Реваль Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Реваль Закиров latin yazuında])
(Закиров Реваль битеннән юнәлтелде)
Реваль Закиров
Туган телдә исем Реваль Мөхәммәтгали улы Закиров
Туган 8 март 1941(1941-03-08) (83 яшь)
Татарстан, Балтач районы, Балтач авылы
Милләт татар
Һөнәре галим, уйлап табучы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Реваль Закиров 1941 елның 8 мартында Балтач авылында туган. Илдус Закировның энесе.

1958 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый һәм Казан авиация институтына укырга керә. 1964 елда институтны тәмамлагач Ижау шәһәренә җибәрелә, 1966 елга кадәр фәнни-тикшеренү институтында инженер-технолог булып эшли.

Р.Закиров 1966 елда Казанга кайта һәм технология һәм производствоны оештыру фәнни-тикшеренү институтында конструктор, инженер, фәнни-тикшеренү секторы нәчәлниге булып эшли. 1979 елда «Очу аппаратлары җитештерүче махсус средстволарны проектлаганда эксперимент элементларын типлаштыру» темасына диссертация яклый, техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Бүгенге көндә Казан техник университетының очу аппаратлары җитештерү технологиясе кафедрасында эшли, доцент. «СССРның уйлап табучысы» билгесенә, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) көмеш медаленә лаек булган. Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Галим, 60тан артык фәнни хезмәт авторы, алты патентка ия.

Р.Закиров велосипед спорты буенча СССРның спорт мастеры нормасын үтәгән. Команда составында һәм шәхси ярышларда берничә мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионы титулларын яулаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]