Земфира Мифтахетдинова
Земфира Мифтахетдинова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Земфира Гали кызы Мифтахетдинова |
Туган | 23 май 1963 (61 яшь) ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | ![]() |
Балалар | улы, кызы Регина |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе (2017). |
Земфира Мифтахетдинова, Земфира Гали кызы Мифтахетдинова (Мефтахетдинова), Zimfirä Ğäli qızı Miftaxetdineva (1963 елның 23 мае, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — спортчы (стендлы ату), 2000 елның җәйге Олимпия уеннары чемпионы, 2004 елның җәйге Олимпия уеннары бронза призеры, дөнья чемпионы (1995, 2001), Европа чемпионы (1986, 1987, 1988). Азәрбайҗанның бәйсезлек алганнан соң беренче Олимпия уеннары чемпионы. Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе (2017). Һөнәре буенча полиция хезмәткәре — полиция полковник-лейтенанты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1963 елның 23 маенда Бакыда татар гаиләсендә туган. Бакының 225нче санлы мәктәбендә (Нариманов проспекты) укыганда, спорт гимнастикасы белән кызыксына. Гаиләсе белән шәһәрнең 8нче микрорайонына күчкәч, янәшәдәге ату урынына йөреп, спортның стендлы ату төре белән ныклап шөгыльләнә башлый[1]. Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия институтын (1999 елдан Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия һәм спорт академиясе, әзери. Azərbaycan Dövlət Bədən Tərbiyəsi və İdman Akademiyası)) тәмамлаган. Тренеры — Хафиз Җафаров.
Һөнәре буенча полиция хезмәткәре, 1994 елдан илнең ЭЭМ системасында хезмәт итә, дәрәҗәсе — полиция полковник-лейтенанты[2], 2015 елдан — илнең эчке эшләр министрлыгының спорт җәмгыяте җитәкчесе[3].
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире — азәрбайҗанлы. Улы, кызы бар. Кызы Регина полициядә хезмәт итә (полиция сержанты), спорт белән шөгыльләнә.
Спорт күрсәткечләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спорт бүләкләре | ||
---|---|---|
Олимпия уеннары | ||
Алтын | Сидней 2000 | |
Бронза | Афина 2004 | |
Дөнья чемпионатлары | ||
Көмеш | Зуль, АДР 1986 | |
Бронза | Мәскәү 1990 | |
Алтын | Никосия 1995 | |
Алтын | Каһирә 2001 | |
Европа чемпионатлары | ||
Көмеш | Монтекатини 1986 | |
Бронза | Лахти 1987 | |
Көмеш | Истанбул 1988 | |
Көмеш | Уддевалла 1990 | |
Алтын | Брно 1993 | |
Бронза | Лахти 1995 | |
Алтын | Сипоо 1997 | |
Алтын | Брно 2003 |

- 1993 елда Европа чемпионы, 1995 елда дөнья чемпионы була.
- 1995 елда халыкара ярышлардагы югары күрсәткечләре һәм Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары өчен илнең дәүләт бүләге — «Тәрәккый» медале белән бүләкләнгән[4].
- 2000 елгы җәйге Олимпия уеннарында (Сидней, Австралия) бәйсез Азәрбайҗан өчен беренче Олимпия алтынын яулый (стендлы ату, нәтиҗәсе: 73 + 25).
- 2000 елның октябрендә Сиднейда узган XXVII Җәйге Олимпия уеннарындагы югары казанышлары, шулай ук Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары өчен Земфира Мифтахетдинова илнең дәүләт бүләге — «Шөһрәт» ордены белән бүләкләнә [5].
- 2004 елның августында Афинада (Греция) узган 2004 елгы җәйге Олимпия уеннарында стендлы атуда бронза яулый (нәтиҗәсе: 71 + 22).
- 2004 елның сентябрендә Азәрбайҗан Президенты Боерыгы белән «Тәрәккый» медале белән бүләкләнә[6].
- 2008 елның августында Пекинда (КХР) узган 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында стендлы ату ярышларында катнашып, 15нче урын яулый (нәтиҗәсе: 63).
- 2017 елда Азәрбәйҗанда физик тәрбия һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Земфира Мифтахетдинова «Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була[7]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1995 — «Тәрәккы»й медале — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм халыкара ярышларда югары казанышлар өчен»
- 2000 — «Шөһрәт» ордены — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм XXVII Бөтендөнья Җәйге Олимпия уеннарында югары казанышлар өчен»
- 2004 — «Тәрәккый» медале — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм XXVIII җәйге Олимпия уеннарында югары казанышлар өчен»
- 2017 — Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе
- «Ватан өчен» медале
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Земфира Мефтахетдинова: «Молодежь у нас действительно интересная и разносторонняя» (интервью). news.day.az, 24.06.2013(рус.)
- ↑ Хаяла Мамедова, Зейни Гусейнов. Кармен в чине старшего лейтенанта. 2021 елның 19 октябрь көнендә архивланган. pda.ormvd.ru, 05.05.2018(рус.)
- ↑ Рамиль Усубов назначил олимпийскую чемпионку большим начальником. haqqin.az, 12.03.2015(рус.)
- ↑ Azərbaycan Respublikası idmançılarının təltif edilməsi haqqında. 2021 елның 27 июль көнендә архивланган. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Fәrmanı № 292 5 mart 1995-ci il(азәр.)
- ↑ Azərbaycan Respublikası idmançılarının "Şöhrət" ordeni ilə təltif edilməsi haqqında. 2021 елның 27 июль көнендә архивланган. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Fәrmanı № 403 18 oktyabr 2000-ci il(азәр.)
- ↑ Azərbaycan idmançılarının təltif edilməsi haqqında. 2021 елның 27 июль көнендә архивланган. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Sәrәncamı № 381 4 sentyabr 2004-cü il(азәр.)
- ↑ Добившимся больших успехов в 2017 году азербайджанским спортсменам вручены награды. apa.az, 18.12.2017(рус.)
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
- 23 май көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бакыда туганнар
- Яхшы мәкаләләр
- Әлифба буенча спортчылар
- ССРБ атучылары
- Азәрбайҗан атучылары
- Ату спорты буенча Олимпия чемпионнары
- Азәрбайҗаннан Олимпия чемпионнары
- 2000 елгы җәйге Олимпия уеннары чемпионнары
- 2004 елгы җәйге Олимпия уеннары бронза призерлары
- 2000 елгы җәйге Олимпия уеннарында атучылар
- 2004 елгы җәйге Олимпия уеннарында атучылар
- 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында атучылар
- Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклеләре
- Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия һәм спорт академиясен тәмамлаучылар
- Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары
- Тәрәккый медале (Азәрбайҗан) белән бүләкләнүчеләр
- Азәрбайҗан татарлары