Залог (хокук)
| Залог |
|---|
Гражданлык хокукында залог — йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү чарасы. Теләсә нинди милек, шул исәптән әйберләр һәм милек хокуклары, залог предметы була ала, ләкин тартып алуга дучар ителмәгән милек, кредиторның шәхесе белән аерылгысыз бәйле таләпләр, мәсәлән, алимент түләү, гомергә яки сәламәтлеккә китерелгән зыян өчен компенсация таләп итү һәм закон белән башка кешегә күчү тыелган башка хокуклар кала.
[1] . Банклар күбесенчә акча салучылар ышанып тапшырган акчаны бурычка биреп тора. Бу акчаларны югалтулардан саклау өчен, банклар заемчының кире кайтару сәләтен тикшерү белән беррәттән, саклануның тагын бер юлын уйлап тапканнар. Алар заемчыдан саткан очракта, аның кредитын кире кайтаруны тәэмин итәрлек милке булу турындагы дәлилләр китерүен, яки хәтта аны залогка салуын таләп итәләр.
Залог — заемчының (бурычка акча алучының) уз бурычын кайтара алмау очрагын аста тотып, аның тарафыннан банк контроленә яки карамагына сатарга рохсәт итеп тапшырылган милке.
Мәсәлән, коммерция фирмасы үз кибете өчен товарлар алырга дип банктан ссуда сорый. Бу очракта банк әлеге товарларның ссуда буенча залог буларак теркәлүен һәм хәтта аның хезмәткәрләре контроле астына тапшырылуын таләп итә ала. Әгәр дә фирма бурычын вакытында түли алмаса, банк аның бу товарларын үзенә алырга һәм, түләргә сәләтсез заемчы аркасында килеп чыккан югалтуларын каплау өчен, аларны мөстәкыйль рәвештә үзе сатарга мөмкин, һәрхәлдә, кредит һәрвакыт залогны сатудан алыначак керемгә караганда азрак суммада бирелә. Монда товарларның начар сатылып, аларның бәяләрен төшерү ихтималы истә тотыла.
Мәсәлән, торак алырга кредит (ипотека кредитлары) биреп. Россия банклары заемчы кредит хисабына алган фатирны үзләренә алу хокукын шартнамәдә искәртәләр. Шулай итеп, банк залогка салынган фатирны яңа хуҗага сатып җибәрергә һәм акча салучыларның беренче эшлексез заемчыга кредит итеп бирелгән акчаларын кире кайтарырга мөмкин.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ГК РФ Статья 336. Предмет залога \ КонсультантПлюс. www.consultant.ru. әлеге чыганактан 2024-12-07 архивланды. 2024-12-04 тикшерелгән.