Түләк һәм Сусылу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түләк һәм Сусылу latin yazuında])
(Заятүләк белән Сусылыу битеннән юнәлтелде)
Заятүләк белән Сусылу

Асылыкүл
Жанр:

дастан

Автор:

халык

Оригинал теле:

татар, башкорт теле

Әсәр тексты Викитекада

Түләк һәм Сусылу (Заятүләк белән Сусылу,[1] баш. Заятүләк менән Һыуhылыу) — татар һәм башкорт сүз сәнгате истәлеге, дастан.[2][3][4] Шигъри‑чәчмә формада язылган.[5]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1843 елда беренче тапкыр «Москвитянин» журналында Владимир Даль «Башкирская русалка» дигән атама астында рус телендә бастыра. Бу әсәр проза белән язылган була, шул ук вакытта башкорт вариантларында кайбер өлеш җыр-шигырь формасында бирелә.[2]

1850 елларда Лев Суходольский тарафыннан уфа татарларыннан язып алынган һәм 1858 елда «Башкирская легенда о Туляке» дип аталган вариант әкиятнең иң архаик варианты булып тора.[2] Беренче басмадан аермалы буларак, бу вариантта кайбер өлеше шигъри формада тәкъдим ителә. Г.Н. Потанин үзенең «Дочь моря в степном эпосе» хезмәтендә Л. Суходольский вариантына мөрәҗәгать итә. «Заятүләк белән Сусылу» сюжетын ул конкрет тарихи нигездә барлыкка килгән башкорт шигъриятенең оригиналь иҗатын гына түгел, ә башка төрки эпик әсәрләр белән чагыштыру өчен материал буларак карый.

1875 елда этнограф Р.Г. Игнатьев «Сказка о сыне Абдрахмана Хары Сахипе» дигән эпос вариантын бастыра.[2][5]

1894 елда С.Г. Рыбаков тарафыннан эпос ноталары языла.

1901 елда Венгрия тюркологы В. Преле «Түләк һәм Сусылу» эпосының кызыклы вариантын яза. Аның материалларының зур өлеше Будапештта немец һәм маҗар телләрендә «Танылган башкорт әкияте варианты» дигән исем астында басылып чыккан.

Х.С. Солтановның 1902 елда «Зая-Түләк һәм Су-сылу» дип басылган эпосның варианты башкалардан күпкә аерылып тора. Әйтик, төп геройның әтисен Самар түгел, ә Харымыркыс дип атыйлар. Әсәр шулай ук Түләк һәм Сусылуның үлеме белән тәмамланмый, ә геройларның Балкан-Тауда озак һәм бәхетле яшәве турында сөйли.

М. Гафури 1909 елда «Заятүләк белән Сусылу» дигән эпосны татар телендә бастыра.[5][2]

Шулай ук «Заятүләк», «Түләк», «Балкантау» һ. б. атамалары белән башка вариантлары да билгеле.[6]

Кыскача эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заятүләкнең туган җирен мактавы:
« Аеры койрык, елтыр күз
Бүресе күп Балкан тау;
Кыска койрык, шәм колак
Куяны күп Балкантау;
Майлап салган каештай
Еланы күп Балкантау;
Алпан-тилпән атлаган
Аюы күп Балкантау;
Кыз баладай бизәнгән
Төлкесе күп Балкантау;
Оя ясар җире күп,
Кошлары күп Балкантау.»

Эпоста ыруара мөнәсәбәтләрнең таркалу процессы чагылыш тапкан.

Төп тема — гаилә кору, кешенең шәхси бәхете өчен көрәше.

Эпосның баш герое Заятүләк, өлкән агалары белән талашып, туган йортын ташлап чыгып китә.

Асылыкүл эчендә ул, су асты патшасы кызы Сусылуны күреп, гашыйк була.

Сөйгәне белән бергә булыр өчен, Заятүләк, ата-анасыннан, иң якын дусларыннан (аты белән шоңкарыннан) баш тартып, су асты патшалыгына яшәргә китә.

Тора-тора батыр туган җиреннән еракта яши алмавын аңлый һәм, су асты патшасының фатихасын һәм кәләшенең бирнәсен — өер-өер елкысын алып, Сусылу белән туган җиренә кайта.

Күл ярында урнашкан Сусылу белән Заятүләк бәхетле һәм җитеш яши, әмма бервакыт егеткә, атасы үлү сәбәпле, тәхет өчен агалары арасында башланган ызгышлар турында хәбәр килеп җитә.

Иленә кайткан һәм ыру мәшәкатенә чумган Заятүләк хатыны янына вәгъдәләшкән көнгә әйләнеп кайтып өлгерми.

Сусылу сагышыннан үлә; ансыз яшәү мәгънәсен тапмый, Заятүләк тә үз-үзен үтерә.

Заятүләк белән Сусылуның гәүдәләре күмелгән Балкантау изге урын санала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дастан. Татар энциклопедиясе.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Ф. И. Урманчеев Татарско-башкирское сказание о Туляке.// Советская тюркология. 1979. № 6. С. 14−22.
  3. Тюркский героический эпос. / Фатых Ибрагимович Урманче.– Казань: ИЯЛИ, 2015. – 448 с.
  4. Мухаметзянова Л.Х. Книжные дастаны поволжских татар: проблема «границы» жанровых названий в народном творчестве. (PDF), archived from the original (PDF) on 2022-06-15, retrieved 2022-07-06 
  5. 5,0 5,1 5,2 Ахметшин Б. Г. Заятуляк менэн Хыухылу // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  6. Башкирский эпос «Заятуляк и Хыухылу».

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фахрутдинова А.Р. Дастан «Туляк и Сусылу»: тюрко-татарские варианты. Казань: б.и., 2011. 124 с.
  • Урманчеев Ф.И. Героический эпос татарского народа. Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. 312 с.
  • Татарское народное творчество. Дастаны / сост. тома, автор вводной ст. и коммент. Ф.В. Ахметова. Казань: Татар. кн. Изд-во, 1984. 384 с. (на татар. яз.)
  • Ахметзянов М.И. Казанский список дастана «Туляк и Сусылу» // Старотатарский литературный язык: исследования и тексты. Казань, 1991. С. 89–97.
  • Башҡорт халыҡ ижады. III том. Эпос: төз. Ә.Сөләйманов. Өфө, 1998.

Cылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]