Ирек Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Зарипов latin yazuında])
(Зарипов Айрат улы Ирек битеннән юнәлтелде)
баш. Ирек Айрат улы Зарипов
Җенес ир-ат
Сурәт
Ватандашлык  Россия
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Россия
Туу датасы 27 март 1983(1983-03-27) (40 яшь)
Туу урыны Стәрлетамак, БАССР, РСФСР, СССР
Балалар ул һәм кыз
Һөнәр төре биатлонист
Спорт төре Биатлон
Катнашучы Кышкы Паралимпия уеннары 2010[d], Кышкы Паралимпия уеннары 2010[d], Кышкы Паралимпия уеннары 2010[d], Кышкы Паралимпия уеннары 2010[d], Кышкы Паралимпия уеннары 2010[d], чемпионат мира[d] һәм Чемпионат России[d]
Әгъзалык Башкортстан Корылтае
Бүләкләр

Зарипов Ирек Айрат улы (27 март 1983 ел) — Россиянең атказанган спорт мастеры,[1]. Җәмәгать эшлеклесе. Ванкувердагы физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары — Паралимпиаданың дүрт тапкыр чемпионы, Сочи олимпиадасында Россия вәкиле, терәк-хәрәкәт әгъзалары зарарланган инвалидларның Россия физкультура һәм спорт федерациясенең беренче вице-президенты. Халык телендә "Башкорт Маресьевы" дигән исем алган, аның спорт буенча иптәшләренә рәсми рәвештә дә "заман Маресьевлары" дигән шушындый бүләкләр тапшырыла[2]

Дмитрий Медведев Ирек Зариповка IV дәрәҗә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» орденын тапшырды

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирек Айрат улы Зарипов 1983 елның 27 мартында Башкорт АССР ның Стәрлетамак шәһәрендә туган.

2000 елда — 17 генә яшьлек чагында автомобиль һәлакәтеннән соң аның ике аягын да кисәләр.

Инвалидлыгына карамастан Һөнәрчелек лицеен һәм Башкортстан икътисади-юридик колледжын тәмамлый[3] . «Идел» спорт клубында күнегүләргә йөри башлый (беренче тренеры — Ф. Н. Габдуллин) [4].

Ирек спортның төрлеләрендә: җиңел һәм авыр атлетика, йөзү, өстәл теннисы үзен сынап карый.

2004 елда аны Башкортстан Республикасының җиңел атлетика буенча командасына кертәләр; Россия чемпионатында ул чаңгы узышы һәм биатлон буенча өлкән тренер Ирина Громова белән таныша. Ул аңа Башкортстанда танылган тренер Салават Гомәровка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Билгеле булуынча, Паралимпия уеннарында катнашучы спортчыларның нинди яктан инвалид булуына карап, ярышлар алты категориягә бүленә. Ирек ампутация кичергән спортчылар өчен категориягә керә һәм кышкы спорт төрен сайлый да инде. Гомәров Ирекне чаңгы ярышларында катнашырга әзерли башлый Ул шулай ук Әмир Гомәровтән дә сабаклар ала [5].

2005 елдан Башкортстан югары спорт осталыгы мәктәбе өчен чыгыш ясый (тренеры — А. А. Гомәров)[4].

2005 елдан Россия җыелма паралимпия командасы әгъзасы.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. 2008 елның 21 мартында улы Айнур дөньяга килгән.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның июнендә III Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Стәрлетамак делегаты булып катнаша[6]

2010 елдан — Россия терәк-хәрәкәт ағзалары зарарланган инвалидларның физкультура һәм спорт федерациясе беренче вице-президенты.

Урал физик культура академиясе әгъзасы.

Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1 Алтын —2009 елда Россия чемпионаты — 1 урын (5 км)
  • 2 Көмеш —2009 елда донъя чемпионаты — 2 урын
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары— 1 урын (биатлон, 2, 4 км)
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 урын (чаңгы узышы,15 км.)
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 урын (биатлон, 12,5 км.)
  • 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 место (чаңгы узышы, 10 км.)
  • 2 Көмеш — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 2 урын (чаңгы узышы, 1 км.)

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • IV дәрәҗә Ватан каршында күрсәткән хезмәтләре өчен (2010 елның 26 мартында спорт һәм физик культураны үстерүдәге өлеше һәм X Паралимпиадасында (Ванкувер, Канада) күрсәткән югары казанышлары өчен[7]
  • Россиянең атказанган спорт мастеры (2010)[8]
  • «Башкортстан Республикасы алдында күрсәткән эшчәнлеге өчен» ордены (2010)[9]
  • БашкортстанРеспубликасының Хөрмәт грамотасы (2006 елның 24 апреле)[10][11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Приказ о присвоении почетного спортивного звания "Заслуженный мастер спорта России". әлеге чыганактан 2012-04-20 архивланды. 2010-06-27 тикшерелгән.
  2. Вручена премия Мухиной
  3. Хесина, Виктория. «А Ирек-то наш золотой!» Паралимпийские игры в Сочи: цена побед Зарипова // Аргументы и факты. — 2014. — № 10 (1739) за 5 марта. — С. 52—53.
  4. 4,0 4,1 УЧАСТНИКИ ЗИМНИХ ПАРАЛИМПИЙСКИХ ИГР В ТУРИНЕ ИЗ БАШКОРТОСТАНА
  5. Президентская благодарность тренеру
  6. Вахит Рахматович Абдрахимов, глава администрации городского округа город Стерлитамак о делегации Стерлитамака на всемирном курултае башкир 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 26 марта 2010 года № 373, archived from the original on 2013-10-29, retrieved 2020-09-02 
  8. Ирек Зарипов, Мария Иовлева, Роман Петушков, Николай Полухин и Михалина Лысова стали заслуженными мастерами спорта, archived from the original on 2014-01-03, retrieved 2020-09-02 
  9. Президент Башкортостана Муртаза Рахимов наградил Ирека Зарипова и Кирилла Михайлова, archived from the original on 2020-12-05, retrieved 2020-09-02 
  10. М. Г. Рахимов подписал указы о награждении спортсменов-олимпийцев, archived from the original on 2020-06-09, retrieved 2020-09-02 
  11. Указ Президента Республики Башкортостан от 24 апреля 2006 года № УП-160 «О награждении Почётной грамотой Республики Башкортостан работников физической культуры Республики Башкортостан»(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]