Заһидулла Шәфигуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заһидулла Шәфигуллин latin yazuında])

Заһидулла Шәфигулла улы Шәфигуллин (16 декабрь 1840, Акъегет1919, Акъегет) – мәгърифәтче, педагог, меценат, җәмәгать эшлеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заһидулла 17 яшендә Урал ягына акча эшләү нияте белән чыгып китә.

1859 елда атасы вафат була һәм гаиләне туендыру егет җилкәсенә төшә. Якынча шушы вакытларда Томск һәм Иркутск шәһәрләрендә җиләк-җимеш һәм галантерея белән сату итә торган кибетләр ачып җибәрә.

1861 елгы крестьян реформасы башлануга Заһидулла Себергә юнәлә, анда агач эшкәртү өлкәсендә эшли.

Аның эшмәкәрлек эшчәнлеге 1861 елгы реформадан соң, крепостной хокукның бетерелүе, капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеш алуына туры килгән вакытта башлана. Булачак миллионер Себергә китә. Иң элек агач хәзерләүдә хезмәт итә, аннан старатель (алтын юучы) булып китә. Күмәк эшләүчеләр (артель) ягын карамый ул, ялгызы гына, тайга буйлап тапталмаган сукмаклардан алтынга бай урын таба. Тора-бара Иркутскида кибет ача, мехлар сата. 60нчы еллар ахырында Читада һәм Красноярскида кибетләре була. 1876 елда Акъегеткә әйләнеп кайта, йорт сала. Мәктәп салдыра. Икенче кайтуында манаралы мәчет бурата. Мулла итеп мөселман дөньясында танылган Шәрәфетдин Бәшировны китертә һәм үзе яңадан Себергә юл тота. XX гасыр башында даими яшәү өчен туган авылына кайта. Картая төшкәч, Иркутскидагы барлык эшләрен бертуганы Шәйхуллага һәм олы улы Хәйруллага, Красноярскидагы сәүдә эшләрен тагын ике улына – Зиннур белән Гарифҗанга, Читадагысын – бертуганының улы Сәйфетдиновка тапшыра. Архангельскида, Вологда һәм Устюгтагы кызларын кияүгә биреп бетерә, ә үзе якташларына белем бирү белән шөгыльләнә башлый. 1891 елда бертуган Шәфигуллиннар Иркутск шәһәрендә мәхәллә халкына ишегалдылы йорт хәйрия итәләр, ә 20 йөз башында таш биналы мәчет салалар. Берникадәр вакыттан соң тагын ике мәктәп салдыра: Акъегеттә – кызлар өчен, Чүти авылында – малайлар өчен. Боларга кадәр ике мәхәлләдә мәдрәсә салдырган була. Чүтидә әле мәчет тә салдыра. Бакырчыда манаралы мәчет төзетүгә зур суммада акча бүләк итә. Заманы өчен ул кыю гамәл кыла: 1898 елдан Казан губернасында беренчеләрдән булып мәктәп-мәдрәсәләрдә укытуны яңа методлы (җәдит) системага күчерә. Алай гына түгел, Заһидулла Шәфигуллин эшмәкәрлек, хәйрия, мәгариф эшендә генә катнашып калмый, ә татар милли хәрәкәтендә, мөселманнар Корылтайларында да делегат буларак актив чыгыш ясый. Үз чордашлары, татарның даһи шәхесләре, аерым алганда, Исмәгыйль Гаспралы, Галимҗан Баруди, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Апанаевлар аның эшчәнлегенә югары бәя бирә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]