За землю и волю (гәҗит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/За землю и волю (гәҗит) latin yazuında])
За землю и волю
Нигезләнү датасы август 1917
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Әсәр яки аның атамасы теле рус теле
Гамәлдән чыгу датасы 19 июль 1918

За землю и волю — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Сул эсерләр (интернационалистлар) фиркасенең Казан губерна комитеты, Казан керәстиян депутатлары шурасының башкарма комитеты һәм эсерләр фиркасенең хәрби оешмасы органы. 1917 елның августыннан 1918 елның 19 июленә кадәр Казан шәһәрендә атнага өч тапкыр рус телендә нәшер ителә, барлыгы 180 саны чыга.