859)
  • Les pêcheurs de perles, opera (1863)
  • Ivan IV, grand opera (unfinished)
  • La jolie fille de Perth, opera (1867)
  • Noé, opera by Fromental Halévy finished by Bizet (1869)
  • L'Arlésienne, 'musique de scène' (1872)
  • Djamileh, one-act opera (1872)
  • Carmen, opera (1875)


Жорж Бизе

Жорж Бизе 1838 елның 25 октябрендә Парижда җыр укытучысы гаиләсендә туа. 1848 нче елда улының музыкаль талантын күреп, әтисе аны Париж консерваториясенә укырга бирә. Консерваторияне ул 1857 елда композиция классы буенча бик яхшы тәмамлый. Чыгарылыш курсында ук ул «Доктор Миракль» опереттасын яза.

Консерваториядән соң Бизе Рим премиясенә лаек була, ул үз осталыгын камилләштерү өчен Италиягә дәүләт акчасына озак вакытка бару хокукын ала. Италиядә ул «Дон Прокопио» (1859 ел) исемле беренче операсын иҗат итә.

Туган ягына кайткач, Бизе Париж сәхнәсенә «Энҗе эзләүчеләре» операсы белән чыга (1863 ел). 1866 елда В. Скотт романы буенча «Перт гүзәле»  операсы барлыкка килә. Музыка дәрәҗәләренә карамастан, бу опералар уңыш китерми, һәм 1867 елда Бизе кабат оперетта жанрына мөрәҗәгать итә («Мальбрук походка җыелды»), ә 1871 елда А. Мюссе «Намуна» поэмасы буенча «Җәмилә» операсын иҗат итә.

Чын танылу һәм дан композиторга А. Доде «Арль кызы» («Арлезианка») драмасы өчен язылган симфоник музыкасы китерә (1872 ел). Соңрак ул музыкадан ике оркестр сюитасы төзелә. «Арлезианка»дан соң  Бизе янә операга мөрәҗәгать итә: 1875 елда П. Мериме новелласы буенча «Кармен» операсын яза.

Барлык опера сәхнәләре аша узган  һәм музыка тарихында иң яраткан һәм популяр саналган француз опера реализмының очы дип танылган, әсәрнең Парижда беренче куелышы уңышлы булмый. Һәм тиздән ул опера театры репертуарыннан төшә. Яраткан бала-чаны Бизега шулай авыр була,  балачактан йөрәк бусагасыннан җәфа чигүе белән чирләгән композиторга,  бу фаҗига ахырына китерә — ул 1875 елның 3 июнендә Парижда вафат була.

1865 елда композиторның вафатыннан соң, аның кәгазендә «Иван Грозный» операсының партитурасын тапканнар, ул беренче тапкыр 1946 елда гына куелган.

Төп әсәрләре:

Опералар: «Дон Прокопио», «Энҗе эзләүчеләре», «Перт гүзәле», «Җәмилә», «Кармен».

Оперетта: «Мальбрук походка җыелды»

Симфоник музыка: «Арль кызы» («Арлезианка»)


Sıltamalar[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]