Васих Заһриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васих Заһриев latin yazuında])
(Заһриев Васих битеннән юнәлтелде)
Туу датасы 1930
Туу урыны Мамадыш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 1994
Һөнәр төре урман хезмәткәре
Әлма-матер Питырбур дәүләт урман техникасы университеты

Заһриев Васих, Заһриев Васих Васыл улы (1930-1994) — урман корылышы һәм урман таксациясе өлкәсендәге галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заһриев Васих Васыл улы Татарстанның Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникасы тәмамланганнан соң (1949) “Урман проекты” Төньяк-Көнбатыш предприятиесендә башта таксатор ярдәмчесе, таксатор һәм урман төзү партиясе җитәкчесе булып эшләде. 1957 елда читтән торып Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университетын тәмамлый.[2]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заһриевның фәнни һәм гамәли эшчәнлеге (1959 елдан) Бөтенсоюз урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән бәйле. 3аһриев үсентеләрнең хәзерге үсешен һәм продуктивлылыгын өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы галим була; төрле гографик зоналарда нарат һәм чыршы утыртмаларының төр биеклекләрен тикшерү, агач-куакларның бонитировкасының системасын камилләштерү белән шөгыльләнә. Аларга агач башларын үстерү таблицаларын төзи.

Галим тарафыннан 160ка якын урман хуҗалагы турында фәнни эш, шул исәптән 8 монография һәм дәреслек бастырылган. Алар арасында: «Прирост леса», «Основы лесной таксации» укыту пособиесе , «Географические закономерности роста и продуктивности древостоев» (1978). Ул урман корылышы һәм урман таксациясе буенча мөһим норматив һәм методик документлар әзерләүче була: «Агач утыртмаларның агымдагы үсешен билгеләү буенча эш кагыйдәләре» (1966), «Методические рекомендации по составлению таблиц хода роста древостоев» (1975, Н. Н. Гусев, Н. Я. Саликов белән берлектә). 3аһриев урманны төзегәндә хуҗалык секцияләренең агымдагы үсешен билгеләү методы эшләнде (1964). 1985-1986 елларда “Урман энциклопедиясе”нең «Лесоустройство, лесная таксация» бүлеге буенча фәнни консультанты булды.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Библус(үле сылтама)