Затон мәктәбе музее сәхифәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Затон мәктәбе музее сәхифәләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


         Спас Затоны 3000 кеше яшәгән матур фабрика – заводлы авыл булып исәпләнгән. Анда училище, чиркәү – мәхәллә мәктәбе, хастаханә, кулланучылар җәмгыяте, 1842 елда негез салынган параходлар кичүе дә була. Механика заводы Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә билгелле булган. Завод үзенең җиңел параходлары белән дан тоткан. 
          1842 елда “Су анасы” параход җәмгыяте Никольский ат фермасының корылмаларын сатып алган. Спас өязе Затонда кышлаучы судноларны ремонтлау өчен  слесарь һәм токарь остаханәсе булдырылган. 
          Спас Затоны Спас шәһәреннән Идел елгасына таба тугыз чакрым ераклыкта урнашкан. Бу судноларга кышлау өчен иң уңайлы урын булган. 

50 нче еллар ахырында остаханәләр яңа җиһазлар белән тулылана. 1858 елда Англиядән остаханәгә бик күп яңа җиһаз кайтарыла. 1859 елда Затонда механик цехның кирпеч бинасы төзелә. Бу завод югары сыйфатлы продукция чыгара башлый. 1876-1913 нче елларда завод 18 параход төзи. 1. “Бөек княжна Ольга Николаевна “ 2. “Царевна Мария” 3. “Царь Николай”' 4. “Император Александр II” 5. “Император Николай I» 6. “Граф Строганов” 7. “Ермак” 8. “Дмитрий Донской” 9. “Александр Невский” 10. “Олег Вещий” 11. “Петр Великий” 12. “Великая княжна Ксения” 13. “Святослав” 14. “Константин Кофман” 15. “Фельдмаршал Суворов” 16. “Шхуна” “Дело” 17. “Константин” 18. “Императрица Мария Фёдоровна”


         Каргин Вячеслав Викторович 1946 нчы елда Спасс Затонында туа. Затон урта мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, 1960 нчы елда Казан елга техникумына судно йөртүчегә укырга керә. Техникумнан соң ул Казан портында су асты канатлары булган “Метеор” корабленә матрос булып эшкә урнаша. 1964 нче елда Совет Армиясе сафларына алына, төньяк флотта хезмәт итә. Армия сафларыннан соң, Вячеслав яңадан эшләгән урынына кайта, механик булып эшли башлый. 1997 нче елда вафат була. Хәзер ул эшләгән “Метеор” “Механик Каргин” исемен йөртә.