Зелпе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зелпе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зелпе
Сурәт
Халыкара фәнни исем Lonicera L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Жимолостные[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Nintooa[d][6]
Таксономик төр каприфоль[d]
Җимеш төре җиләк[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=6947[7]
Commons-logo.svg Зелпе Викиҗыентыкта

Зелпе (лат. Lonícera) — парлап урнашкан вак яфраклы, хуш исле алсу һәм ак чәчәк ата, кара коңгырт төстәге җимеш бирә торган үсемлек.

Әгәр кызылчык соң өлгерә торган җимеш булса, зелпе иртә өлгерә торганнардан. Аны кипкән килеш озак сакларга була, бу очракта да аның бар файдалы сыйфатлары сакланып калачак. Ә алар аз түгел. Мәсәлән, анда С витамины лимондагыдан ким түгел. Монда А, В1 В2, Р витаминнары бар. Зелпе җимешләре төнәтмәсе белән күзләрне юарга, авыз чайкарга була, ботакларының кайрысы аппетитны ача. Зелпе ашказаны-эчәк трактын дәвалый, цинга чирен, онкологик авыруларны кисәтә, организм күзәнәкләрен картаюдан саклый. Гипертония авыруы, азканлылык булганда ярдәм итә. Бу җимештәге микроэлементларның нинди файдасы бар? * Йод. Калкансыман биз авыруларына профилактик чара булып тора. * Цинк. Тирене сәламәтләндерә. Ашкайнатуны яхшырта, яраларны төзәтә. * Калий. Кан басымын нормальләштерә, йөрәк һәм кан тамырлары өчен ; файдалы. * Магний. Стресслардан саклый.

Зелпедә тагын алюминий, фосфор, барий, стронций, тимер, кремний, бакыр , һәм кальций бар. Зелпе җимешләре хәтерне яхшырта ала. Алар шулай ук кан ' агуны киметергә, температураны төшерергә, кан тамырларының стенкаларын ныгытырга, иммунитетны яхшыртырга сәләтле. Атеросклероз авыруы, юан эчәк ялкынсынганда (авыртуны киметергә булыша) һәм гастрит авыруы булганда файдалы. Зелпе организмнан авыр металл тозларын чыгара. Әгәр ике атна дәвамында экзема яки трофик җәрәхәт белән зарарланган тирене зелпе согы белән эшкәртсәң, сизелерлек уңышка ирешергә була. Бөерләр һәм ашказаны авырганда, гипертония булганда дәвалану өчен төнәтмә. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы җимеш салып (кипкәне дә ярый), термоста 5 сәгать төнәтергә. Көненә 3 тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә.

Шешенүләрне киметү өчен рецепт. 1 стакан салкын суга 1 аш кашыгы зелпе кайрысы салырга. Сүрән утта 15 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы эчәргә.

Зелпе кайрысыннан ясалган төнәтмә белән күзләрне юдырырга һәм авыз I куышлыгын чайкарга була. Моның өчен 2 аш кашыгы вакланган кайрыга 1 « стакан салкын су салып, сүрән утта 15 минут кайнаталар. Сөзгәч, төнәтмәне кулланырга ярый. Тамак төбен яфракларының төнәтмәсе белән дә чайкарга була. Тик яфракларны чәчәк ату чорында җыярга кирәк. Рецепты болай: 1 балкашык кипкән яфракка 1 стакан кайнар су салып ярты сәгать тотарга һәм сөзәргә. Бу төнәтмә белән яраларны да эшкәртергә ярый.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зелпе сүзе гар. зөлеф — «бөдрә толым»[8] сүзеннән[9].

Бакча зелпесе (каприфоль)
Күк зелпе җимешләре

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. Глобальная Информационная Cистема по Биоразнообразию — 2001.
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. Зөлеф — 1) сөйгәннең чәче, толымы; 2) йөзнең ике ягына аерылып төшкән чәч. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 517.
  9. Татар теленең этимологик сүзлеге / Р.Г. Әхмәтьянов: Ике томда. I том (А—Л). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 543 б.