Зента Мауриня
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Имя в браке | Zenta Raudive[1] |
| Туу датасы | 15 декабрь 1897[2][3][4] |
| Туу урыны | Гулбене[d], Латвия |
| Үлем датасы | 25 апрель 1978[5][2][3][…] (80 яшь) |
| Үлем урыны | Базел, Швейцария[6] |
| Күмелү урыны | Баден-Вюртемберг |
| Ире яки хатыны | Константин Раудив[d] |
| Әһәмиятле кеше | Else Seel[d][7] |
| Язма әсәрләр теле | латыш теле |
| Һөнәр төре | телбелгеч, язучы, тәрҗемәче, балалар язучысы |
| Эшчәнлек өлкәсе | әдәбият белеме[d] |
| Эш урыны | Латвия университеты[d] һәм Уппсала университеты |
| Уку йорты | Латвия университеты[d] |
| Академик дәрәҗә | филология фәннәре докторы[d] |
| Архивлары саклана | University of Victoria Special Collections and University Archives[d][8] |
| Бүләкләр | |
Зента Мауриня (лат. Zenta Mauriņa; 15 декабрь 1897 ел — 25 апрель 1978 ел) — Латвия язучысы, эссеист, М. Ф. Достоевский иҗатын өйрәнүче, философ һәм тәрҗемәче. Латвияда беренче булып «филология фәннәре докторы» дәрәҗәсен алучы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мауриня Зента 1897 елның 15 декабрендә Россия империясе Лифлянд губернасы[9] Леясциемс авылында табиб Роберт Мауринь һәм аның хатыны, пианист Мауриня Мелания гаиләсендә туа. Бала чагы Гробиня шәһәрендә үтә. Биш яшендә Мауриня Зента полиомиелит белән авырый, һәм бөтен гомере буе инвалид коляскасында, куркыныч физик сызланулар белән көрәшеп яшәүгә дучар була.
Лиепая рус гимназиясен тәмамлаган (1913-1915). 1921 елда Зента Мауриня Латвия университетының фәлсәфә һәм филология факультетына укырга керә. Ике елдан соң Балтика филологиясе бүлеге буенча махсуслашуны сайлый. Рига педагогия институтында укыта, Латвия университетында лекцияләр укый. Валмиера халык университетында төп лектор була.
1949 — 1963 елларда — Упсала университеты доценты. Гомеренең соңгы елларын Германиянең көньягында, Бад-Кроцинген дигән җирдә үткәрә. Анда урындагы зиратта җирләнгән. Вафат булган урыны — Швейцариянең Базель шәһәре.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире Константин Раудив.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче әдәби басмасы «Libausche Zeitung» газетасында — Янис Акуратерсның «Mana vismīļā» хикәясенең немец теленә тәржемәсе (1919). Зента Мауриня 1944 елга кадәр Латвияда барлыгы 19 әсәр бастыра: Райнис, Достоевский, Данте турында монографияләр, «Поездагы тормыш» романы («Dzīves vilcienā») (1941), вакытлы матбугатта күп санлы хикәяләр, тәрҗемәләр һәм башка әсәрләре. Сөргендә вакытта 27 хезмәте латыш телендә һәм 20 хезмәте немец телендә, шулай ук итальян, инглиз, рус, швед, голланд, дания һәм фин телләренә тәрҗемәләре нәшер ителгән. Үз гомерендә Латвияда, Германияда, Швецияда, Финляндияда, Австрияда һәм Франциядә 600 чамасы ачык лекцияләр укыган. Гомуми алганда 70 тән артык китап авторы.
Мауриня Зентаның түбәндәге эшләре немец телендә басылган:
- Tālais brauciens (Die weite Fahrt) (автобиография)
- Dostojevskis (Dostojewskij) (биографиясе)
- Sirds mozaīka (Mosaik des Herzens) (эссе)
- Prieks Sākumā bija (Im die Anfang Freude war) (хикәя)
- Mīlētā dzīve — dzīve dzīvotā (Geliebtes Leben — gelebtes Leben) (эссе)
- Portreti Krievu rakstnieku (Schriftsteller russischer Porträts) (эссе)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1965 — Эльзас академиясенең мактаулы әгъзасы (Франция).
- 1968 — «Алмания Федератив Республикасы алдындагы казанышлары өчен» 1 нче дәрәҗә орден.
- 1971 — Алмания фондыннан Конрад Аденауэр исемендәге бүләк
- 1977 — Бад-Кроцингенның мактаулы гражданы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
- 1 2 Brockhaus Enzyklopädie — F.A. Brockhaus, 1796.
- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ Munzinger Personen
- ↑ FemBio database
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118579266 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ https://uvic2.coppul.archivematica.org/maurina-dr-zenta
- ↑ https://uvic2.coppul.archivematica.org/else-lubcke-seel-fonds
- ↑ Хәҙер Латвияның Гулбен крайы Леясцием улусы
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Schepp O. Das Herz hat Flügel — 1953. — (биография Зенты Маурини).
- Zenta Maurina. 15.12.1897 — 25.4.1978 : Gedenkschrift zum 100. Geburtstag — Memmingen: Maximilian Dietrich Verlag, 1997.
- Zentai Mauriņai — 100 : Eiropa, Latvija — kultūru dialogs / Conf.; Ed.: A. Cimdiņa — Riga: Nordik, 1998.(лтш.)(алм.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Маурини (Maurina) Зента (1897—1978). Philatelia.Ru. әлеге чыганактан 2012-05-15 архивланган. 2012-04-22 тикшерелгән.
- Десять заповедей от Зенты Маурини. Стихи.ру. әлеге чыганактан 2012-05-15 архивланган. 2012-04-22 тикшерелгән.
- 15 декабрь көнне туганнар
- 1897 елда туганнар
- Латвиядә туганнар
- 25 апрель көнне вафат булганнар
- 1978 елда вафат булганнар
- Швейцариядә вафатлар
- Әлифба буенча галимнәр
- Әлифба буенча язучылар
- Алмания язучылары
- XX гасыр язучылары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Алман язучылары
- Инвалидлар
- Филология фәннәре докторлары
- 1978 елда вафатлар
- 25 апрель көнне вафатлар