Зилә Вәлиева
Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева | |
---|---|
![]() | |
Туган | 15 октябрь 1952 (69 яшь) БАССР, Уфа |
Яшәгән урын | Галактионов урамы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист, сәясәтче |
Балалар | улы Динислам (Денис)[1] |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Зилә Вәлиева — Татарстан сәясәтчесе, мәдәният эшлеклесе.
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы 1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туа.
Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (1978 ел). 1970-1980 еллар – Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетында мөхбир, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. 1980-1982 еллар – Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газеты мөхбире. 1982-1990 еллар – Казан шәһәре "Советская Татария" газетында мөхбир, социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире. Казан шәһәре «Известия Татарстана» газетында сәясәт бүлеге редакторы.
1992-1995 еллар – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары.
1995-1999 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары.
1999 елның сентябрь ае – 2001 елның апрель ае – Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры.
2001 елның май ае һәм 2005 елның апрель ае – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
2005 елның 29 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры.
2012 елның 17 маеннан «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры.
2020 елның 16 гыйнварында алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышында (Анатолий Фомин урынына) Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана[2].
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2008 «Дуслык» ордены (РФ)
- 2009 РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе
- 2017 «Дуслык» ордены (Татарстан) — «республиканың тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга керткән өлеше һәм озак еллар башкарган тырыш хезмәте өчен»[3].
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кияүдә (ире Римзил Вәли), улы Динислам (Денис).
Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Надежда Гордеева. Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп сайланды. Татар-информ МА, 16.01.2020
- ↑ «Сөембикә», 2017 ел, ноябрь саны, 19нчы бит
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)