Эчтәлеккә күчү

Зарифа Будагова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зарифа Будагова latin yazuında])
азәрб. Zərifə İsmayıl qızı Budaqova
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 28 апрель 1929(1929-04-28)
Туу урыны Ереван, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлем датасы 10 ноябрь 1989(1989-11-10) (60 яшь)
Үлем урыны Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ире яки хатыны Будагов, Будаг Абдулали оглы[d]
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе филология, тел белеме, төркиятчелек һәм төрки телләр
Эш урыны Институт языкознания имени Насими[d]
Әлма-матер Ереванский азербайджанский педагогический техникум[d] һәм Әзербайҗан дәүләт педагогика университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор һәм профессор[d]
Академик дәрәҗә филология фәннәре докторы[d]

Зарифа Исмаил кызы Будагова (азәрб. Zərifə İsmayıl qızı Budaqova ; 28 апрель, 1929, Ереван, Әрмәнстан ССР, СССР — 1989 елның 10 ноябре, Бакы, Әзербайҗан ССР, СССР) — совет Әеәрбайҗан галиме, филолог, лингвист, тюрколог Филология фәннәре докторы (1963), профессор (1968), Әзербайҗан ССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1980). Әзербайҗан ССРның атказанган фән эшлеклесе

Зарифа Будагова 1929 елның 28 апрелендә Әрмәнстан ССРның Ереван шәһәрендә азәрбайҗан гаиләсендә туган.

1946 елда ул Ереван педагогия училищесын тәмамлый һәм Ереван педагогия институтының Әзербайҗан теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. 1948 елда ул Әзербайҗан ССРның Бакуга күченә һәм белемен Әзербайҗан педагогия институтының Әзербайҗан теле һәм әдәбияты факультетында дәвам итә, 1949 елда аны кызыл диплом белән тәмамлый[1].

Шул ук елны ул Мәскәүдәге СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтының төрки телләр секторында аспирантурага керә. 1953 елда филология буенча кандидатлык диссертациясен яклый.

1953 елдан 1955 елга кадәр ул Мәскәүдәге СССР Фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1963 елда ул «Хәзерге әдәби әзербайҗан телендә гади җөмлә» темасына докторлык диссертациясен яклый, әзербайҗан фәннәре тарихында филология буенча докторлык дәрәҗәсен алган беренче хатын-кыз була. 1968 елда Зарифа Будаговага төрки телләр профессоры исеме бирелә.

1980 елда Зарифа Будагова Әзербайҗан ССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана[2].

1984-1988 елларда Зарифа Будагова Әзербайҗан ССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры урынбасары булып эшли. 1988-1989 елларда ул әлеге институт директоры вазифасын били.

Зарифа Будагова 1989 елның 10 ноябрендә Әзәрбайҗан ССРның Бакуы шәһәрендә вафат була[1].

Зарифа Будагова — дөньякүләм танылган теоретик лингвист. Галимә җитәкләгән филология мәктәбе тел турындагы заманча фән дәрәҗәсендә булдырылган. Ул азәрбайҗан һәм гомуми лингвистика, шулай ук төрки лингвистика өлкәләрендә әйдәп баручы белгеч, берничә фундаменталь монография, дәреслек, уку-укыту ярдәмлеге һәм йөз илледән артык фәнни мәкалә авторы. Ул шулай ук яшь тикшеренүчеләрне әзерли, һәм аның җитәкчелегендә дистәләгән кандидатлык диссертацияләре яклана.

Зарифа Будагова өч томлы фундаменталь хезмәт авторы. Ул «Хәзерге әзербайҗан телендәге сүзтезмәләр», « Әзербайҗан теле буенча үзлекле өйрәнү кулланмасы», «Әзербайҗан әдәби теле стилистикасы», «Хәзерге әзербайҗан әдәби теле» һәм "Әзербайҗан теленең семасиологиясе " исемле коллектив монографияләрне редакцияләгән.