Заһидулла Яруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заһидулла Яруллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Заһидулла Яруллин

Заһидулла Яруллин яшь чагында
Төп мәгълүмат
Туу көне

10 октябрь 1888(1888-10-10)

Туу урыны

Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе Казан губернасы, Мамадыш өязе, Кече Сон авылы

Үлү көне

1964(1964)

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясеFlag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ

Һөнәрләр

пианист, гармунчы, композитор, педагог

Жанрлар

пьесалар, җырлар, марш

Заһидулла Яруллин (1888 елның 10 октябре, Казан губернасы, Мамадыш өязенең Кече Сон авылы — 1964 ел) — татар музыка остасы, танылган гармунчы, оста пианист, композитор-методист, күп кенә җырлар авторы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заһидулла Яруллин 1888 елның 10 октябрендә хәзерге Татарстанның Мамадыш районы Кече Сон авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аларның гаиләсе зур һәм ярлы булу сәбәпле, алар байларга ялланып эшләргә мәҗбүр була.

Ун яше тулгач, өяз шәһәре Чистайга еш йөрүче бер күршеләре Заһидулланы шәһәргә алып китә. Анда ул бер гаиләгә хезмәт итеп көн күрә башлый. 1901 елда ул Яр Чаллыга күчеп килә һәм чәйханәгә аш өләшүче малай булып урнаша. Шул ук елның көзендә аңа Минзәлә ярминкәсендә булырга туры килә. Монда ул чын җырчыларны, гармунчыларны, скрипкачыларны, төрле коралларда уйнаучы артистларны күрә. Андагы музыкантлар һәм җырчыларның осталыгы малайны таң калдыра. Шушында алган тәэсирләр йогынтысында ул музыкага юл эзли. Аның музыкага булган мәхәббәте шул дәрәҗәдә көчле була ки, ул кер юучы рус хатыннарының да, тимерчеләрнең эш вакытында җырлаганнарын да сәгатьләр буе качып-посып тыңлый торган була.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның үлемен ул бик авыр кичерә. Шул вакытта Заһидулла шагыйрь истәлегенә иң тәэсирле, тирән мәгънәле көен багышлый. Башта бу әсәр «Тукай истәлегенә» дип атала һәм инструменталь әсәр буларак иҗат ителә. Аннары аңа Тукайның иң әйбәт элегик шигырьләреннән берсе булган «Өзелгән өмид» (1910) шигыре сайлап алына.

Шул чорда алдынгы татар зыялылары Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов, Габдулла Кариев белән еш очрашулар да Яруллинның рухи үсешенә зур йогынты ясыйлар. Яруллин «Сәйяр» труппасының музыкаль ансамблендә пианист һәм җитәкче булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1916 елда Заһидулла Яруллин да фронтка озатыла. Монда да ул музыкага булган мәхәббәтенә турылыклы булып кала. Үпкәсенең сәламәт булмавы аркасында, аны армия хезмәтеннән азат итәләр. Ул Казанга әйләнеп кайта. 1917 ел вакыйгаларыннан соң Казан гарнизонының хәрби коллегиясе каршындагы драма труппасының катнаш оркестрына даими эшкә керә. Биредә ул, гармунчы, пианист, композитор буларак, үзенә таныш элеккеге «Сәйяр» труппасы коллективына эләгә. Алар Казан тирәсендәге мөселман Кызыл Армия частьларында концертлар куялар.

Казанда Заһидулла Яруллин педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Татар классик композиторы Салих Сәйдәшев беренче музыкаль белемен Яруллинда алган була.

1934 елда, сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, Заһидулла Яруллин туган авылы Кече Сонга кайтып, гомеренең ахырына хәтле шунда яши. Биредә ул авылдашлары өчен гармуннар ясау һәм төзәтү белән мәшгуль була. Шулай ук иҗат эше белән дә шөгыльләнә.

Заһидулла Яруллинның «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек музыкаль әсәрләре бүгенге көндә дә милләтебезнең йөзек кашы булып санала.

Заһидулла Яруллин үзе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә «Тукай маршы» белән җавап биргән булса, улы – композитор Фәрит Яруллин инде Тукайның халык әкиятләренә нигезләп язылган әсәренә балет репертуарында иң яхшы әсәрләрнең берсе булган «Шүрәле» балетын иҗат итә.

Заһидулла Яруллин 1964 елда 75 яшендә вафат була. Аны туган авылы – Мамадыш районы Кече Сон авылында җирлиләр.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллыда Автозавод районындагы урамга исеме бирелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]