Заман (төркем)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заман (төркем) latin yazuında])
Заман (төркем)
Жанр

World Music, Indie, Fusion, Electro

Состав

Мөфтәхин Радмир, Мөфтәхина Елена, Хәмзин Айҙар, Рәхимов Ришат, Попов Александр, Илембәтов Ислам

www.zaman-music.com


Turkvision — 2015 — World Television Music Contest

«Заман» — World Music жанрында чыгыш ясаучы Россия музыкаль төркеме, башкорт, рус, инглиз, казакъ телләрендә җырлый. Стиленең нигезендә башкорт фольклоры ята. «Заман» төркеменең репертуары автор композицияләреннән һәм башкорт халык җырларының заманча эшкәртмәләреннән тора.

Коллектив 2014 елда Мәскәүдә гитарачы һәм продюсер Радмир Мөфтәхин тарафыннан оештырылган.

Коллектив алдына башкорт халык традицияләрен фольклор белән заманча музыка синтезы аша саклау бурычы куелган.

«Заман» төркеме

Коллективның составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөфтәхин Радмир — төркемнең җитәкчесе, гитара, думбыра.
  2. Мөфтәхина Елена — төркемнең солисты, вокал, кумыз.
  3. Хәмзин Айдар — композитор, клавишасы, вокал.
  4. Рәхимов Ришат — бас-гитара, саксофон, диджериду, вокал, калимба.
  5. Попов Александр — бәрмә музыка кораллары, перкуссия.
  6. Илембәтов Ислам — курай.
  7. Шәрәфетдинова Эльза — флейта.
  8. Ерин Василий — өзләү, торба.

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коллективның дебюты 2014 елда «Лужники» олимпия комплексының Спорт сараендагы «Россия» дәүләт үзәк концерт залында була. Анда коллектив төрки халыкларының «Нәүрүз» гомуми кала бәйрәмендә Башкортстан исеменнән чыгыш ясый.

  • «ZAMAN» төркеме Башкортстан Республикасында «Turkvision — 2014» конкурсының сайлап алу турында беренче урын ала һәм халыкара «Turkvision — 2014» телевизион конкурсында республикадан лаеклы вәкил булып катнаша. Абруйлы жюри фикере һәм смс аша тавыш бирү буенча, Азиянең иң яхшы өч коллективы хисабына кереп, III урынны яулый.
  • «ЗАМАН» Аз санлы халыкларның «Suns Europe — 2015» халыкара конкурсында (Удинэ, Италия), Башкортстан Республикасы (Россия) исеменнән чыгыш ясап, II урынны ала. Конкурсның финалында бөтенесе 30 дан артык коллектив чыгыш ясый.
  • 2016 елда «Заман» төркеме Мәскәү халыкара музыка йортында РСФСР-ның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Королевам красоты» дигән концер программасында катнаша.
  • 2016 елда төркем этник музыка өлкәсендә «Russian World Music Awards» беренче Россия премиясенә номинацияләнә.
  • 2016 ел (ноябрь) — Zaman — Рига шәһәрендә БМО булышлыгы белән үткәрелә торган International Day for Tolerance'та (халыкара толерантлык көнендә) Россиянең ЮНЕСКО-дагы вәкиле.
  • 2017 ел (февраль) — Суытма / Пульсым диких птиц (башкорт һәм рус телләрендәге версияләр) җырына дебют клибы премьерасы.
  • 2017 ел (апрель) — төркем «Суытма» җыры белән «Liet international — 2017» конкурс-фестивалендә (Кеутукейну шәһәре, Норвегия) чыгыш ясый.
  • 2017 ел (июнь) — «Заман» төркеменең «Nomad way» фестивале һәм «Astana Expo 2017» (Астана каласы, Казакъстан) чикләрендә зур соло концерты.

Вокаль-инструменталь ансамбль берничә тапкыр Башкортстан Республикасының Мактаулы грамотасы белән бүләкләнә, шулай ук милли мәдәниятне саклаган, популярлаштырган, Россиядә һәм чит илләрдә Башкортстан Республикасының уңай имиджын тудырган өчен Башкортстан Башлыгының Гранты белән билгеләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]