Зимница (күл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зимница (күл) latin yazuında])

Зи́мница - Кавал күлләре системасының төньяк өлешендәге күл. Лаеш районы Сталбишчы авылыннан 1 км көнбатыштарак.

Су өслегенең мәйданы 11 га. Су күләме 92 мең м³. Озынлыгы 720 м, уртача киңлеге 140 м, уртача тирәнлеге 0,8 м, иң зур тирәнлеге 2 м га якын. Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба дугасыман сузынкы. Төньяк-көнчыгыш өлешендә Олы Кабан авылы ягыннан күлгә зур гына су җыелу мәйданы булган шактый озын ерым-сызалар системасы чыга. Күл яңгыр һәм кар суларының комлы-балчыклы китерелмәләре аркасында әкрен генә ләмләнә һәм саега бара.

Зимница күле ял итү урыны булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]