Эчтәлеккә күчү

Зенит-Казан (волейбол клубы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зенит-Казан (волейбол клубы) latin yazuında])
Зенит-Казан
Нигезләнү датасы 2000
Сурәт
Спорт төре очмалытуп
Дәүләт  Россия
Лига Чемпионат России по волейболу среди мужчин[d]
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт zenit-kazan.com(ингл.)(рус.)
Категория игроков команды [d]
 Зенит-Казан Викиҗыентыкта
Владимир Алекно — Зенит-Казан баш тренеры

"Зенит-Казан" (tat.lat. Zenit-Qazan (woleybol klubı) (үле сылтама)) — Татарстан Җөмһүрияте Казанның волейбол клубы, Россиянең 12 тапкыр чемпионы, Россия Кубогы 5 тапкыр иясе, Чемпионнар Лигасында 5 мәртәбә җиңүче (2015 һәм 2016 елда рәттән).

2000 елда нигезләнгән, 2004 елга кадәр "Динамо" булып исемләнде, 2005-2008 елларда — "Динамо-Таттрансгаз" дип атала.

Элек уеннарын "Баскет-холл" аренасында, 2010 елдан Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә үткәрә.

Төп төсләре: ак-зәңгәр.

Виктор Сидельников дәвере

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан волейбол клубы 2000 елның 13 маенда нигезләнде. Өч ел эчендә Казан клубы беренче лигасыннан Руссия волейбол төп дивизионына ирешеп чыкты. 2002 елда мәшһүр Совет волейболчысы Виктор Сидельников Казанга чакырылды. 2003 дебют елында Казан волейбол клубы бердән бронза медальләрен яулады. Бик көчле, яхшы уенчы Дмитрий Фомин Руссия Кубогы Финалында 2004 Казанлыларга беренче мәшһүр җиңүен ирешергә булышты.

"Казан килә!", "Бер елда титулсыз" — шулай Россия волейбол комментаторлары Россия Кубогы казанлылар тарафыннан яулаганнан соң әйтәләр иде. 2004 елда Казан волейбол клубы беренче алтын медальләрен яулады, 2007/2008 Европа Чемпионнар Лигасында җиңде. "Казан килә!" Европада да яңгырады.

Владимир Алекно чоры

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда Казан волейбол клубына баш тренер урынына алдагы ике тренер белән бергә ССРБ җыелма командасын өчен уйнаган Владимир Алекно килде һәм Казан җиңү гадәтләрен дәвам иттерде. Аның белән килгән 36 яшьлек Олимпия чемпионы америкалы Ллой Болл 2011 елга кадәр команданың капитаны була.

Казан волейбол клубы 2006 елдан Россия Чемпионатында өстенлек итә: 2006/2007, 2008/09, 2009/10, 2010/11, 2011/12, 2013/14, 2014/15, 2015/16, 2016/17, 2017/2018, 2022/2023[1] сезоннары алтын медальләре иясе.

Европа Чемпионнар Лигасында 2011/12 җиңде.

2014 елның 30 апрелендә Локомотив (Новосибирск) командасын 3:0 исәбе белән җиңеп Зенит-Казан 5-тапкырдагы Россия чемпионы булды.

Олимпия могҗизасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан волейбол клубының уенчылары — Россия җыелмасының нигезе. Лондон Олимпия уеннарында 2012, 12 августта волейбол финалында Россия волейбол җыелмасы Владимир Алекно җитәкчелегендә чын могҗиза эшләде: Бразилиягә 0:2 оттырганда, Алекно кирәкле алмашлар ясап драматик көрәшендә җиңде. 32 ел үткәннән соң «безнекеләр» яңадан Олимпия Алтын медальләрен яулады!

  • 2024 ― Ир-атлар арасында волейбол буенча 2023/2024 елгы Россия чемпионатында[d], команда, Мәскәү шәһәрендә «Динамо»[d] спорт комлексында (Василиса Кожина ур., 13) Мәскәүнең «Динамо»[d] командасын 3:1 (25:20, 25:22, 17:25, 25:20) исәбенә җиңеп[2], 12нче тапкыр волейбол буенча Россия чемпионы булган[3].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]