Зилә Мөбәрәкшина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зилә Мөбәрәкшина latin yazuında])


Зилә Мөбәрәкшина
Туган телдә исем Зилә Нияз кызы Мөбәрәкшина
Туган 23 апрель 1998(1998-04-23) (25 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре хәбәрче

Мөбәрәкшина Зилә Нияз кызы – “Татмедиа” АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа. 2003 елда Казанның 5 нче балалар музыка мәктәбенә укырга керә. Ул фортепиано буенча композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Беляева классында, вокал буенча Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, доцент Эльвира Галиуллина классында белем ала. 2012 елда музыка мәктәбенең фортепино һәм вокал бүлекләрен ике кызыл аттестатка тәмамлый. Соңыннан шунда ук бер ел дәвамында факультатив дәресләр ала. 2005 елда Вахитов районының “Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия”сенә беренче сыйныфка укырга керә. Унбер ел укып, 2016 елда тәмамлый. Шул ук елны Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә филолог-тәрҗемәче белгечлегенә укырга керә. Хәзерге вакытта әлеге югары уку йортында белем алуын дәвам итә. Бүгенге көндә ул үзенең төркеменең старостасы, Казан федераль университетының Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Татар халык хоры, “Былбыл” ансамбле солисты. Укыган чорда татар композиторлары, язучылары, шагыйрьләренең иҗатлары белән актив кызыксынып бара. Беренче шигырьләре, хикәяләре “Сабантуй” балалар газетасында һәм “Салават күпере” журналында басыла. Студент вакытында мәкаләләре “Ялкын” яшүсмерләр журналында, “Интертат” электрон газетасында, Казан федераль университетының kpfu.ru сайтында басылып бара.

2017 елдан алып Татмедиа АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе. Татар дөньясы, мәдәният, җәмгыять, яшьләр тормышы, дин, спорт һ.б. темаларга яза.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Салават күпере” редакциясе оештырган “Ипи, ипекәй” конкурсында актив катнашкан өчен, “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөсниярдән диплом (2007 ел)
  • Математика буенча “Кенгуру” Халыкара конкурс-уенында актив катнашкан өчен таныклык (2009 ел)
  • Актив язган өчен “Сабантуй” газетасы редакциясе таныклыгы (2010 ел)
  • Татар теленнән “Зирәк тиен” төбәкара конкурсында катнашкан өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан таныклык (2010 ел)
  • Рус теле буенча “Русский медвежонок – 2012” конкурсында актив катнашкан өчен таныклык (2012 ел)
  • “Сәләт-Санак 2013” аланы эшчәнлегендә актив катнашкан өчен “Сәләт” яшьләр үзәгеннән таныклык (2013 ел)
  • Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр күргәзмәсендә актив катнашкан өчен мактау грамотасы (2013 ел)
  • “Сәләт-Раушан 2014” аланы эшчәнлегендә актив катнашкан өчен “Сәләт” яшьләр үзәгеннән таныклык (2014 ел)
  • Татар теле буенча “ТатарТеле.ИНФО” Халыкара олимпиадада катнашкан өчен таныклык (2015 ел)
  • “Ел укучысы – 2017” шәһәрара конкурсын оештырырга булышкан өчен Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе И.Г.Һадиуллиннан рәхмәт хаты (2017 ел)
  • Иҗади уңышларга ирешкән өчен, Татарстан Республикасының хор сәнгатендә югары казанышларга ирешкән өчен һәм Татар Халык хорының 50 еллык юбилей эшчәнлеге уңаеннан Казан шәһәре Мэриясенең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе А.Ш.Фәизовтан рәхмәт хаты (2017 ел)
  • Студентлар белән гражданлык һәм патриотлык эшен югары дәрәҗәдә оештырган өчен Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры И.Р.Гафуровтан рәхмәт хаты (2018 ел)

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • V ачык республикакүләм “Татар көйләре яңгырый” фестиваль-конкурсы III дәрәҗә дипломы (2007 ел)
  • Музыкаль әсәрләр башкаручы яшь сәләтләрнең Сара Садыйкова исемендәге VI ачык төбәкара конкурс-фестивалендә соло-инструмент номинациясендә I дәрәҗә дипломы (2011 ел)
  • XIII Бөтенроссия балалар конкурсы, “Первые шаги в науке” фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конференциясе I дәрәҗә дипломы (2014 ел)
  • XI Бөтенроссия ачык конкурсының фәнни-тикшеренү һәм яшьләрнең иҗади эшләрендә уңышка казанган өчен, “Меня оценят в XXI веке” Бөтенроссия яшьләр фестивалендә II дәрәҗә дипломы (2014 ел)
  • Татар әдәбияты буенча Татарстан Республикасы олимпиадасы призеры дипломы (2014 ел)
  • Каюм Насыри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында I урын грамотасы (2014 ел)
  • Каюм Насыри исемендәге XIII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында III урын грамотасы (2015 ел)
  • VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсы – “Иң яхшы чәчмә әсәр” номинациясендә I урын дипломы (2015 ел)
  • “Инфоурок” проектының рус теле буенча Халыкара дистанцион олимпиадасы җиңүче дипломы (2015 ел)
  • 9-11 сыйныфлар арасында үткән “Казан шәһәренең ел укучысы – 2016” шәһәркүләм конкурсында “Дөньяны оригиналь күрү” номинациясендә җиңүче дипломы (2016)
  • IV Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасында абсолют җиңүче, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Гран-при дипломы (2016 ел)
  • “Ә.Еники повестьларында милли яшәеш фәлсәфәсе һәм чор сурәте” доклады белән “Фольклор һәм татар әдәбияты” бүлегендә чыгыш ясап, Н.И. Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия (XVII Идел буе) фәнни конференциясеннән I дәрәҗә дипломы (2016 ел)
  • Регионара КФУ фәне олимпиадасында “Татар теле” фәне буенча катнашып, II дәрәҗә (призер) дипломы (2016 ел)
  • Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Син Тукайны беләсеңме?” регионара олимпиадасында призер дипломы (2016 ел)
  • “Белем” приоритет милли проекты – сәләтле яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты дипломы (2016 ел)
  • “Халыкара яшь журналистлар – 2017” конкурсының “Халыкара өлкәләрне яктыртучы яшь журналист” номинациясендә лауреат дипломы (2018 ел)

Cылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]