Заһир Вәлитов
Заһир Вәлитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Заһир Суфиян улы Вәлитов |
Туган | 1 ноябрь 1940 ССРБ, РСФСР, БАССР, Йомагуҗа районы, Вәлит |
Үлгән | 17 февраль 2019 (78 яшь) РФ, БР, Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | драма артисты |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
Бүләк һәм премияләре | РФ халык артисты - 2000 |
Сайт | valitov |
Заһир Вәлитов, Заһир Суфиян улы Вәлитов (баш. Заһир Суфиян улы Вәлитов, 1940 елның 1 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Йомагуҗа районы, Вәлит — 2019 елның 17 феврале, РФ, БР, Уфа) — драма артисты, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты, РФ (2000) һәм БАССР (1984) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981). ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1966 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1940 елның 1 ноябренда БАССР Йомагуҗа (хәзерге БР Күгәрчен) районы Вәлит авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсен (Г. Гыйләҗев сыйныфы, 1964), Уфа дәүләт сәнгать институтын (Г. Гыйләҗев курсы, 1987) тәмамлаган.
2019 елның 17 февраленда Уфа шәһәрендә вафат[1].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1964 елдан Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай драма театры (Сибай) артисты.
1970 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры (Уфа) артисты.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күпкырлы талантка ия актёр. Сәхнәдә уйнаган каһарманнарына драматизм, тирән кичерешләр хас. Классик драматургияне уйнаганда чорны һәм авторларның стилен тирән аңлап, чагу образлар тудыра.
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Акъегет «Ай тотылган төндә» М. Кәрим (дебют, 1964).
- Ильяс «Югалган мәхәббәт» Ч. Айтматов.
- Гомәркәй «Канат җәйгәндә» Н. Асанбаев.
- Тимергали «Янбикә» Р. Сафин.
- Шагыйрь «Язмышлардан узмыш бар!..» М.Кәрим — Р. Исрафилов.
- Дәрвиш «Ай тотылган төндә» М.Кәрим.
- Чебутыкин «Апалы-сеңелле өчәү» (Три сестры) А.П. Чехов.
- Доменико Сориано «Елый белмәгән хатын» (Филумена Мартурано) Э. Де Филиппо.
- Нароков «Ак канатлы хыялым» (Таланты и поклонники) А.Н. Островский.
- Сәгъдиев «Ун өченче рәис» — «Соңгы узаман» А. Абдуллин.
Хәзерге репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Карт «Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга» Т. Гарипова — О. Ханов.
- Мокий Парменыч Кнуров «Бирнәсез кыз» А. Островский.
- Булат «Бәхет бәясе» Х. Мөдәррисова — А. Әбүшахманов.
- Гәрәй, 2 нче карт «Бервакыт санаторийда» Н. Гаетбаев — Илшат Вәлиев.
- Илчегул «Нәркәс» И. Юмагулов — И. Гыйләҗев.
- Фуат Көпрүлү «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. Асанбаев — А. Әбүшахманов.
- Сәлахетдин «Мулла» Т. Миңнуллин
- Сканлон «Кәккүк оясы» К. Кизи — А. Әбүшахманов.
- Мулла Мөхәммәтша «Кодача» Б. Бикбай.
- Миһран «Әбиюшкә@эт.тущка.RU» Р. Кинҗәбаев — И. Муллабаев.
Куйган спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фильмографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2001 — «Ай кызы» (Дочь луны), «Башкортстан» ДТРК — Карт.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БАССР атказанган артисты (1976).
- БАССР халык артисты (1984).
- РСФСР атказанган артисты (1989).
- РФ халык артисты (2000).
- Салават Юлаев премиясе (1981) — Гафури театрында куелган «Язмышлардан узмыш бар!» (М. Кәрим — Р. Исрафилов) спектаклендә уйнаган өчен (иҗади төркем эчендә).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (Иҗат портретлары). Уфа, 1987. (рус.)
- А. Баһуманов, Ф. Фәизова. Салават Юлаев премиясе лауреатлары. Уфа: Китап, 1999. (рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 20 февраль көнне тамаша залында басып торыр урын булмады – театр җәмәгатьчелеге, күп санлы тамашачылар Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Заһир Вәлитовны зур юбилее - 75 яше белән котлады. 2016 елның 1 август көнендә архивланган.(рус.)(башк.)
- Гафури театры рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)(башк.)
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Башҡортостандың халыҡ артисы Заһир Вәлитов донъянан китте 2019 елның 21 февраль көнендә архивланган.. Гафури театры сайты, 17.02.2019(башк.)
- 1 ноябрь көнне туганнар
- 1940 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Күгәрчен районында туганнар
- 17 февраль көнне вафатлар
- 2019 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- БАССР халык артистлары
- РСФСР атказанган артистлары
- Россиянең халык артистлары
- Башкортстан артистлары
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар
- Гафури театры актерлары