Жёлтое татар-башкорт педагогика укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жёлтое татар-башкорт педагогика укуханәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Жёлтое татар-башкорт педагогия укуханәсе
Элеккеге исемнәр Ырынбур татар педагогика техникумы
Нигезләү елы 1920
Ябылу елы 1955
Урын РСФСР байрагы Жёлтое авылы Сарыкташ районы Ырынбур өлкәсе

Жёлтое татар-башкорт педагогика укуханәсеЧкалов өлкәсе (1958 елдан Ырынбур өлкәсе) Сарыкташ районының татар казачийлары авылы Желтоеда[1] эшләгән урта-һөнәри мәгариф йорты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли кадрлар – мөгаллимнәр әзерләүче махсус урта һөнәри уку йорты 1920 елда Ырынбур шәһәрендә «Хөсәения» мәдрәсәсе җирлегендә «Татар халык мәгарифе институты» буларак ачылган. 1923 елданЫрынбур татар педагогика техникумы. 1927 елда башкорт бүлекчәсе ачыла. 1935 елда Богырыслан шәһәренә күчерелә, Татар-башкорт педагогика техникумы (1937 елдан Татар-башкорт педагогика укуханәсе) буларак эшләп китә.

1941 ел сугыш башлану сәбәбе белән училище каладан Чкалов өлкәсе Сарыкташ районы Желтое авылына күчерелә. Уку шартлары начар булса да, училищега керү өчен конкурс зур була. Мәсәлән, 1954/55 уку елында 170 абитуриенттан гариза тапшырылган, шулардан 30ы гына 1нче курска кабул ителгән. Шуларның 21е — уку алдынгысы буларак имтихансыз кабул ителгән.[2] Башкортча кадрлар булмау сәбәпле, уку-укыту процессы татар телендә генә алып барыла. Башкорт теле һәм әдәбияты 1951/52 уку елыннан гына программага кертелә. Шулай булуга карамастан, уку йорты Ырынбур өлкәсе башкортлары һәм күрше Башкортстан районнары өчен мәгариф үзәге булып тора. Биредә булачак башкорт язучы-шагыйрьләре, мәс., Равил Бикбаев белем алалар.

1955 елда училище бетерелә. Көндезге бүлекне Богырыслан урыс педагогика укуханәсенә күчерәләр. Читтән торып уку бүлеген Ырынбур өлкәсе Акболак бистәсендәге урыс педагогика укуханәсенә кушалар.

Танылган шәкертләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Богырсланда укыганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәләй Вәгыйзов — педагог, татар балалары өчен «Әлифба» китабы авторы (1921 елда укырга керә).
  • Гыйззәтулла Габидуллин (Гыйз-әл Габид) — Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре (1935-1937).

Желтоеда укыганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дамир Куватов – фәннәр докторы, Башкортстан авыл хуҗалыгы университеты профессоры (1948 - 1951 елларда укыган)[3]
  • Мәргән Мирзабәков – «Советская Россия» хәбәрчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1942-1945 елларда укыган)

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда укуханәне тәмамлаучылар очрашуы була. «Без Жёлтое педагогика укуханәсеннән» (рус. Мы из Желтинского педагогического училища) китабы нәшер ителә.[4]

Юкка чыккан милли кадрлары әзерләү йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]