Замбиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Замбиядә ислам latin yazuında])
Замбия дәүләт флагы
Ил башкаласы Лусака(ингл.) мәчете (уңда). Сулда ― Һинд дине гыйбадәтханәсе

Замбиядә ислам (ингл. Islam in Zambia, гарәп. الإسلام في زامبيا‎) ― азчылык дине. 1996 елгы Конституция нигезендә[1], Замбия рәсми рәвештә христианнар (4/5 өлеше протестантлар, 1/5 өлеше католиклар) дәүләте булса да, илдә дин иреге таныла һәм яклана[1]. Күпчелек шәһәрләрдә Бәһаи ― 1,5 %, индуистлар ― 0,5 %, аз санлы яһүдләр (ашкенази) җәмгыятьләре эшчәнлек алып бара.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам хәзерге Замбия территориясенә XII гасыр урталарында Көнчыгыш Африка ярларыннан гарәп сәүдәгәрләре һәм коллар сәүдәгәрләре белән бергә үтеп керә башлаган.

Занзибар солтанлыгында Оман династиясе идарә иткән чорда гарәп сәүдәгәрләре Замбия территориясенә Танзания, Малави һәм Мозамбикта урнашкан үз базаларыннан килеп җиткән. Йөзәр ел дәвамында Замбия һәм күрше илләрдән дүрт миллионнан артык кол урланган һәм Һиндстанга, Гарәбстан ярымутравына сатып җибәрелгән [2].

Күп кенә мөселманнар Замбиягә Британия колониясе чорында килгән[3]. Алар ― нигездә, Ливингстоннан(ингл.) Лусакага тимер юл төзүдә катнашкан Һиндстан һәм Пакистан ватандашлары. Мөселманнар Ливингстон ― Лусака тимер юлы буенча торак пунктлар булдырган. Британиянең колониаль хакимияте илдә ислам таралуга юл куймаган, шунлыктан илнең төп халкы аз санда ислам динен кабул иткән.

Саны һәм таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар турында төрле чыганак төрле мәгълүмат бирә. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматы ил халкының 2,2 % ы [4] ― мөселманнар дип белдерә. Хәзер Замбиядә 563 089 мөселман яши, бу халыкның гомуми саныннан 5 % тәшкил итә. Шулай ук Замбиянең төп халкының ислам динен кабул итү тенденциясе дә арта бара.

Мөселманнар эре шәһәрләрдә яши [1]. Ислам дине тарафдарларының зур күпчелеге ― сөнниләр, шулай шигыйлар бар. 500 кеше Әхмәдия җәмгыятенә карый[5] [6]. Көнбатыш Африка һәм Якын Көнчыгыш мөһаҗирләре мөселман халкының калган өлешен тәшкил итә.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Замбиядә 67 ислам гыйбадәтханәсе (мәчетләр, ислам үзәкләре) урнашкан. Мөселманнар балаларын Коръән өйрәнү өчен шәхси мәктәпләрдә укытуга өстенлек бирә.

Оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Замбиядә Ислам җәмгыяте, Мөселман яшьләре берлеге, Мөселман хатын-кызлары лигасы, Ислам фонды кебек иҗтимагый оешмалар актив эшчәнлек алып бара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Constitution of Zambia, 1991(Amended to 1996). Scribd.com, 30 June 2008
  2. The impact of the slave trade on Africa. Le Monde diplomatique (1998-04-01). 2016-12-23 тикшерелгән.
  3. Juergensmeyer, Mark; Roof, Wade Clark, eds (2011). Encyclopedia of Global Religion. SAGE Publications. ISBN 9781452266565. https://books.google.com/books?id=WwJzAwAAQBAJ&q=zambia+religion&pg=PA1399. 
  4. 2010 Census of Population and Housing. әлеге чыганактан 2015-10-26 архивланды. 2021-11-13 тикшерелгән.
  5. Some basics of religious education in Zambia. 2007. ISBN 9789982073370. https://books.google.com/books?id=sbElAQAAIAAJ. Retrieved 30 March 2014. 
  6. .