Заһит Хәбибуллин
Заһит Хәбибуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган | 20 сентябрь 1910 Орск шәһәре, Ырынбур губернасы |
Үлгән | 1983 Казан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Николаев урамы, 5[1] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | композитор, эскрипкәче |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Заһит Хәбибуллин — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар музыка сәнгатенә нигез салучы композиторларның берсе.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ул 1910 елның 20 сентябрендә Орск шәһәрендә туа. 9 яшьтә ятим кала, шундагы балалар йортында тәрбияләнә. Музыка белән дә шунда таныша. Солтан Габәши киңәше белән, эскрипкә классы буенча 1927 елда Казан музыка училищесында укый башлый. Биредә музыка техникумының эскрипкә классында укый. Соңрак Мәскәү консерваториясе каршындагы Татарстанопера студиясендә белем алуын дәвам итә. Муса Җәлил белән бергә «Сагыну» җырын яза. Соңрак «Язгы җилләр» һәм «Раушан» балетларын иҗат итә.
Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Композиторның 50 еллардагы иҗаты республика театрлары белән бәйле. Ул җыр жанрында да актив эшли. Аның олылар өчен язган “Батыр егеткә” (Ә.Ерикәй сүзләре), “Сайра син,тургай” (Г.Насрый сүзләре), “Бормалы су” (Нәкый Исәнбәт сүзләре), “Баулылар” (Нури Арсланов сүзләре), “Яшьлек җыры” (Шәйхи Маннур сүзләре), “Казах дустыма” (Сибгат Хәким сүзләре), балаларга багышланган “Ана белән бала”, “Пионерлар маршы”, “Яшел чыршы”, “Туган илебез” һ.б. шундый җырлары аеруча киң таныла.
Аның «Сагыну», «Гөлләрем», «Бормалы су», «Казан кызы», «Казах дустыма», «Яшьләр вальсы», «Шинель» һәм башка күп җырларында заман яңгырашы ишетелә, халыкның уйлары, кичерешләре чагыла.
Заһит Хәбибуллин 1983 елда вафат була.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Заһит Хәбибуллин 2012 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.
1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |