Эчтәлеккә күчү

Заратустра шулай әйткән (Штраус)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заратустра шулай әйткән (Штраус) latin yazuında])

«Зарату́стра шулай әйткән» (алман телендә: Also sprach Zarathustra) — алман композиторы Рихард Штраусның симфоник поэмасы. Фридриха Ницшеның «Заратустра шулай әйткән» китабыннан илһам астында 1896 елда язылган.

программалы әсәр булып тора; тынышларсыз башкарыла торган тугыз фрагменттан тора. Фрагментларның атамалары әдәби беренчел чыганакның кайбер бүлекләрнең атмаларын кабатлый. Симфоник поэма дүртләтелгән оркестр өчен язылган.
Партитурада шулай ук орган һәм чаң кулланыла.

Премьера Майндагы Фракфуртта автор идарәсе астында оркестр башкаруында булган. Шуннан бирле әсәр дөнья симфоник репертуарына нык кергән.

Премьера Майндагы Фракфуртта автор идарәсе астында оркестр башкаруында булган. Шуннан бирле әсәр дөнья симфоник репертуарына нык кергән.

  1. Кереш, яки Таң ату
  2. Теге яктан бүтән дөнья кешеләре турында
  3. Бөек зарыгу турында
  4. Шатлыклар һәм дәртләр турында
  5. Соңгы юлга озату җыры
  6. Фән турында
  7. Тазаручы
  8. Бию җыры
  9. Төнге сукбай җыры

Сәнгать мөнәсәбәтендә симфоник поэма туучы модернизмга тартылучы соң алман романтизмының ачык мисалы булып тора. Автор күп Вагнер хасиятләрен үзләштерә һәм мәхәббәт белән чагылдыра, беренче чиратта , прежде всего, свойственное Вагнерга хас үтә педантизмның һәм берникадәр дәрәҗәдә музыкаль «ялыктыру»ның һәм дәртле драматизмның парадоксаль күршелеге. Күренекле мелодист булмыйча, Штраус тыңлаучыны шуларның берсе әсәрнең титул темасы булган оркестр буяуларында уникаль табышлар белән сокландырып «оркестровка белән ала».[1] Музыкаль үсешнең әдәби беренчел чыганак белән бәйләнеше ачык күренә: музыка тәңгәл килүче бүлекләрнең турыдан-туры иллюстрациясенә якын, ә Ницшеның шигъри-фәлсәфи образлары автор тарафыннан әдәби-сурәтләү теленә тырышып тәрҗемә ителгән.

Башлангыч тактларны куллану

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Поэманың музыкасы Стэнли Кубрикның «2001 елның Галәм одиссеясы» (һәм шулай ук күп кимрәк әһәмиятле кинотасмаларда) кулланылган булган, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телетапшыру бизәлешендә (башында), «Ле-Манның 24 сәгать» узышларында (җылыту түгәрәге) ахырында кулланыла. Элвис Пресли Лас-Вегаста «Интернациональ» кунакханәсендә концертларын бу музыкаль поэмадан увертюра белән ачкан. Deep Purple аннан фрагментларны үзенең икенче альбомында кулланган. Тима Бёртонның «Чарли һәм шоколад фабрикасы» фильмында телепортация өчен әзерләнгән Шоколад пәйда булуда музыкаль фон сыйфатында кулланыла. Limp Bizkit Rock Am Ring 2009-да чыгышларын ачканда Кереш сүзне башкарганнар. Black Rebel Motorcycle Club увертюраны As Sure As The Sun җырында кулланганнар. Музыка шулай ук Милтон Кейнс, Бөекбритания 2005 елның җәендә фестиваль вакытында сәхнәгә Green Day рок-төркеме чыгышы өчен кулланылган булган. 1978 елның Hot Gossip бию төркеменең синглы «I Lost My Heart To A Starship Trooper» поэманың беренче биш нотасыннан башлана.

«Так говорил Заратустра шулай әйткән» поэмасын күп күренекле оркестрлар һәм дирижёрлар башкарган, алар арасында Герберт фон Караян, Рудольф Кемпе, Фриц Райнер, Бернард Хайтинк. Поэманың яңгыравының уртача озынлыгы — якынча 30 минут.

  • Ганс Мериан. Симфоническая поэма Рихарда Штрауса «Так говорил Заратустра»: Этюд о современной программной симфонии (алман. Richard Strauss' Tondichtung Also sprach Zarathustra: Eine Studie über die moderne Programmsymphonie; 1899, русский перевод 1909)
  • Mathias Hansen (Hrsg.): Richard Strauss. Die Sinfonischen Dichtungen (Taschenbuch) Bärenreiter, Kassel 2003, ISBN 3-7618-1468-2.
  • Gottfried Eberle: Also sprach Zarathustra. Tondichtung frei nach Nietzsche op. 30. In: Wulf Konold (Hrsg.): Lexikon Orchestermusik Romantik. Band 3: S-Z. Piper/Schott, Mainz 1989, ISBN 3-7957-8228-7, S. 902—905.
  • Rudolf Kloiber: Handbuch der Symphonischen Dichtung. 3. Auflage. Breitkopf & Härtel, Wiesbaden 1990, ISBN 3-7651-0018-8, S. 162—166.